16+

«Сөттән пломбир тәме килә, диләр»

Гайнетдиновлар гаилә фермасында алты баш сыер, 25 каз, шуның кадәр үрдәк, күркә, 150гә якын бройлер тавыгы бар. Әле тагын ике сыер алырга җыеналар. «Ничек карап бетерәсез?» - дип гаҗәпләнәм. Ә хуҗабикә: «Аның нәрсәсен карыйсың инде?!» - дип елмая гына.

«Сөттән пломбир тәме килә, диләр»

Гайнетдиновлар гаилә фермасында алты баш сыер, 25 каз, шуның кадәр үрдәк, күркә, 150гә якын бройлер тавыгы бар. Әле тагын ике сыер алырга җыеналар. «Ничек карап бетерәсез?» - дип гаҗәпләнәм. Ә хуҗабикә: «Аның нәрсәсен карыйсың инде?!» - дип елмая гына.

Башта өч кенә сыер асрый идек. Сабантуенда безгә тантаналы рәвештә савым аппараты бүләк иттеләр. Шуннан, канатланып, сыерлар санын алтыга җиткердек. Тагын ике тана алырга җыенабыз. Дәүләт программасы буенча зур лапас салырга исәп, - ди Филария Гайнетдинова.

Гаилә сөт бизнесы белән әле чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнә. Элек сөтне авылга килеп җыючыларга тапшыра торган булганнар. Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә кәсеп итеп караганнар. Күпләп сыер асрый башлагач, аларга сөтне, Кукмарага алып барып, үзләренә сатып карарга киңәш иткәннәр.

- Ветераннар өчен төзелгән торак комплексында сатабыз сөтне. Алар безнең килгәнне иртәнге сигездән үк көтеп торалар. Ике сәгать эчендә сатып бетерәм, хәтта барысына да җитеп тә бетми. Көн саен 115 литр сатам. Әле бит бозауларга да калдырырга кирәк. Каймак, эремчегемне дә бик теләп алалар. Әбиләр дәваланырга дип әче суны да сорый, анысын бушка биреп җибәрәм. Үзләре килеп йөри алмаганнарга сөтне өйләренә кадәр илтәбез, - ди хуҗабикә.

Филария апа атнасына дүрт тапкыр сөт сатарга бара. Ире Фәнзил көн‑төн эштә булу сәбәпле, бар хуҗалык аның җилкәсендә. Машина белән үзе тарата.

- Сөтемне бик тәмле дип алалар. Сатып алучылар, син сөткә туңдырма салып болгатасың мәллә, пломбир тәме килә, ди. Ә аның әллә ни сере дә юк инде. Сөтләре артсын өчен, кукуруз бирәбез. Силос ашатмыйбыз - ул сөткә тәм кертә. Үз җиребез бар, шунда печән, ашлык үстерәбез. Вакыты җиткәч, кеше яллап урдырабыз, - ди.

Сыерларын һәм сөт продуктларын сатуга чыгарганчы, хуҗалар аны тикшерә. Һәр атна районның ветеринария станциясендә анализлар бирә. Ризыкта төрле авырулар, бактериялар булмасын өчен эшләнә бу.

Ир белән хатын кыш көннәре төнге уникедә ятып, иртәнге биштә торалар. Җәй көне исә йокы бөтенләй эләкми диярлек.

- Авыр булса да, зарланасы килми, үзебез өчен эшлибез бит. Балаларны да кеше төсле киендерәсе килә. Быел кыш көне Казанга Яңа ел чыршысын карарга алып бардык, җәй көне аквапаркка йөртәбез. Үзем дә Казанда кибеттә эшләдем, ләкин шәһәр тормышы бер дә ошамады. Авылда төпләнеп калдык. Шушы эштән тәм табып яшим, өч балабызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз, - ди Филария ханым.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading