16+

Миңлеәхмәт Галимуллин: «Дүрт яшьтә маңгаема бик зур миң чыкты, шуңа исемемне алыштырдылар»

Кукмара районы Байлангар авылында яшәүче Миңлеәхмәт ага Галимуллин белән танышуыбыз бик кызык кына килеп чыкты. «Исемемнең кайсысын гына әйтим икән инде, миндә күп бит алар»,– дип, бер мәлгә тынып калды ул. Баксаң, паспорт буенча Миннесәгыйдулла булса да, аны авылда кечкенә чагыннан бирле Миңлеәхмәт дип йөртәләр икән. Армиядә исә, документ шулай тутырылу сәбәпле, Сәгыйдулла булып йөргән. Аннан кайткач, элеккечә үк Миңлеәхмәткә әйләнгән. Исем алыштыруының да үзенә күрә тарихы бар.

– Дүрт, биш яшьтә маңгаема бик зур миң чыкты. Урамда малай–шалай «мөгез, мөгез» дип үрти иде. Шуннан исемемне Миңлеәхмәткә алыштырдылар. Ходайның рәхмәте, мин алты яшьтә укырга кергәндә, шул бетте, – ди Миңлеәхмәт ага.

Аңа кадәр әллә ни сиздермәсә дә, бу исемнәрнең мәрәкәсе пенсиягә чыкканда, саклык кассасыннан акча алганда башлана. Эшләү дәверендә хуҗалыкның алдынгы механизаторы, шоферы буларак алган ВДНХның көмеш медале, «Бишьеллык ударнигы», «Коммунистик хезмәт ударнигы» кебек бүләкләрендә дә исеме кайсысында Миннесәгыйдулла, кайсысында Сәгыйдуллага булган икән. Узган көз генә, судларда йөри торгач, паспорт буенча үзенең кемлеген дәлилләп, «Хезмәт ветераны» таныклыгы алуга ирешкән Миңлеәхмәт ага. Ә бит кайберәүләрнең игътибарсызлыгы яки бу мәсьәләгә җиңел каравы аркасында, үзенең кемлеген исбатлап йөрүчеләр бер Миңлеәхмәт ага гына түгел бу дөньяда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading