16+

«Мөгезле» бизнес: Балык Бистәсе районында боланнар үрчетәләр

Балык Бистәсе урманнарында өерләре белән боланнар чабып йөри. Кар астыннан казып үлән кемердәткән тавышлары әллә каян ерактан ишетелеп тора. Алларында бер өем әзер печән ятса да, гадәтләреннән арына алмыйлар. Яңа яуган карны тояклары белән актаралар да, кипкән чирәмне авызлары белән өзеп‑өзеп алалар.

«Мөгезле» бизнес: Балык Бистәсе районында боланнар үрчетәләр

Балык Бистәсе урманнарында өерләре белән боланнар чабып йөри. Кар астыннан казып үлән кемердәткән тавышлары әллә каян ерактан ишетелеп тора. Алларында бер өем әзер печән ятса да, гадәтләреннән арына алмыйлар. Яңа яуган карны тояклары белән актаралар да, кипкән чирәмне авызлары белән өзеп‑өзеп алалар.

Степановка авылында күпләп болан үрчетәләр. Авыл дисәң, хәтере калыр. Кайчандыр куе урман эчендә гөрләп торган саланың бүген исеме генә инде. Киләчәктә монда агротуризм белән шөгыльләнергә җыеналар. Яңа хуҗа туристлар йортына нигез ташы салып ята.

Ә хәзергә авылга бару бик җиңел түгел. Юл юк. Урман эченнән уза торган машина эзен дә кар күмеп киткән, җиңел машина белән керерлек түгел. Шомбыт авылыннан Степановкага эшчеләр «вездеход»лар белән йөреп эшли.

- Республикада элек боланнар күп иде, ләкин аларны атып бетерделәр. Хәзер, шул югалтуларны кире кайтару өчен, без болан үрчетә башладык. Тояклыларны Алтай якларыннан алып кайттык, - дип сөйләде «Кыргый табигать» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Павел Шамаев.

Биредә ике төр - Себер якларында яшәүче марал һәм чуар боланнар үрчетәләр. Маралларның буй-сыннары без телевизордан күргәнчә бик сылу булмаса да, мөгезләре дә, тәннәре дә нык.
Бер ел элек бирегә 73 болан алып кайтканнар, хәзер инде алар 75. Кайткан елны ук ике болан туа. Бу исә тояклыларның безнең табигать шартларына тиз ияләшүен күрсәтә.

Боланнарны даими карап торучы махсус кеше булса да, монда барысы да табигать шартлары­на яраклаштырылган. Аларны ирекле тормышка әзерлиләр. Урман уртасында 14,8 гектар җир тотып алынган. Тояклыларның алларында һәрвакыт печән, салам, солы, төрле витаминнар тора. Җәй көннәрендә үзләрен алма белән сыйлыйлар.

Туристлар белән утар әлегә мактана алмый. Минемчә, юл булмау - моның төп сәбәпләренең берсе! Алай да күрше авыллардан болан карарга килүчеләр шактый. Ләкин боланнарны кулга ияләштерергә тырышмыйлар, алар үзләренең кыргыйлыгын онытмаска тиеш. Боланнар санын тагын арттыргач, аларны урманга ирекле тормышка җибәрәчәкләр.



Фото: rsloboda-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading