Шәһри Казан

25 октябрь 2017 яңалыклары

  • 25 октябрь 2017 - 21:02
    Илсөя Бәдретдинова Казан тамашачысы каршында Илфак Шиһапов белән беренче һәм соңгы дуэтын башкарды (ВИДЕОРЕПОРТАЖ, ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Бүген филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова концерты аншлаг белән үтте. Башта Илсөянең чыгышы Казанда бер генә генә көн дип планлаштырылган иде. Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча, ул иртәгә, 26 октябрьдә, өстәмә концерт куя.
  • 25 октябрь 2017 - 16:13
    Татар теле язмышына бәйле резолюция кабул ителде: Ольга Васильева ни дияр?
    Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республика Халыклар Ассамблеясе тәкъдиме белән тел сәясәтен камилләштерү һәм Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен укытуны җайга салу мәсьәләләре буенча җыелыш уздырылды. Җыелыш нәтиҗәсендә, резолюция кабул ителде һәм аны мәгариф министры Ольга Васильевага юллаячаклар.
  • 25 октябрь 2017 - 15:35
    Күзләрне ничек сакларга?
    Элек күз табибына баргач, бер күзеңне томалыйсың да, ерактан стенадагы хәрефләрне танып әйтергә кушалар иде. Өстә – зур шрифтлы хәрефләр, аста текст азагындагылары бик вак язылган була. Укый алган юл саннарыннан чыгып, күзеңнең ни дәрәҗәдә күрүен билгелиләр. Бүген бу ысулдан тыш, күз авыруларын вакытында ачыкларга заманча диагностика җайланмалары ярдәм итә.
  • 25 октябрь 2017 - 15:27
    Кышын Казан урамнарын яңача чистартачаклар
    Башкаланың юл хуҗалыклары инде 15 октябрьдән үк кышкы эш режимына күчте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «юл хуҗалыклары кышкы чордагы эшчәнлеккә әзер» дип ышандырды.
  • 25 октябрь 2017 - 15:10
    Төрек помидорлары кире кайта
    1 ноябрьдән Төркия помидорлары безнең кибет киштәләренә кабат кайта. Россиянең энергетика министры Александр Новак әйтүенчә, Төркиядән 50 мең тонна помидор кайтартырга җыеналар.
  • 25 октябрь 2017 - 13:34
    «Этнографик диктант» биремнәрен онлайн режимда да эшләргә мөмкин
    3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россиянең 85 төбәгендә һәм шулай ук Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Абхазия һәм Көньяк Осетия илләрендә "Этнографик диктант” узачак.
  • 25 октябрь 2017 - 13:21
    Фитнес-белен әзерләү ЫСУЛЫ
    Камыр ризыклары тазарта дип, аларны ашаудан бөтенләй баш тарткан хатын-кызлар да бар. Без бүген сезне файдалы, тазартмый торган белен пешерергә өйрәтәбез.
  • 25 октябрь 2017 - 13:10
    Безгә ни хәл итәргә, Собчак типсә тәртәгә?
    Кайбер хатын-кыз игътибарны җәлеп иттерү өчен социаль челтәргә шигырь язып элә, яки фотосын куя да, үзен мактаттырып утыра, “лайк куймасаң – үпкәлим” дип башкаларны тинтерәтә. Бу эшне бик оста башкаручылар бар, судагы балык кебек хис итәләр үзләрен. Әмма күпме генә лайкылдатма, вак балык – вак инде ул, аның күле дә сай. Ә менә эреләре, тирән суларга чума торганнары социаль челтәрдә “йолдызлану” белән генә туктап калмый, алар сәясәткә үк кереп китеп, төрле дәрәҗәдәге постларны билиләр, кайберләре президент кәнәфиенә дә дәгъва белдерә. Йолдызының бишенче почмагы да гөлт итеп кабынган бер чорда Ксения Собчак кебекләр нишләсен, президентлыкка бармыйча?
  • 25 октябрь 2017 - 12:54
    Миңлеәхмәт Галимуллин: «Дүрт яшьтә маңгаема бик зур миң чыкты, шуңа исемемне алыштырдылар»
    Кукмара районы Байлангар авылында яшәүче Миңлеәхмәт ага Галимуллин белән танышуыбыз бик кызык кына килеп чыкты. «Исемемнең кайсысын гына әйтим икән инде, миндә күп бит алар»,– дип, бер мәлгә тынып калды ул. Баксаң, паспорт буенча Миннесәгыйдулла булса да, аны авылда кечкенә чагыннан бирле Миңлеәхмәт дип йөртәләр икән. Армиядә исә, документ шулай тутырылу сәбәпле, Сәгыйдулла булып йөргән. Аннан кайткач, элеккечә үк Миңлеәхмәткә әйләнгән. Исем алыштыруының да үзенә күрә тарихы бар.
  • 25 октябрь 2017 - 11:50
    Кешелекне глобаль салкынайту көтә
    Галимнәр бу мәсьәләдә үзләре дә буталып бетте бугай. Әле күптән түгел генә планетаны глобаль җылыну көтә дип халыкны куркуга салсалар, хәзер инде алдагы фикерләреннән ваз кичеп, киресен исбатларга маташалар. Баксаң, планетага глобаль салкынайту яный икән.
  • 25 октябрь 2017 - 11:33
    «Кара риэлтор»ларга көн бетә: милекче торагы белән башка берәүләр кызыксынганны ачыклап булачак
    Росреестрның рәсми сайтында “Милекченең шәхси кабинеты” сервисы эшли башлаган. Ул кеше өчен файдалы. Шәхси кабинетта милеккә арест салынмаганмы, торакның кадастр картасындагы торышы, мәйданы, бәясе турында мәгълүмат алырга була.
  • 25 октябрь 2017 - 11:20
    Мәҗбүри медицина иминияте полисы «гомерлек» булачак
    Россиялеләр “гомерлек” электрон медицина кенәгәсенә ия булачаклар. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча күрсәтелгән медицина ярдәме тарихы язылган кенәгәне дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин булачак
  • 25 октябрь 2017 - 10:22
    Айдарга ике-өч ай йөрерлек «төтен» бүләк ителде
    Казанда яшәүче Айдар Вәлиәхмәтовка 3000 кубометр табигый газ ягулык картасы тапшырылды. “Машинамда ике-өч ай бушлай төтен чыгарып йөрим инде болай булгач”,–дип, сөенечен журналистлар белән дә уртаклашты Айдар.
  • 25 октябрь 2017 - 09:55
    Боз кузгалды: артистлар туган телне яклап, Бауман урамында «Туган тел»не җырладылар (ВИДЕО)
    Кичә татар эстрадасы җырчылары башкаланың Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясында, татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап, "Туган тел" флешмобы уздырдылар. Алар анда бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар. Әлеге чара туры эфирдан күрсәтелеп барганлыктан һәм социаль челтәрләрдә таратылганлыктан аның меңләгән татар карады.
  • 25 октябрь 2017 - 09:41
    Путин Кремльдә WorldSkills Russia җыелма командасын кабул итте
    Россия Президенты Владимир Путин Абу-Дабида узган WorldSkills-2017 дөнья чемпионатында катнашкан ил җыелма командасын кабул итте, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Реклама