Йокыдан уянуга, ач карынга кофе гына эчүчеләр бар. Бу очракта ашказанына зыян килү, панкреатит чире кузгалу ихтималы зур икән.
Кайберәүләр, эшкә яки укырга киткәнче, кичтән калган ашны җылытып ашарга күнеккән. Иртәнге якта смузи, коктейль, бутерброд белән чәй эчүгә, йомырка тәбәсе кыздырып ашауга өстенлек бирүчеләр бар. Диетологлар фикеренчә, өеннән ботка ашап чыгып китүчеләр өстенлеккә ия, чөнки тиз ачыкмыйлар, көнозын үзләрен яхшы хис итәләр. Бу тәмле, туклыклы, диетик продуктны даими кулланучының организмы витаминнарга, минералларга, клетчаткага баеганга күрә, кәефе күтәренке, иммунитеты көчле була. Сау-сәламәт кешенең энергиясе ташып тора, чирләргә бирешми. Кибет киштәләрендә ярмаларның ниндие генә юк! Үзбезнең басуларда күкрәп үскән игеннән ясалган солы, тары, карабодай, бодай (манный), борай, арпа (перловка), борчак, ясмык, көньяктан кайтартылган - кукуруз, дөге, экзотик ризык саналучы - булгур, киноа, кус-кус ярмалары дисеңме? Җаның ниндиен тели - шунысын сайлап ал! Сөтлесен яратасыңмы, суда пешереп, атланмай салынганын үз итәсеңме? Җимешлесенә, чикләвеклесенә өстенлек бирәсеңме? Һәркайсы үзенчәлекле тәмгә ия һәм үзенчә файдалы.
Карабодай - чемпионнар ризыгы
Карабодай боткасын юкка гына солдатлар һәм чемпионнар ризыгы дип атамыйлар. Данлыклы гаскәр башлыгы Александр Суворов аны “батырлар азыгы” дип санаган һәм үз солдатлары рационына керткән. Бүгенге көндә карабодай боткасын спортчылар даими куллана, шунлыктан ул “чемпионның иртәнге ашы” статусына ия. Карабодай В төркеменә кергән витаминнарга, күптөрле аминокислоталарга ифрат бай булганга күрә, нерв системасын, буыннарны ныгыта, мускулларны үстерә. Составындагы калий, фосфор, магний, кальций, тимер, цинк йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Глютены булмаганга күрә, кан тамырлары эченә сыланып, кан йөрешенә зыян китерми. Азканлылыктан интегүчеләр, яман шеш белән чирләгән кешеләр, нерв авырулары аркасында кәеф төшенкелеге, эшкә сәләтлелек кимү кебек халәтләр кичерүчеләр, карабодай боткасын даими ашаган очракта, хәлләре күзгә күренеп яхшыра.
Шәхсән үзем карабодайдан ботка, бәлеш, өйрә пешерәм. Кош-кортларның үпкә-бавырын, йөрәген, бүтәкәсен иттарткычтан чыгартам. Шуңа күп итеп суган турап, берничә тырнак сарымсак изеп салып, тәменчә борыч, тоз сибеп, киптереп төеп куелган яшел тәмләткечләр өстәп җибәрәм. Әйбәтләп юып бүрттерелгән карабодай ярмасына әлеге субпродуктларны кушып болгатып, эретелгән атланмай сибеп хасиятләп әзерләгән эчлектән, тәмле, туклыклы, сәламәтлек өчен файдалы вак бәлешләр, тутырмалар, бөккәннәр пешереп якыннарымны сыйлыйм. Карабодай боткасы сабыйлар һәм укучы балалар өчен аеруча файдалы, аларның физик һәм акыл үсешенә уңай тәэсир итә.
Күзең әйбәт күрсен дисәң...
Зифа буйлы, җыйнак гәүдәле, шома тиреле, җемелдәп торган калын, озын чәчле, нурлы йөзле буласың килсә, күзләрем әйбәт күрсен, канымдагы шикәр күләме нормада булсын, дисәң - солы боткасы аша! Аның төп азык кыйммәте - А, Е, В төркеменә кергән витаминнарга, аксымнарга, майларга бай булуына гына бәйле түгел. Зур күләмдәге клетчаткасы тупас җепселле булганга күрә, эчәклекне агулы шлаклардан чистарта. Сезонлы чирләр вакытында антибиотиклар эчүебез аркасында, зарарлы бактерияләр белән беррәттән, азыкны эшкәртүче файдалы микроорганизмнар да һәлак була. Солыдан әзерләнгән ризыкларның, зыян күргән эчәклекләрдә, чагыштырмача тиз арада сау-сәламәт яңа микрофлора хасыйл итәргә булышуы үзе ни тора! Бавыры, ашказаны, уникеилле эчәге авыртып изаланучыларга да файдасы күп солы боткасының.
Форсаттан файдаланып, авылда яшәгән чагымда гастрит чиреннән дәваланганда, үземә шифа биргән рецептны язып үтәм. Кемгә булса да файдасы тияр, дип өметләнәм. Кабыгы салдырылмаган 1 стакан солыны әйбәтләп юып, пешекләп термоска салып, өстенә 1 л кайнап торган су коеп, ярты тәүлек төнәткәч, блендерда издереп, сөзеп, сихәтле“сөтен” ясаган идем. Шуны өч өлешкә бүлеп, ашарга бер сәгать кала эчеп, файдасын күрдем. Ун көн дәваландым. Ул ашказанындагы, эчәклектәге җәрәхәтләрне төзәтә, ялкынсынуларга каршы тора. Панкреатиттан интегүчеләргә сихәте зурдан. Солы “сөте” ясауның тагын бер әмәле бар. Яхшылап юылган 1 стакан кабыклы солыны калын төпле кәстрүлгә салгач, 2 л су өстәп, сыеклыгы яртылаш кимегәнче, талгын утта озаклап кайнатабыз. Блендерда издереп, сөзеп, көнгә өч мәртәбә яртышар стакан күләмендә, ач карынга эчәбез. Күпләр иртәнге ашка, бик тиз әзерләнә торган, сыттырылган солы лачауларын күпертеп кенә ала. Белгечләр фикеренчә, мондый ризыкның файдалы үзлекләре калмый, диярлек.
Җитен чәчне ныгыта
Симезлектән интегәсезме? Иммунитетыгыз түбәнгә тәгәрәгәнгә күрә, еш авырыйсызмы?Ашказаныгыз начар эшлиме? Сезгә, кичекмәстән, Омега-3, Омега - 6 туендырылмаган май кислоталарына бай җитен боткасы ашап, организмны чистартырга вакыт! Мондый ботка Яңа ел табынында сыйланганнан соң, ашказанына авырлык килгәндә, спиртлы эчемлекләр куллангач, махмырдан интеккәндә, тиз арада хәлне җиңеләйтергә булыша, дип язалар. Үсмерләрнең битен ямьсезләүче бетчәләрне дә бетерә ул. Яшь кызларның тән тиресен шомарта, чәчләрен ныгыта. Менопауза чорына хас симптомнардан интегүче олыгаеп килүче ханымнарның хәлен яхшырта. Ир-атларны җенес- сидек органнары чирләреннән саклый икән.
Кукуруз башны эшләтә
Катлаулы акыл хезмәте башкарасызмы? Ул-кызыгыз зачетка яки имтиханга әзерләнәме? Оныгыгыз шигырь ятлый алмыйча интегәме? Олы яшьтәге әти- әниегезнең, әби-бабагызның хәтере саегуын сиздегезме? Димәк, гаиләгез белән бергәләп түгәрәк табын янына тезелеп утырып, иртәнге якта тәмле кукуруз боткасы (маис) ашарга вакыт. Аның составындагы глютамин кислотасы баш миен әйбәт эшләтә, хәтерне яхшырта, игътибарны тупларга булыша, гомумән зирәклекне арттыра. Клетчаткасы күп булу сәбәпле, эч катудан коткара. А, С, Е, К, В, РР төркеменә кергән витаминнары нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Тән тиресен шомарта, сөякләрне ныгыта, чәчләрне куерта. Глютены булмаганга күрә, шикәр диабетыннан, йөрәк чирләреннән интегүчеләргә зыяны юк. Аларга маис боткасын ешрак ашарга киңәш итәләр.
Чеби боткасы
Балалар бакчасы, мәктәп ашханәләрендә тары боткасын еш пешерүләрен хәтерлисезме? Мәктәптә эшләгән чагымда, кайбер нәзберек укучыларымның: -Фу, тагын ”чеби боткасы!” Җенем сөйми шуны! - дип, борын җыеруы, ботканы ашамыйча чыгып китүләре әле дә күз алдымда. Без үскәндә, дәү әни тарыдан ботка, өйрә, кыстыбый пешереп ашата иде. Нурлы яз кояшына охшаган сап-сары тары ярмасының балаларга, авырлы хатыннарга, бәби имезүче аналарга, авыр физик эштән йончыган ирләргә һәм хатын- кызларга, озаклап урын өстендә ятып хәлсезләнгән хасталарга, азканлылыктан интегүчеләргә сихәте искиткеч зур. Магний фосфор, калийга, В төркеменә кергән витаминнарга бай, глютенсыз булуы сәбәпле, йөрәк, нерв системасы эшчәнлегенә тәэсире уңай. Кан тамырларында оершалар хасыйл итми. Балаларны буйга үстерә, арка, күкрәк, беләк, бот мускулларын формалаштырырга булыша. Бавыр, ашказаны асты бизе функцияләрен яхшырта, антиоксидантлык сыйфатларына ия. Составында бакыр, кальций, магний, цинк күләме зур булганга күрә, карындагы яралгы организмында кан ясалышына, гәүдәсе үсешенә ярдәм итә, авырлы хатынны анемиядән, тешләре черүдән, чәчләре коелудан саклый.
Манныйдан курыкмагыз
“Манный боткасы ашый күрмәгез, глютены кан тамырларына тыгылып, чиргә сабыштыра”, - дип язучылар бар. Белгечләр фикеренчә, бу ялгыш фикер. Югары сыйфатлы бодайдан ясалган ярмадагы B1, В2 витаминнары баш мие, нерв системасы эшчәнлеген стимуллаштыра. Хроник арыганлыктан, озакка сузылган нерв киеренкелегеннән коткара. Туклыклы, тәмле манный боткасы авырлы хатыннарның сөяк, мускул күзәнәкләрен ныгыта, карынындагы яралгының тулыканлы үсешен тәэмин итә. Манный боткасы, ашказаны- эчәклек тракты чирләреннән интегүчеләргә бик файдалы. Ул ашказаны стенкасының лайлалы тышчасын әйләндереп төреп ала, шул рәвешчә гастриттан дәвалап, җәрәхәт ачылудан саклый.
Дөгенең кызылын сайла
Ничек уйлыйсыз: дөгенең файдасы зурракмы, әллә зарарымы? Аны матдәләр алмашын яхшыртучы, нерв системасын ныгытучы В төркеменә кергән витаминнар тулы хәзинә дип атаулары юкка түгел. Бу файдалы матдәләр дөгенең кабыгында тупланганга күрә, махсус шомартылганын кулланудан файда аз. Ак төстәге дөге эчне катыра. Ул шикәр диабетыннан интегүчеләргә килешми. Ә кызыл төстәгесе диабетикларга бик нык ярдәм итә, йөрәген сәламәтләндерә. Иртәнге якта көрән дөге боткасы ашаган кешенең нервлары көнозын тыныч, баш мие актив була икән. Организмнан артык сыеклыкны кудырганга күрә, аяк- куллар шешенми. Кара дөге азканлылык чирен алдан кисәтә, күз күремен яхшырта, организмның үз-үзен саклау функцияләрен арттыра.
Гормоннарың нормага килсен дисәң
Бодай бөртегенең үзәк өлешен генә аерып алып, аннан бик туклыклы, бавырга, үт куыгына уңай тәэсир итүче булгур ярмасы әзерлиләр. К, Е, В витаминнарына, тимер, магний, калий, бакырга, бета-каротинга бай ул. Пешергәнче, ярманы сары яки атланмайда кыздырып алсак, боткасы искиткеч тәмле була. Әмма ул диетик продукт сыйфатларын югалта, ашказаны – эчәклеге авыртучыларга мондый ботканы ашарга ярамый.
Киноа боткасын авыз иткәнегез бармы? Ярмасын амарантлар семьялыгына кергән бөртекле культурадан ясыйлар. Диетологлар фикеренчә, 14% ы - аксымнардан, 64%ы - катлаулы углеводлардан, шактый өлеше клетчаткадан торган киноа боткасыннан, авыр физик хезмәт башкаручы эшче һөнәр ияләренә, гаять зур нагрузкаларга чыдам спортчыларга хәл кертүче бер дигән иртәнге аш пешереп була. В төркемендәге витаминнарга, калий, натрий, марганец, фолий кислотасына бай туклыклы диетик продуктны, атналык рационга антиоксидантлы өстәмә итеп тә кулланалар.Составында селены күп булуы сәбәпле, киноа ярмасыннан әзерләнгән ризыкларны даими куллану организмның гормональ фонын тәртипкә сала, ирләрнең җенси көчен арттыра, хатын- кызларга дәрт өсти.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар