16+

Ютазыда безнеңчә түгел, ә «скандинавиячә» йөриләр

Ютазы районының Кәрәкәшле авылына баргач, кулларына чаңгы таяклары тотып атлаучы бер төркем хатын-кызларны очраттык. Менә сиңа мә! Шәһәрдә халык фитнес залларына йөргәндә, авыл кешесе дә йорт белән сарай арасын гына таптамый, ә спорт белән шөгыльләнә икән! Соңгы вакытта авыл җирләрендә дә «скандинавиячә йөрү» бик популярлашкан.

- Әлеге спорт төре белән ноябрь аенда шөгыльләнә башлаган идек. Башта бер‑ике кеше генә кызыксыну белдерде, соңыннан шактый хатын‑кыз кушылды. Мәктәп укучылары да «скандинавиячә йөрү»не яратты. Файдасын да күрәбез. Мин, мәсәлән, биш килога ябыктым. Сулыш алулар җайланды. Яшьләребез чаңгыда да йөри, марафоннар оештырабыз. Авыл кешесенең башка барыр җире юк, үз күңелебезне үзебез күрәбез. Авылның һәр урамының бер актив кешесе бар. Шулар ярдәме белән, төрле‑төрле бәйрәмнәр оештырабыз, уеннар уйныйбыз, чәйләр эчәбез, җәй көне бергәләшеп мунча себеркесе бәйлибез. «Хатирә» фольклор ансамбле дә актив эшләп килә. Бәйрәмнәрдә авылыбызның өлкәннәре дә читтә калмый. 80‑85 яшьлек апаларыбыз да бик теләп катнаша. Ветеран укытучы Ямал апа белән гомер буе фермада бил бөккән бик сабыр, ипле Катифә апа - шундыйлардан. Кырыкта картлыкның яшьлеге башлана шул, - ди Кәрәкәшле авылы Хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Вәгыйз кызы Мөхетдинова.

- Күрше‑тирә авылларда да күп кеше чыга. Чаңгы таяклары белән йөргәндә, мускуллар языла. Рәхәт, җиңел булып кала. Кәеф күтәрелә, - дип тә өстәде Әлфия Барисова.
«Скандинавиячә йөрү» - чаңгы таякларын хәтерләткән таяклар белән, әмма чаңгысыз йөрү. Дөреслектә, алар чаңгы таягыннан күпкә кыскарак. Әлеге спорт төре белән җәй көне дә, кышын да шөгыльләнергә мөмкин. Аның файдасы да зур. Ул мускулларны тонуста тота. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә, үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, кан басымын нормальләштерә, гәүдәне төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылырга булыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading