16+

Туган көнгә бүләккә – өч сыер

Буа районына баргач, Карлы авылында яшәүче күп бала әнисе Ләйсән Хәмиеваның тырышлыгына шаклар катып кайттык.

Туган көнгә бүләккә – өч сыер

Буа районына баргач, Карлы авылында яшәүче күп бала әнисе Ләйсән Хәмиеваның тырышлыгына шаклар катып кайттык.

Аның йортын эзләп табу да авыр булмады. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Хәмиевларның йорты әллә каян күренеп, балкып утыра. Башта чәчәккә күмелгән капка төпләрен күреп сокландык. Ә ишегаллары үткәч, бөтенләй телсез калдык дип әйтү дә арттыру булмас.  Чәчәккә күмелгән паркны хәтерләтә ул. Гөл чүлмәге утырмаган бер генә буш квадрат метр да юк.

 

– Сатуга түгел, күңел өчен үстерәм мин аларны. Башта үсентеләрен сатып алып утырта идем. Петуния, эустомаларны үстерү бик авыр, мәшәкатьле кебек тоела иде. Хәзер инде үзем дә остардым. Интернеттан видеодәресләр карап өйрәндем, – ди ул.

 

Ничә төрле чәчәк үстерүен үзе дә хәтерләми. Шактыен санап та күрсәтте кебек, әмма соңрак әле исәпкә кермәгәннәре барлыгы да ачыкланды. Кибеткә бер баргач, быел гына да 30 мең сумлык чәчәк орлыклары алуын әйткәннәр.

Ләйсәннең яраткан чәчәге – эустома.

 

– Иң матуры да, шул ук вакытта иң нәзберек чәчәк тә ул. Орлыгы петуниянекеннән дә кечкенәрәк. Шуңа мин аны торфлы таблеткага утыртам. Һәр ун көн саен “Корневин” дигән препарат сибәргә кирәк. Катарантусларны да яратам. Быел тәҗрибә дә ясап карадым. Алар ком өстендә дә яхшы үсә икән. Су да бик сипмим. Кабер өстенә утыртсаң да уңайлы дигән нәтиҗәгә килдем, – ди Ләйсән.

 

Чәчәкләр өчен ротанг дигән материалдан кашполарны да үзе үрә. Анысын да видео карап өйрәнгән. Әле танышларына аны үрү буенча мастер-класслар да уздыра.

Хәмиевлар Ләйсән үскән төп нигездә яши. Кайбыч авылына кияүгә чыгып, башта шунда яшәгәннәр. Ире Карлы авылында эшли башлагач, Ләйсәннең әнисе янына күченгәннәр. Алты бала үстерәләр: өч кыз һәм өч малай. Олы кызлары Диләрә инде кияүдә. Ралинага 11 яшь, Азаматка – 11, Саматка – 8, Алинәгә – 5, төпчекләре Булатка 3 яшь.

Гаилә ишле булгач, кош-кортны да, терлекне дә күп асрыйлар. Быел 400 йомыркага исәпләнгән инкубатор да алганнар. 30 баш күркә, 100 баш чеби, 250 баш каз бәпкәсе һәм 140 баш үрдәк үстерәләр.    

Алардан кала 8 баш сыер, 2 баш тана.

– Җәй башында Мари Эльдән 600 мең сумга Айрширская токымлы өч сыер алып кайттык. Ирем, туган көнеңә кыйммәтле бүләк булды инде бу, дип көлде. Бу сыерлар үзләрен аклый. Сөтне күп бирәләр, майлылыгы – 6,7 процент. Әлегә сөтне тапшырабыз гына, тора-бара сыр ясарга уйлыйм, – ди Ләйсән.

Терлек карауны ул бер дә авырсынмый. Кечкенәдән фермада әнисенә сыерлар саварга булышкан. Әле ветеринар булырга укырга уйлый, диплом өчен түгел, үземә белем алу өчен, ди.

 

Ире Марат та бик тырыш кеше. Хуҗалыктагы бөтен нәрсәне үз куллары белән эшли. Утын яра торган җайланма эшләп куйган. Яңа сарай да эшләргә уйлап тора. Ә Ләйсән оранжерея булдырырга хыяллана. Төзеп тә куярлар әле. Бердәм, дус гаиләгә күзләр тимәсен!      

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уш китмэле. Тырыш булсан барсыда була. Сокланам. Молодецлар

    Мөһим

    loading