«Кош-кортны инде күп еллар асрыйм. Һәр кышны бер үк проблема белән очрашам: тавыкларым үзләренең йомыркаларын үзләре үк ашый башлый. Шуңа күрә без һәр йомырканы диярлек саклап торып алырга мәҗбүр булабыз. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Сәхифәгездә шул турыда аңлатып яза алмассызмы? Мондый хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә кирәк?
Кадрия Гәрәева, Апас».
Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Беренчедән, тавыклар йомыркаларын тиешенчә тукланмаса ашый башлый. Йорт кошы иркенлектә аз йөри, ә хуҗасы аңа һаман бертөрле генә бөртекле азык ашата икән, көннәрдән бер көнне аның үзе салган йомыркасын ашый башлавы бик мөмкин. Һәр тавыкка тәүлегенә аз дигәндә 5-7 грамм аксым кирәк. Шушы күләмне чамалап, тавыкның ризыгына балык яки ит-сөяк онын кушарга яисә аны майсызландырылган эремчек белән дә алыштырырга була. Тавыкларның үз йомыркаларын ашый башлавының тагын бер сәбәбе бар: әгәр сез йомырка кабыгын тавыкларыгызга гел бирәсез икән, ул аның исенә тәмам ияләнеп бетә ки, үзенекен дә автомат рәвештә ашый башлый. Шуңа күрә кош-кортка йомырка кабыгын биргәндә, аны ризыгына ваклап кушып бирү дөрес. Известьташ, акбурны исә тавыкларга чиста килеш тә бирергә була.
Тавыкларның йомыркаларын ашый башлавында шулай ук температура, яктылык кебек тышкы факторлар да үз ролен уйнамый калмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар