16+

Марат Әхмәтов: «Бик гади булмаган яшәү рәвешен сайлаганыгыз өчен рәхмәт»

Быел өченче ел рәттән авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.

Марат Әхмәтов: «Бик гади булмаган яшәү рәвешен сайлаганыгыз өчен рәхмәт»

Быел өченче ел рәттән авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта бара. Әлбәттә, читләшүчеләр дә юк түгел, бу - Алексеевск, Бөгелмә районнары; мәйданга ыргылып торучылар арасында - Балтач, Теләче.

Яшьләрнең иң элек теоретик яктан белемнәрен тикшергәннәр, аннан соң алар үзләренең булдыклылыкларын практикада күрсәткәннәр. Ярышлар авыл хуҗалыгы һәм ветеринария академияләре базасында үткән.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

- Шушы залда үз талантларын күрсәтергә теләк белдереп җыелган кешеләрне күрүемә мин бик шат, бу - авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. Мин сезгә бик тә җиңел булмаган яшәү рәвешен сайлавыгызга рәхмәт белдерәм. Бу аудитория ихтыяр көче зур булган, яңа иҗади юллар эзләүче һәм үзара ярышучы затларны берләштерә! -диде Марат Әхмәтов, яшьләрне сәламләп.
Конкурска нәтиҗәләр җиде номинациядә ясалды һәм җиңүчеләргә 10, 8, 6 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Форумда катнашучылар Марат Әхмәтовка үзләренең сорауларын да бирделәр. Яшьләрнең күпчелеген торак мәсьәләсе, йорт салу буенча субсидиялар кызыксындыра.

«Иң яхшы инженер-механик» исемен алган Илнар Гыйниятов Арча районының Үрнәк авылында урнашкан колледжда булачак механизаторларга белем бирә.
- Конкурста беренче тапкыр гына катнашуым, шуңа күрә узган еллар белән чагыштырып карау мөмкинлегем юк. Аеруча ошаганы безне Авыл хуҗалыгы министрлыгына чакыру һәм министрның яшьләр белән аралашуы булды. Яшьләр авылда калмый дигән сүз бар инде ул. Минем белән укып бетергән курсташларымның да 10 проценты гына авылда төпләнгәндер, без укыткан яшьләрнең дә үз урыннарын шәһәрдә тапканнары аз түгел, шулай да безнең Арча районында механизаторларга кытлык бар дип әйтмәс идем, - диде Илнар.
«Иң яхшы агроном» исеме Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгында эшләүче Рузил Зәкиевкә бирелде. Ыгы-зыгы арасында Рузил белән сөйләшергә өлгермичә калган идем, икенче көнне аның белән телефон аша гәпләшеп алдык.

- Бала чактан үземнең бары тик авылда гына яшәячәгемне белә идем инде. Яратмадым мин Казанны, тукталышта торганда да сулышым кысыла иде, - ди Рузил. - Яшь белгечләргә бирелә торган программа буенча йорт салдым. Өйләндем, ике улым бар. «Иң яхшы агроном» исемен алдың диеп, димәк, хезмәт хакы да шуңа лаек булырга тиеш. Мин эшли торган «Нигез» хуҗалыгы районда иң яхшылардан, шул исәптән минем хезмәт хакы да иң югарысы.

Рузил белән сөйләшкәннән соң, кәефләр күтәрелеп китте. Зарланмаган кеше юк хәзер, диләр. Икеләнергә урын калдырмыйча өздереп сүзен әйтеп, җимертеп эшләрдәй егетләребез бар әле, шөкер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading