Акчаны экономияләү максатында күп кенә хуҗалыклар терлекне документсыз гына ала.
“Бруцеллез буенча вазгыятьне тотрыкландыру һәм аның яңа чыганакларын булдырмау өчен, терлекләрне санкцияләнмәгән рәвештә кертүне һәм сатуны туктатырга кирәк”, – дип белдерделәр Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясендә чыгыш ясаучылар.
Намуссыз алыпсатарлар да бар Борчылырлык сәбәп чынлап та бар. Узган ел Россиядә бруцеллезның 276 чыганагы ачыкланган. Әлеге чир буенча имин булмаган төбәкләрнең саны 37 булган. Бездә аның дүрт очрагы теркәлде.
– Алыпсатарларның эшчәнлеге безне бик нык борчый. Намуслылары арасында терлекләрне ветеринария хезмәте белән килештермичә, тиешле документларсыз гына кертүчеләр дә бар. Безнең тарафтан уздырылган эпизоотик тикшерүләр бруцеллезның барлык очракларының да килеп чыгу сәбәбе читтән кертелгән терлек булуын күрсәтте, – дип белдерде Министрлар Кабинетының Баш ветеринариясе идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Ә республикага терлек бик күп кертелә. Саннарга карасак, 2024 ел дәвамында 34 меңнән артык баш эре мөгезле терлек кертелгән. Шул исәптән 760 баш чит илдән. Төп импортер Чехия Республикасы. Аннан кала Киров, Тула, Калуга өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия һәм башкалар. Йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен ветеринария хезмәте терлекчелек комплексларын биологик саклауга игътибар итәргә кирәклегенә басым ясый. Әлеге нисбәттән хуҗалыкларның биокуркынычсызлык чараларын үтәү зарури.
– Республикадагы сөтчелек фермаларының 20 проценты гына биологик яктан сакланган. Кызганычка, бөтен җитәкчеләр дә аның мөһимлеген аңлап бетерми. 2025 ел дәвамында бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнәчәкбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләр җитәкчеләре бу мәсьәләне аңласыннар иде. Бу – заман таләбе, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев сүзләренчә, акчаны экономияләү максатында хуҗалык итүче күп кенә субъектлар терлекләрне документларсыз сатып ала.
– Мондый терлекләр, документ белән расланганнарына караганда, арзанрак бит. Ветеринария хезмәтеннән мондый терлек сатып алу факты карантин һәм эпизоотиягә каршы чаралар үткәреп тормау өчен яшерелә, ә болар өчен түләргә кирәк, – диде ул.
Коллегия эшендә катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ветеринария идарәсенә һәм Россельхознадзорга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре биологик яклауны тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрергә йөкләде.
– Һәрберсе буенча юл картасы төзергә һәм терлекчелек предприятиеләренә 1 ноябрьгә кадәр аның нигезендә биологик яклауны булдырырга кирәк. Аның минималь таләпләрен үтәмәүчеләргә карата закон нигезендә тиешле чаралар кулланылачак, – диде ул.
Алмаз Хисаметдинов терлекләрне, кош-кортларны һәм бал кортларын идентификацияләүнең тәмамлануын да хәбәр итте. Моның төп максаты – йогышлы авыруларны булдырмый калу, инфекцияле авыруларның таралу чыганагын ачыклау һәм бер хайванны икенчесенә алыштыруга юл куймау. Әмма бу эштә каршылыклар да булмаган түгел. Аерым алганда, Питрәч районында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы терлекләрен маркировкалаудан һәм кирәкле мәгълүматларны тапшырудан баш тарткан. Шул сәбәпле район ветеринария идарәсенә судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Татарстанда башка аеруча куркыныч йогышлы авырулары буенча вазгыять чагыштырмача уңай.
Спикер быелдан этләрне мәҗбүри теркәтә башлау турында да искәртте. Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 1 гыйнварыннан республикада этләрне мәҗбүри теркәүне кертү турындагы закон гамәлгә керде.
Регистрация уникаль номерлы электрон чипны кертү юлы белән маркировкалауны, Федераль дәүләт мәгълүмат системасына этне һәм аның хуҗасы турында мәгълүматны кертүне үз эченә ала. Яңа туган көчек өч ай эчендә теркәлгән булырга тиеш. Этне исәпкә кую өчен хуҗасының паспорты, ИНН, адресы, телефон номеры, этнең ветеринария паспорты кирәк булачак. Паспорты булмаган очракта, ул теркәү барышында ук эшләнәчәк.
Биотермик чокырлар төзелмәячәк Билгеле булганча, 2024 елның 1 сентябреннән яңа биотермик чокырлар төзү тыела. Гамәлдәгеләрен 2030 елга кадәр кулланырга мөмкин. Барлык барлыкка килгән биокалдыклар тиешле рәвештә утильләштерелгән яки эшкәртелгән булырга тиеш.
– Бездә биологик калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү буенча завод бар. Ул барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән дә эшли. Ветеринария хезмәте биокалдыкларны 19 районда урта һәм кече хуҗалыклардан, шулай ук шәхси хуҗалыклардан җыюны оештырды. Алга таба проектны гамәлгә ашыруны өч еллык программа итеп кабул итәбез. Барлык районнарда суыткыч камералар урнаштыру планлаштырыла. 24 район контейнерлар һәм махсус транспорт белән тәэмин ителәчәк, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Республикада тагын бер мөһим юнәлеш үсә, ул да булса – азык лабораторияләре. Сүз уңаеннан, коллегия булган көнне Сабада да шундый лаборатория ачылды.
– Татарстанда азык үзәкләрен оештыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Азыкның туклыклылыгы турында белешмәләрдән башка рационнарны дөрес төзү мөмкин түгел. Мондый тикшеренүләргә ихтыяҗ елдан-ел арта, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Ул шулай ук республикада карантинлы чүп үләннәре таралган мәйданнарның саны ике тапкырга артуын да хәбәр итте. Министр әйтүенчә, бу районнарда фитосанитар вазгыятькә игътибар җитмәвен күрсәтә.
– Карантинлы фитосанитар зоналарының артуы республикабызның экспорт потенциалына сизелерлек йогынты ясый. Ул бигрәк тә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарына кагыла, ул территорияләрдә элек карантин объектлары табылмаган, – диде ул.
Комментарийлар