Республикада ел башыннан 68 юл-транспорт авариясендә 14 кеше үлде, 82 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алды.
Юлда үлүчеләр артты
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов республикада юлларда үлүчеләрнең саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 кешегә күбрәк булуына нык борчылуын әйтте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
– Иң күп аварияләр тизлекне арттырудан һәм каршы як полосага кинәт килеп чыгудан гыйбарәт. Ел башыннан республикадагы юлларда инде 14 кеше һәлак булды. Бу бик зур сан, күпме гаиләләргә кайгы-хәсрәт килде дигән сүз. Аварияләрдә берьюлы икешәр кеше үлә, бу – мәгънәсез югалтулар, – диде Рөстәм Гарипов.
Акылсызлыкның аръягы ягы
Казанда 8 гыйнварда җиңел автомобильгә бау белән тагылган “ватрушка”га утырып шуган бер яшь хатын-кыз юл билгесе баганасына бәрелеп җан бирде.
– Шушы акылсыз уен үлемгә китерде, рульдә аның иптәш кызы була, – дип коточкыч вакыйганы искә төшерде республиканың баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов. – Кызганыч, өлкәннәр дә саксызлык күрсәтә. Әбиләр:”Җир асты яки җир өсте юл кичүләреннән чыгарга аякларыбыз авырта яки ашыга идек шул”, – дип акланалар. Урам аша да, шәһәр читләрендәге юлларда да тиешле булмаган урыннардан чыгалар. Бу әбиләр “ут” белән уйныйлар, мондый адымда йә исән каласың, йә юк. Көтелмәгәндә юлга килеп чыккан кешене бәрдергән машина йөртүчегә дә күпме хәсрәт барлыкка килә. Юл аша махсус төзелгән кичүләрдән генә чыгу кирәк. Светофорда һәм “зебра”да барлык машиналар туктап беткәч кенә чыга башлау хәерле.
Үзең үтә, балаңны өйрәт
Татарстанда ел башыннан балалар катнашындагы 9 юл-транспорт һәлакәтендә 10 бала имгәнүләргә дучар булган, үлүчеләр юк.
– Олылар юл кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр һәм балаларын да һәрдаим өйрәтсеннәр иде. Мәктәпкә яки балалар бакчасына баруның иң имин юлын җәяүләп өйрәнергә кирәк. Җәяүле үзен кайгыртсын, узган ел юл аварияләрендә 60тан артык җәяүле үлде. Балаларга һәм үзеңә дә яктылык кайтара торган элементлар, тасмалар беркетү файдалы. Хәзер көн яктылыгы кыска, элементлар беркетелгән кеше транспорт чарасының утында ерактан ук күренә. Кечкенә балаларны автомобильләрдә махсус урындыкта йөртү зарур, бу иминлекне тәэмин итә. Иминлек каешын каптыруга битараф булырга ярамый. Светофорның кызыл утына чыгучы транспорт чараларын идарә итүчеләрне дә һәм җәяүлеләрне дә тоткарлыйбыз, кызыл утка чыгу бик хәвефле, – диде Рөстәм Гарипов.
Кышкы юл куркыныч
Рөстәм Гарипов:” Карлы-буранлы көннәрдә машиналарда югары тизлектә хәрәкәтләнүнең ахыры яман тәмамланырга мөмкин. Юл кагыйдәләренә битарафлык күрсәтергә ярамый, чөнки битарафлык үлемгә яки имгәнүгә китерәчәк. Транспорт чараларын идарә итүчеләр дә һәм җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәсеннәр иде”, – дип кабатлап әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар