16+

Резидә Шәрәфиева: “Энемне туган көнемдә җирләдем”

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 10 гыйнвар туган көне иде. Әмма аның бәйрәм кайгысы түгел шул, гаиләсендә зур югалту. Җырчының бертуган энесе Илhам яман шештән вафат булган. Без Резидә Шәрәфиева белән хәбәргә чыктык.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 10 гыйнвар туган көне иде. Әмма аның бәйрәм кайгысы түгел шул, гаиләсендә зур югалту. Җырчының бертуган энесе Илhам яман шештән вафат булган. Без Резидә Шәрәфиева белән хәбәргә чыктык.

– Энемне туган көнемдә җирләдем. Ул 9 гыйнвар төнлә китеп барды. 15 минут  калган иде, 10ысына. Ул китәсен белгән, бик өзгәләнгән: “Апаның туган көне бит”, – дигән. Миңа соңгы бүләге шушы булгандыр, энем 9ы бакыйлыкка күчте. Озак авырды, интекте. Бернишләп булмый.

– Әниегезгә сабырлык бирсен, ул хәзер сезнең беләнме?
– Әнине Казанга алып килдек, аны берүзен калдырырга ярамый. Әнинең дә яше бара. Без көчле булмасак, әнигә дә кыен булачак. “Син безгә кирәк, оныкларны да үстерергә кирәк әле”, – дип кабатлыйбыз. Аңа бары яхшы хәбәрләр генә җиткерергә тырышабыз инде.

– Энегезне сез карадыгызмы?
– Бөтенебез дә карадык. Бик тырыштык, әмма бернишләп булмый. Авыртмаганда яшисе килде аның, әмма хәле начарлангач: “53 яшь дип әйттем бит мин”, – диде. Кайчандыр 53тә китәм дигән булган. “Әйткәнне дә үзгәртеп була”, – дидем. Әмма бу сүзләргә аның ышануы да кирәк бит.  Бөтенесен эшләп китте. Һәрнәрсәне ничек урнаштыруга кадәр. Яңа елга 5-6 көнгә өйгә кайтты. Шунда һәркем белән хушлашып киткән. Әни шикләнмәсен өчен Илһам киленгә: “Бу акчаны ал, саноторийга”, – дигән. Менә шулай санаторийга китеп барды... Шөкер, догалар белән китеп барды. Энем, авырый башлагач, фатирына ремонт ясады. Ашказанына операция булды гына – 1 атнадан үзе машинага утырып юлга чыкты. Артыннан кайттым. Тыя алмадык без аны, ашыкты, эшләде дә эшләде. 

– Барысына да җитешәсе килгәндер. Күрәсең, алдан сизгән...
– Шулай, барысын урнаштырып китәргә ашыкты. Бернишләп булмый. Мин елый да алмадым. “Син елап аргансыңдыр инде”, – диләр. Мин шок хәлендә идем, күңел елады, Илгизә. Ышанмадым... Энемнең өчесен үткәрдек. Кылган догаларыбыз рухына барып җитсен иде. Ул әле дә исән кебек әле. Безнең кайгыны уртаклашкан һәркемгә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Таныш булмаган кешеләр дә шундый ихлас теләкләр әйтәләр, аларга Аллаһның  рәхмәте яусын. Бу изге сүзләр Илһамның рухына дога булып барсын. 

– Гаиләсе дә булгандыр... 
– Балалары кечкенә әле. Кызларга дүрт һәм алты яшь. “Әтием, әтием”, - дип кенә  торалар иде.  Аларга бернәрсә дә әйтмәдек әле. 

– Резедә апа, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Гаиләгезгә бу елны башка кайгы-хәсрәт килмәсен инде.
– Бу 2024 елның нәтиҗәсе инде. Узган ел бик кыен булды. Онкология хастаханәсенә эшкә барган төсле йөрдем. Хастаханәдә ярдәм кулы сузганнарга да бик рәхмәтлемен. Без дә, табиблар да тырыштык. Үзенә дә тырышасы иде. “Сакланганны саклармын”, – дигән бит. Ул бөтенләй сакланмады. Тәкъдир, язмыштан узмыш юк. Теге дөньяда да тормыш бар. Җаны тыныч булсын дип телибез. Килен төшендә: “Өр-яңа машинага утырып, кул болгап елмаеп үтеп китте”, – диде. Барысы да яхшы дип ышанасыбыз килә. Урыннары җәннәттә булсын. 

Резидә Шәрәфиева гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

25

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading