16+

«Тимер җене» кагылганнар

Авылда печәнне кем ничек булдыра, шулай тырышып әзерли, алып кайту чарасын кайгырта. Озак еллар Усали «Сельхозхимия» оешмасында шофёр булып эшләгән 57 яшьлек Камил абый Дияров печәнне үзе «иҗат иткән» тракторы белән ташый. «Кабызам да чыгып китәм, Розалия апагыз белән көн саен аз-азлап чабып алып кайтабыз. Менә шушының аркасында», - ди...

«Тимер җене» кагылганнар

Авылда печәнне кем ничек булдыра, шулай тырышып әзерли, алып кайту чарасын кайгырта. Озак еллар Усали «Сельхозхимия» оешмасында шофёр булып эшләгән 57 яшьлек Камил абый Дияров печәнне үзе «иҗат иткән» тракторы белән ташый. «Кабызам да чыгып китәм, Розалия апагыз белән көн саен аз-азлап чабып алып кайтабыз. Менә шушының аркасында», - ди...

Оныгы Вилданга да, бер кечкенә мотор куеп, утырып йөри торган машина ясап бирергә вәгъдә итә икән әле Камил абый. Әнә шулай бабаларыннан күреп, компьютерны читкә куеп торып, техник иҗатны үз итә торган егетләр үссен иде, дип уйлап кына куйдым, шул арада өй түрләреннән тагын бер сәер трактор узып китте.
Монысын Зөлфәт Сәләхетдинов җыйган. Гомере буе колхозда шофёр булып эшләгән Шәрифҗан абый малае ул. Авылга кайтам дигән максат белән авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган Зөлфәтне дә тормыш Казанда яшәргә мәҗбүр итә, тик ял саен ашкынып авылга кайта ул. «Йөрәге» - «Жигули» моторыныкы, арткы күпере (задний мост) - «УАЗ» машинасыныкы, тапшырулар тартмасы исә кайчандыр «ГАЗ-52» машинасына хезмәт иткән. Тәгәрмәчләренең арткысы - «УАЗ»ныкы, алгысы «Жигули»ныкы икән. Менә шушыларны бергә кушып, бербөтен «организм» ясап кара әле син. 32 яшьлек Зөлфәт абыйларының бу «иҗат җимеше» авылдагы яшүсмер малайларның күзен кыздырмый түгелдер анысы. Матур итеп, кып-кызыл төскә дә буяп куйгач, завод чыгарган трактор дип белерсең.
Игезәк сыңарын бер җирдә дә очратып булмый торган трактор Усалида 75 яшьлек Нургали абый Гаяновта да бар. «3-4 ел җыйганмындыр мин моны», - дип сөйләп китте ул. «Кайсы өлеше нинди транспортныкы соң моның?» - дип сорагач: «И балакаем, син дә аңламассың, үзем дә хәтерләп бетермим инде, монда юк нәрсә юк, - диде ул, көлеп. - Авыл кешесенә бәләкәй транспорт бик кирәк, яшьрәк чагымда арбалы мотоцикл җыйган идем. Быел бу трактор белән дә сирәк чыгам, яшем дә бара бит». Шулай дисә дә, 75 яшьлек Нургали абыйның моңсуланып утырырга вакыты юк әле.
«Тимер җене» кагылганнар авылыбызда тагын бар. Шәйхатдар абый Рәхимҗанов бәрәңге өя торган җайланма уйлап тапкан. Ул да җайланмасына «заводской» кыяфәте кертеп, буяп куйган. Утын кисә торган «Дружба-4» моторы икән «йөрәге». Су сиптерә торган «Волжанка» редукторын, хәрәкәт итәргә тәгәрмәчне элеккеге тракторныкын куйган. Тимер тәгәрмәчнең тешләре ватылмый калган эре балчык кисәкләрен дә ваклап бара. «10 ел хезмәт итә инде бу миңа, - ди ул, сөенечен яшермичә. - Балалар да килеп алып китә, күрше-күләнгә дә биреп торам, туган-тумача да файдалана». Гомеренең 40 елдан артык өлешен машина йөртүче булып эшләгән Шәйхатдар абый әле һаман да рульдә. Ул, әлбәттә, техника белән эш итү тәртибен кешедән сорамый инде.
Әйе, авылыбызда «алтын куллы» ирләр, Аллага шөкер, бар әле. Шундый остазлар булганда, техник иҗатка яшүсмерләрне дә тартасы иде шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading