16+

Тәгәри сары йомгагым...

Иртән колагыма «чут-чут» иткән тавышлар килеп иреште. Йокыдан тормас борын коридорга ашыктым. Тартма эчендәге берсеннән-берсе матур сары йомгакларны күргәч, шатлыгым эчемә сыймады. Ниһаять, күптән көтелгән кунакларым - бәбкәләрем кайткан. Димәк, тиздән яшел чирәмдә тәгәри-тәгәри бәбкә көтүләр, кояшта кызыну, карга, тилгәннәр белән көрәш башланачак.

Тәгәри сары йомгагым...

Иртән колагыма «чут-чут» иткән тавышлар килеп иреште. Йокыдан тормас борын коридорга ашыктым. Тартма эчендәге берсеннән-берсе матур сары йомгакларны күргәч, шатлыгым эчемә сыймады. Ниһаять, күптән көтелгән кунакларым - бәбкәләрем кайткан. Димәк, тиздән яшел чирәмдә тәгәри-тәгәри бәбкә көтүләр, кояшта кызыну, карга, тилгәннәр белән көрәш башланачак.

Үзе кечкенә, ә бәясе зу-у-ур...
Менә шулай, яз җитүгә, авыл урамнарына җан керә, һәр өй түрендә сары йомгаклар күренә башлый. Кемдер каз бәбкәләре, үрдәк, кемдер чебиләр ала. Бераз экзотика яратучыларның капка төбендә күркә, көртлек, брама тавыкларын да очратып була. Кош-корт дигәндә, авыл халкы акчасыннан тормый инде (12- 13 көнлек каз бәбкәләре - 200-210 сумга кадәр). Бәбкәләре кыйбат булса да, соңыннан алардан икеләтә табыш алып була бит.
Күрше тавыгы - күркә!
Көндез урам буйлап үтсәң, кош-кортлар чыр-чуына бәбкәләрне күзәтүче балалар тавышы да килеп кушыла. Әй, рәхәт тә инде бергәләшеп бәбкә көтүләре! Күңелсез булса, күршең янына барып, барлык хәл-әхвәлләрен сораштырып бетерәсең, авылның төп яңалыклары да монда бик җентекләп чәйнәлә. Телең юк-бар сүзләр агыза торганда, күзләрең белән күрше казларын чутлыйсың. Ә аның күзләре синекеләрдә... Кемнең күпме бәбкәсе бар, нәрсә ашаталар, минекеләрдән симезрәк түгелме, дип шыпырт кына күзәтәсең тирә-ягыңны. Әгәр күрше казларының күбрәк һәм зуррак икәнен шәйләсәң, үзеңнекеләрен аякларыннан тартып үстерер дәрәҗәгә җитәсең инде. Көнчелек дигән чир бәбкә саклаганда да тынгылык бирми бит ул.
Каргалар белән көрәш
Бәбкәләргә яшел келәм белән су булса, шул җиткән, дигән сүз дөреслеккә бик туры килеп бетми. Алар да сабый балалар кебек авырый башлый, аяксызлана. Шуңа күрә туклану да сыйфатлы булырга тиеш. Әле сары йомгакларымны күзәтүче ала каргалар, тилгәннәр, хуҗасыз мәчеләр дә тынгылык бирми. Берничә секундка игътибарыңны бүтән якка юнәлтсәң, бәбкәләрең ерткычларның кичке ашларына әверелә. Бары тик, «пешмәгән» авызыңны ачып: «Әнә минем 200 сумым очып китте!» - дияргә генә кала инде.
Бер урында биш минут та тик утыра алмаган күрше малае да үз итте яңа һөнәрне. Урынында икешәр-өчәр сәгать тик утыра. Кайвакыт әллә суламый да инде дип куркып куям да янына барып киләм. «Эх, Алисә апа, тагын каргалар тоту буенча «спец заданиене» боздың инде!» - дип ачулана теге. Баксам, күршем карга тоту белән мәшгуль икән. Ә бәбкәләр аңа шул эштә ярдәм итүче җим, имеш. Күбрәк кылан, әниең белсә, арт сабагыңны укыта синең, малай!
Бәбкәләрне көзен саныйлар
Вакыт дигәннәре сизелми дә узып китә. Берзаман сары йомгакларыбыз озын муенлы, нык канатлы, ап-ак каурыйлы казлар булып өлгерәләр. Кайчандыр карга тавышыннан итәк астыңа яшеренгән бәбкәләр түгел инде алар, үзләре теләсә кемне чукый хәзер. Иртән җитди кыяфәт чыгарып суга төшкәннәрен карап тору үзе бер рәхәт. «Мин үстергән казлар!» - дип, авыз тутырып горурланып әйтә аласың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading