16+

Шәһәрләрдән кай җиребез ким!

Авылларда узган гасырның 1950-1970 елларында һәр гаиләдә биш-алты, хәтта унар бала үсә иде. Урамнар, тау битләре, елга-инеш буйлары бала-чага авазыннан гөр килеп торды. Ул чорларның әти-әниләренә, әби-бабайларына рәхмәт! Шул юеш борыннарны кеше итү өчен күпме сабырлык, күпме хезмәт кирәк ләбаса.

Мәгълүм ки, 1990 елларда СССР таркатылгач, Россиядә икътисад кризисы башланды. Эшсезлек, ярымхәерчелек бала алып кайту теләген дә сүрелдерде. Шөкер, ул авырлыклар артта калды. Илдәге демографик сәясәт, ана капиталы һәм күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү программалары авылда да, шәһәрдә дә балалар тууның артуына китерде. Казанда, мәсәлән, узган ел 22 меңнән артык сабый дөньяга аваз салды. Аларның 20 меңе - казанлылар, ә 2 меңнән артыгы, башкалага килеп, бәби тапкан авыл хатын-кызларыныкы.
Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында мәктәпкәчә яшьтәге 27 бала үсә.
Авылыбызда сабыйлар тууның елдан-ел арта баруы сөендерә. Балалар бакчасы булмау кыенлык тудыра иде. Район хакимияте булышлыгы белән быелның сентябреннән балалар бакчасы ачу чараларына керешелде. Бу куанычлы хәбәр булды, чөнки һәр гаиләдә дә бәби карашырга әби-бабайлар юк бит, - ди Балтач авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Эльмира Зыятдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading