Шәһри Казан

Нәрсә утыртасың, шуны аласың!..

Май башларында авыл халкы бәрәңге утырта башлый. Күпчелек, көннәр яхшы торса, бәйрәм ялларыннан файдаланып калачак инде. Шәһәрдән булышчылар - балалар, туган-тумачалар һәм дус-ишләр кайтканда, бу эш тагын да күңеллерәк. Узган елны искә төшерсәк, бәрәңге уңышы төрле кешедә төрлечә булган иде. Белгечләр моның сәбәбен, һава торышына гына сылтап калдырмыйча, кайберәүләрнең бәрәңгене...

Реклама

Бөтен хикмәт - орлыкта
- Ни чәчсәң, шуны урырсың дигәндәй, бә­рәңгене утыртырга ничек әзер­ләргә соң?
- Беренче чиратта бә­рәңгенең орлыгы яхшы булырга тиеш. Соңгы корылык елларында бәрәңгене корыта торган авыру барлыкка килде. Шуңа күрә орлык бәрәңгесен әзерлә­гәндә бик игътибарлы булыгыз: имгәнмәгән, шиң­­­мәгән, әйбәтләрен генә сайлагыз. Утыртыр алдыннан аны 2-3 атна алдан 12-15 градус җылыда үрдерү мөһим. Бәрәңге яхшы тишелсен һәм үссен өчен, аның барлык күзәнәкләре дә чыгып бетәргә тиеш. Кайбер кешеләр утыртырга дигән бәрәңгеләрен салкын урынга куя. Билгеле инде, монда барлык күзәнәкләр дә уянып бетә алмый. Бәрәңгене бик тирәнгә дә утыртмагыз: 6-8 см тирәнлек менә дигән.
- Бәрәңгедән алда аның чүп үләннәре тырпаешып чыга әле. Алар белән ничек кө­рәшергә? Бакчага химикатлар кер­тәсе килми бит.
- Чүп үләннәреннән бераз булса да котылу өчен, алар чыга башлагач та, бакчаны тырмалап алу файдалы. Болай эшләсәгез, 60-80 процент чүп үләненнән котылдыгыз дигән сүз. Аннары бәрәңгенең бөтенләй тишелеп беткәнен көтеп тормыйча, аны өя дә башларга кирәк. Бу Голландия технологиясе дип атала. Әлеге технология колорадо коңгызыннан саклану чарасы да булып тора әле. Гомумән, бәрәңгене ешрак өеп, араларын йомшартып тору яхшы. Бәрәңгене кирәгеннән артык күп утыртмаска да киңәш итәр идем. Яхшы караган очракта, кечкенә генә мәйданнан да күп уңыш алырга була. Зур бакчаны эшкәртеп азапланганчы, кечкенә генә урынны яхшылап тәрбияләвең отышлы. Әй­тик, бакчагызның бер өлешенә - бәрәңге, икенчесенә тукранбаш (клевер), люцерна, кузаклы культуралар чәчсәгез отасыз. Соңыннан аларның урыннарын алмаштырасыз, бу да чүп үлән­нәреннән котылырга ярдәм итә.

2013 - колорадо коңгызы белән көрәш елы!
- Барыбызның да үзә­генә үткән колорадо коңгызыннан котылу ысулы белән дә таныштырсагыз иде?

- Гадәттә, без бәрәңгене яфракларын яшь кортлар сырып алгач агулыйбыз. Әмма ана һәм ата кортлар белән көрәшү мөһим. Колорадо коңгызыннан котылу өчен «Престиж» дигән препарат бик нәтиҗәле. Аны бәрәңге тишелеп чыккач түгел, ә нәкъ менә утырткан вакытта кулланалар. Аны куллануның берничә төрле ысулы бар. Беренчедән, орлыкка дигән бәрәңгене берәр клеенкага җәеп салып, әлеге препаратны сиптерергә мөмкин. Икенче ысул - бәрәңгене ятьмәгә тутырып, шул сыеклыкка чылатып аласың һәм саркытасың. Бу вакытта кулларга перчаткалар кияргә онытмагыз. Болай эшләсәгез, май, июнь һәм июль буе бакчагызда корт күр­мәссез. Әмма әлеге чараны бөтен авыл башкарса, аның нә­тиҗәсе тагын да яхшырак булачак. 2013 елны - колорадо корты белән көрәш елы дип игълан итсәк һәм барыбыз да аннан котылу чарасын күрсәк, әлеге бө­җәк турында хәтта берничә ел онытып торып булыр иде.

Быел республикада сәнәгать секторында 12 мең гектар мәйданда бәрәңге үстерергә ниятлиләр. Шәхси секторда исә 70 мең гектар бәрәңге утыртылачак.
Татарстанда 8 мең гектар бәрәңге басуын ясалма сугаруга күчерергә җыеналар (узган елны аның мәйданы 6 мең гектар булган).
Быел туфрак дым белән 100 процентка туенган, шуңа күрә бик күп еллар дәвамында беренче тапкыр бәрәңге уңышы өчен бик борчылмаска да була. Туфрактагы дым июль ахырына кадәр җитәчәк. Җәй коры һәм эссе булган вакытта, ясалма сугару җайланмалары ярдәмгә киләчәк, дип хәбәр иткән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты «Татар-информ»га.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: