16+

Сөтлебикәгә нинди абзар кирәк?

Быелдан Татарстанда сыерларга кечкенә ферма төзү өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау максатыннан, субсидия бирелә башлады.

Сөтлебикәгә нинди абзар кирәк?

Быелдан Татарстанда сыерларга кечкенә ферма төзү өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау максатыннан, субсидия бирелә башлады.

Хөкүмәттән 200 мең сумлык ярдәмне алыр өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге субсидиядән хуҗа­лыгында кимендә биш сыер асраучы файдалана ала. Шулай ук төп шартларның берсе - мал абзарларының 2015 елда төзелә башлаган булуы. Субсидия алганнан соң исә бер ел эчендә сарайны төзеп бетерергә кирәк булачак. Шуннан соң хуҗа кеше ярты ел аралыгында сыерлар алырга һәм биш ел буе малларның санын киметмәскә тиеш.

Азнакай районының Беренче Май авылында да әлеге субсидиядән файдаланучы гаилә барлыгын ишеткәч, аларга барып кайтырга булдык. Без килгәндә, сарай төзү мәшәкате белән йөргән Фәндәс Әхмәтшин эштә иде. Сорауларны аның хатыны Лилиягә һәм аның әнисе Рәйлә апа Хәбибуллинага бирдек. «Сарайның нигезен быелның апрель аенда салган идек. Бүгенгә идәнен генә җәясе калды. Шушы көннәрдә егерме меңлек материал кайтырга тиеш. Сарай салу, гомумән алганда, өч йөз мең сумга төшкәндер. Осталар ялла­мыйча, Фәндәс белән Мөнзил кияү, оныклар үзләре генә башкарып чыкты. Бөтен эшен кеше яллап эшләтсәң, күбрәк акча кирәк булыр иде, әлбәттә. Быел сарай салучыларга Хөкүмәттән ике йөз мең сум акча күчерелә икән, дигәч, безгә булмас инде ул, шактый документ җыясы була бит, дигән идем. Күршеләр: «Тырышып карагыз әле, ятып калганчы атып калуың хәерлерәк бит», - дип үгетләгәч, өйдәгеләр белән киңәшләштек тә артыннан йөреп карарга булдык. Субсидия буенча кирәкле документларны да Фәндәс кияү җыеп тапшырды, сарай төзү мәшәкатьләре артыннан да ул йөрде. Акча күчерергә дигән карар чыкканчы, берничә кешедән торган комиссия килеп тикшереп китте», - диде Рәйлә апа.

Әлеге хуҗалыкта биш савым сыеры һәм ат белән бергә барлыгы 14 баш мөгезле эре терлек тоталар. Узган атнада гына, өч центнерлы үгез сатып, 84 мең сум акча эшләгәннәр. Евро тәрәзәләр куелган, хуш исләр аңкып, ялт итеп торган сарайны күрсәткәндә, Лилия белән: «Монда терлекләрне күчерергә дә кызганыч бит. Үзең кереп яшәсәң дә була», - дип көлештек.

Субсидия алыр өчен түбәндәге документларны әзерләп тапшырырга кирәк:

1. Җыелма сметада каралган исәп-хисап, җирле сметада каралган документлар;

2. Субсидия кү­черүне сорап, шәхси хуҗалык башлыгының гаризасы. Анда үзенең түләү реквизитлары һәм почта адресы күрсәтелергә тиеш;

3. Мини-ферма төзү өчен ризалык бирелү турындагы акт;

4. Мини-ферманың ни дәрә­җәдә төзелгәнен билгели торган акт;

5. Шәхси хуҗалык баш­лыгының паспорт күчермәсе;

6. Терлек асрарга шәхси хуҗалык алып бару өчен бирелгән җир билә­мәсен хокукый яктан рәсми­ләш­тергән документ (таныклык) күчермәсе;

7. Өч һәм аннан күбрәк савым сыеры барлыгын раслаган шәхси хуҗалыкның исәп-хисап кенәгәсенең күчермәсе (2015 елның 1 гыйнварыннан).

«Җиләк сатып, 60 мең сум акча эшләдек»

Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән ишегалдына килеп кергәч, сарай турында сөйләшербез дә китәрмен дигән идем. Әмма чиләк-чиләк утырган гөмбәләргә, өйалдында тезелеп киткән эреле-ваклы банкаларга күзем төште дә: «Кышка да запасны шәп әзерләгәнсез икән», - дидем Рәйлә апага. «Базга төшерер­гә дип әзерләп куйган идек боларын. Анда 3 литр белән дүрт йөз банка урнаштырылды инде», -диде ул. «Сатасыздамы әллә?» - дидем мин, кызыксынып.

- Ике балабыз гаиләләре бе­лән шәһәрдә яши. Аларга да әзерлибез. Монда да күбәү без. Ләйсән оныгым Казанда укый. Аңа да җибәреп торырга кирәк. Менә шушы ишле гаиләбездән артканын сатабыз инде. Узган ел җәй-көз айларында бәрәңге, казлар белән бергә 46 мең сум акча эшләгән идек. Быел җиләк-җимеш белән гөмбә сатып кына 60 меңгә тутырганбыз икән. Урманыбыз бакча башында гына. Җир һәм каен җиләге, кара һәм кызыл бөрлегән, кура җиләге, карлыган, чия, балан, шомырт, алма, миләш - кыскасы, нинди җиләк-җимеш бар, берсен дә җыймыйча калмыйбыз. Быел 22 меңлек кара бөрлегән, 16 меңлек кура җиләге җыеп саттык. Кара бөрлегәннең бер литрын 250 сумга бирдек. Кыш көне дә тозлаган кыяр-помидор, компот, кайнатма сорап килүчеләр бар.

- Җыю гына түгел бит әле, берсен дә әрәм итмичә, вакытында эшкәртеп тә бетерергә кирәк, - дим Рәйлә апага.

- Лилия иртәнге дүрттә тора. Көтү куып, эшләрне бетерү белән үк, хатын-кызлар урманга чыгып китәбез. Чаллыда яшәүче Гөлназ кызым да җәйге матур көннәрне авылда уздыра. Кызым Гүзәлия дә алып кайтканны чистартышырга булыша. Бергә җыеп, юып-чистартсак та, эшкәртүе бик күп очракта Лилия кулына эләгә. Камырга да бик оста ул, төрледән-төрле пирог эчлекләре дә ясый. Без ипине дә үзебез пешерәбез.

- Иренмичә баш күтәрми эш­ләсәң, нәтиҗәсен күрү күңелле инде, - дип сүзгә кушыла кызы Лилия. - Хәләл көч белән табылган 60 мең сум акча начармыни? Беренче группа инвалид апамны карагач, опекунлык рәсмиләштергән идем. Хәзер бер җиргә дә эшкә урнаша алмыйм. Аның каравы өйдә бер дә тик торган юк. Кешеләргә дә сатабыз, үзебез дә кыш буе тәм-томнан өзелмибез. Җәй көннәре сизелми дә узып китә. Бер көн урманга бармасам, җаныма урын таба алмыйм, көнем бушка узган кебек. Андагы җиләкләр җыелмый калып, әрәм булыр төсле. Иртә таңнан эшкә тотынабыз, җыеп кайткан җиләк, гөмбәләрне төне буе эшкәрткән чакларыбыз да бар. Яздан ук урманга чыгып китәбез. Сирень, ландыш чәчәкләреннән дару ясыйм. Төрле үләннәр, юкә чәчәген, карлыган, гөлҗимеш яфракларын җыябыз... Урманда үскән карлыган яфрагы аеруча хуш исле була бит ул. Җиләкләрне күбесенчә иттарткычтан чыгарып, суыткычта туңдырып саклыйбыз. Үзебезнең бакчада да кура җиләге котырып уңды быел, урманнан да күп җыйдык. Килограммын 200 сумнан сатып, гаилә бюджетына уналты мең сум акча керткәнбез. Алмадан компот, кайнатма ясыйбыз, согын чыгарабыз. Үзебезнең теплицабыз бар. Быел җәй башка елларга караганда суыграк булды бит. Кешеләрнең кыярлары начар өлгерде, ә безнең уңыш бик мул булды. Тозлаганда кечкенә, кетердәп тора торган кыярларны гына ябабыз. Кыш көне аларны да сораучы күп була. Ә менә үзебезгә кышка салат ясамыйбыз, чөнки ашалмый. Солянка белән борщ кына ябабыз. Менә хәзер гөмбә җыябыз. Анысына да ихтыяҗ зур, әмма эшкәртеп бирергә сорыйлар. Маринадланган 3 литр гөмбәне 550 сумга саттык.

- Бакчадагы карлыган да бик эре безнең. Чия кадәрле, - дип сөйләшүне дәвам итә Рәйлә апа.

«Чия дигәннән, Казан якларында чия булмады бит быел», - дигәнемә каршы: «Ооо, аны урманнан җыябыз без! - дип рәхәтләнеп көлде хуҗабикә. - Бик эре анда да! Үзебезнең якларда каен җиләге юк. Анысын Башкортстаннан алып кайттык. 2010 елгы корылыкта бу якларда җиләк булмады. Ул елны да Башкортстанның Бакалы районына бардык. Андагы җиләкнең күплеге!.. Үзләре эре, үзләре кып-кызыл! Нинди коры җәйдә дә җиләксез калмадык. Безнең гаиләнең бер «авыруыдыр» инде ул. Әти мәрхүмнәр дә шулай гомер буе җиләк-җимеш җыя иде. Без дә нинди генә эшкә тотынсак та, күңел биреп, яратып башкарабыз. Урманда, табигать кочагында йөрү сәламәтлекне дә ныгыта, җаныбызны да ял иттерә. Аннан соң хезмәтебезнең матур нәтиҗәсен күреп тагын бер куанабыз. Ел әйләнәсе табыныбыз сый-нигъмәттән сыгылып тора, йортыбыздан туган-тумача, дус-иш өзелми, Аллага шөкер.

Табигатьнең нинди генә байлыгы юк шул инде! Телисең икән - ­аллы-гөлле чәчәкләренә карап хозурланасың, телисең икән - хуш исле үләннәреннән тәнгә шифа аласың, телисең икән - кып-кызыл җиләкләрен авыз итеп ләззәтләнәсең шул, ә көзге матур көннәрдә гөмбә җыю үзе бер ял. Булдырабыз, эшлибез, тырышып тормыш көтәбез, дип яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсеннән әнә шундый уйлар бе­лән кайттым мин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading