Борынгы Грек мифологиясендә Сизиф исемле патша булган. Күп тапкырлар ялганлаган өчен, Зевсның (Аллаларның башлыгы) аңа бик каты ачуы чыккан һәм ул аңа бик авыр эш йөкләгән. Сизиф бик зур һәм авыр ташны биек тау башына кадәр тәгәрәтеп менәргә тиеш була, әмма бу Сизиф өчен беркайчан да бетми торган эш булып...
«Сизиф хезмәте» дигән гыйбарә бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Хәлләрне ала торган, күпме генә эшләсәң дә, бер дә бетми торган эшләр җитәрлек инде ул хәзерге вакытта да. Бакчада чүп утауны гына алыйк. Аны да бит утыйсың-утыйсың һәм булды бетте дип сөенергә дә өлгермисең, берничә көннән чүпләр янәдән тырпаешып чыга. Авыл халкы өчен бетмәс-төкәнмәс эшләрнең берсе шул инде. Бәрәңге бакчасын чүп үләннәреннән җәй буе ничә тапкыр эшкәрткәннең исәбе-хисабы юк. Эт эчәгесе, билчән ишеләре аеруча да үзәккә үтә: утаган саен арталар гына, ахры, алары. Бүген-иртәгә инде авылларда чүп үләннәре белән көрәшү чоры башланырга тора. Эт эчәгесе белән билчәннән котылуның, һич югы аз булса да киметүнең бер чарасы да юкмы икәнни соң? Моны без «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстандагы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиевтан сорадык.
Авыл халкы ничек эшли бездә: бәрәңгене күп еллар гадәт буенча ел саен бер үк урынга утырта. Моның нәтиҗәсе буларак туфракта бәрәңгегә хас булган күптөрле авырулар җыела, чүп үләннәре дә рәхәтләнеп арта, тамырлары елдан-ел ныгый. Соңгы елларда эт эчәгесе, билчәннең артуын үзегез дә күреп торасыз, әмма аларны утап кына бетереп булмый. Бу үләннәрнең тамырлары бик тирәнгә китә. Өстәвенә тамырлар өзелеп, вакланган саен, алардан яңалары үсеп чыгып тора. Шуңа күрә утап кына әллә ни уңышларга ирешә торган түгел. Чүп үләннәре белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе - чәчү әйләнешен куллану, ягъни бакчаны дүрт өлешкә бүлеп, аларга төрле культуралар чәчү һәм урыннарын алмаштырып тору. Зур чәчү мәйданнары булган кешеләр болай эшли ала: бер өлешкә - бәрәңге, икенчесенә - бөртекле культуралар, өченчесенә - борчак, дүртенче өлешкә рапс чәчәргә була. Әлеге культураларны чиратлаштыру, бердән, туфрактагы күптөрле авыруларны юк итсә, икенчедән, чүп үләннәре бетә, өченчедән, туфракның структурасы яхшыра һәм ул кирәкле матдәләр белән байый. Ә инде авыл халкының, гадәттә, бакчасы бик зур булмый, ул аны икегә бүлә ала. Беренче өлешенә бәрәңге утыртса, икенчесенә люцерна белән солы катнашмасын чәчә. Люцернаны бер урында 3-4 ел үстерергә мөмкин, аның урынына шулай ук тукранбаш (клевер), кандала үләне (донник) яки ел саен яз көне берьеллык культуралар, әйтик, арыш, рапс, вика һәм солы катнашмасы чәчәргә була. Бәрәңге утырткан мәйданда да туфракны яхшыртырга мөмкин. Бәрәңге алганнан соң аның урынына арыш чәчү файдалы. Моны соңгы вакытта күпләр практикага кертте инде. Авылларда бәрәңгене августта күп очракта алып бетергән булалар, шул вакытта чәчсәк, арышка үсәргә әле берничә ай кала. Яз көне исә, бу урынны сукалап, янәдән бәрәңге утыртасың. Бу да чүп үләннәреннән һәм авырулардан коткара. 3-4 елдан соң әлеге ике мәйданның урыннарын алмаштырасың. Билчән белән эт эчәгесеннән менә шулай гына котылып була. Билчән бит ул бәрәңге белән бергә чәчәк ата. Ул вакытта гербицидлар кулланып булмый. Яхшы нәтиҗәне чәчү әйләнеше ысулы бирә, - дип аңлатты безгә Таһир Һадиев.
PS. Чүп үләннәрен яңгыр явып узганнан соң утарга киңәш итәләр. Нәкъ менә шул вакытта чүпләрнең тамырлары туфракта эләгеп кала алмый. Чүп үләнен төптән эләктереп алып, аның тирәндәрәк булган тамырын да өстерәп чыгарырга була. Ә бит эт эчәгесе тамырлары берничә метрга кадәр сузыла. Гадәттә ул 5-10 смда өзелеп кала. Аннары бакчаны бәрәңге утыртып 10-15 көн узгач та тырмалап алырга онытмагыз. Болай эшләсәгез, чүп үләннәренең 80 процентыннан котылып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар