16+

Сагынып искә алам...

Безнең өй мәктәптән 100 метр ераклыкта гына. Шуңа ерактан килеп укучыларга аптырабрак карый идем. Озын тәнәфестә өйгә кайтам. Белмим өйдә ашарга нәрсә булгандыр, бер дә булмаса, чәй эчеп булса да килә идем.

Сагынып искә алам...

Безнең өй мәктәптән 100 метр ераклыкта гына. Шуңа ерактан килеп укучыларга аптырабрак карый идем. Озын тәнәфестә өйгә кайтам. Белмим өйдә ашарга нәрсә булгандыр, бер дә булмаса, чәй эчеп булса да килә идем.

Балтач районы Чапшар сигезьеллык мәктәбе без укыган елларда гөрләп тора иде. Чөнки безнең авылга укучылар күрше Курмала, Кили, Пүскән авылларыннан да килеп укыды.

Безнең өй мәктәптән 100 метр ераклыкта гына. Шуңа ерактан килеп укучыларга аптырабрак карый идем. Озын тәнәфестә өйгә кайтам. Белмим өйдә ашарга нәрсә булгандыр, бер дә булмаса, чәй эчеп булса да килә идем. Нигәдер мәктәп буфетына кереп ашарга оялдым.

Бераз хәтерлим әле, безне 1-2нче классларда Рузилә апа укытты. Ничектер ул миңа сары, кискәнрәк чәчле булып истә калган иде. Соңрак мин аны исемә төшереп, сораштырып та карадым, аның турында белүчеләр, аны күрүчеләр табылмады. 

50 еллап вакыт үткәннән соң, һич уйламаганда, мин аның Балтач районы, Смәел авылында яшәвен белдем. Беренче укытучым Рузилә апа Һадиеваны эзләп табуыма бик шатландым. Ул миңа хат та язып җибәрде әле. «Мин Чапшар сигезьеллык мәктәбенә 1963 елда килдем, 1966 елда киттем. Сезнең классны 1964-1965 елларда укыттым. Хәтерлисең микән, без урамдагы бер өйдә укыдык, аның ярты ягында без укыдык, кечкенә ягы каравыл өе иде. Бригадирлар да җыела иде, урын җитмәгән инде. Шулай эшләдек. Суык өй, утын чи, башта мичкә ягабыз, бәрәңге тәгәрәтәбез, чиле-пешле ашыйбыз, чөнки карын ач. Башка ризыкны керосинкада пешерә идек, әле ул кайчан пешеп җитә. Чапшар басуында борчак чабулар, мәктәп бакчасында эшләүләр истә калган», – дип язган иде ул анда, элеккеге елларны исенә төшереп.

Мин үзем, бәлки кечкенә булганмындыр, боларның берсен дә хәтерләмим. Ни генә дисәң дә, ярты гасыр гомер үтеп киткән. Үзем укыган мәктәпне яхшы яктан гына күз алдына китерәм һәм анда укуым белән горурланам. Рузилә ападан соң безнең классны 3-5нче сыйныфларда Тәгъ­зимә апа Борһанова җитәкләде. Ул йомшак күңелле, ярдәмчел, кешелекле ханым иде. Хәзер лаеклы ялда, Чапшарда яши. Элек ничек булса, шундый чибәр, матур булып калган. Ә менә 6-8нче классларда сыйныф җитәкчебез математика укытучысы Хәдичә апа Сәгъдиева булды. Ул бик оста оештыручы, энергияле кеше иде. Аның күз карашыннан да курка идем. Хәдичә апа беренче карашка гына шундый кырыс булып күренә иде. Бераз вакыттан соң ул үзгәрә, йомшара, синең өчен аннан да яхшы кеше булмый. Аның гел ярдәмен тоеп тордым. Авыр вакытларда ташламады. Безнең классны укытып, олы юлга чыгарганнан соң, ул кисәк кенә вафат булды. Аның ире – сугыш ветераны Лотфулла абый Абдуллин мәктәп директоры иде, безнең классны физикадан укытты. Әйе ул елларда укытучыларыбыз балаларга төпле белем һәм тәрбия бирде. Кадерле укытучыларымны сагынып искә алам, алар алдында чал башымны иям. Исәннәренең телефоннан булса да шалтыратып хәлләрен беләм.

...Мәктәп тарихына да күз салып алсак яхшы булыр иде. Чапшар авылында беренче мәктәп 1919 елда ачыла. Ул тулы башлангыч мәктәп булмый, чөнки укытучылар җитми, класс бүлмәләре һәм уку әсбап­лары да канәгатьләнерлек булмый. Аның беренче оештыручысы һәм мөдире Касыйм Зарипов була. Алар хатыны Газизә белән бергә укыта.

1920 елның көзендә 1-4нче сыйныфларга барлыгы 113 бала кабул ителгән. 1921 елның гыйнварыннан укучылар саны 30га арткан. Бөек Ватан сугышының авыр чоры булуга карамастан, 1943 елда Чапшар башлангыч мәктәбе җиде­еллык итеп үзгәртелә. Чапшарда 172 укучы Курмала, Көек, Көекбаш, Кили, Пүскән авылларыннан килеп укыган. Мәктәп директоры булып Нормабаш авылыннан Фатыйма ­Моратова эшләгән. 1961-1962 уку елында Чапшар җидееллык мәктәбе сигезь­еллык итеп үзгәртелә. Балалар саны кимү сәбәпле, Чапшар сигезьеллык мәктәбе 1977 елда кабат башлангыч мәктәп булып калды. 1991 елда Чапшар башлангыч мәктәбе Чапшар мәктәп-бакча комплексы итеп үзгәртелә, чөнки бу бинага ясле, бакча балалары һәм башлангыч класс укучылары йөри.

Мәктәп-бакча 2016 елның сентябрь аенда ябылды. Ә инде 2017 елның ноябрь аенда өр-яңа бина, күп функцияле үзәк итеп төзелеп, үзенең ишекләрен ачты. Хәзер анда директор булып Эльмира Камалова эшли. Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, мәктәп ягы – 14 бала, балалар бакчасы 15 балага исәпләнеп төзелгән. Бүгенге көндә балалар бакчасына 16 бала йөри, мәктәптә 7 бала белем һәм тәрбия ала. Мәктәп-бакчабыз барлык уңайлыклары булган, зур, матур бина. 

– Безнең Чапшар авылына балаларны, әти-әниләрне сөендереп шундый бина салуда үзләреннән зур өлеш керткән, ярдәме кергән һәрбер авылдашларга, әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә шулай ук шушы бинаны булдыру өчен башлап йөргән авылдашыбыз Камил Садриевка рәхмәтебез чиксез, – дип горурланып сөйләде миңа авылдашлар.

Әйе, авылыбыз барыбер үсә, яңа йортлар төзелә, яшь гаиләләр саны, яңа туган сабыйлар саны арта. Чапшарда, әле хәтерлим, 1970 елларда 70ләп йорт булса, хәзер инде ул 95кә җиткән. Авылның аргы ягында яңа урам барлыкка килде. Нәрсә генә дисәң дә, әле безнең якларда колхозлар да исән бит, тотрыклы район. Ә туган авылымда мәктәп һәрвакыт булсын, әллә кайлардан мәгърифәт учагы булып, нур сибеп, үзенә чакырып торсын иде.

Зөлфәт Хәйруллин,
Казан.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading