16+

101 яшьлек ветеран: “82 елдан соң сызлавы көчәйде...”

11 марта 2025, 09:45
490
0
2
Уку өчен 5 минут

Хәйретдин Сәлахов Апас районындагы бердәнбер аксакал.

101 яшьлек ветеран: “82 елдан соң сызлавы көчәйде...”

Хәйретдин Сәлахов Апас районындагы бердәнбер аксакал.

Бөек Ватан сугышын кичеп, илгә җиңү алып кайткан Хәйретдин ага Сәлахов гасырдан да өлкән ветеран, быел аңа 101 яшь тулачак. Апас районының Үтәмеш авылында яши ул, кече улы гаиләсе тәрбиясендә. Яшенә күрә саулыгы әйбәт кебек тә... 

Сугыш яралары...
Зарланырга яратмый ул, холкындагы ирлек гаярьлеге яшьлегендәгечә, ләкин сугыш яралары көннән-көн ныграк әрнетә, сызлавын сиздерми генә. Сәгать саен дару арты дару йотып куюлары да шул нисбәттән. Аларны да ул бер минут та соңга калмыйча төгәл бер тәртиптә кабул итә – хәрбиләрчә! 

– Сугыш кырыннан алып кайткан истәлекне гел үзем белән йөртәм – баш түбәсенә кереп урнашкан снаряд кыйпылчыгына 82 ел булды менә. Элек алай ук түгел иде, 82 елдан соң сызлавы көчәйде. 100 яшемне үтеп киткәч, бераз сулып калдым, гәүдәгә нык идем дә – кечерәйдем, тәннең ите дә сизрәгәндер, аннан бер урында яткан тимер кисәге дә тирә-юнен ашап, яткан урынын киңәйткәндер, үтерепләр сызлый хәзер, түз генә... Әле бит кулым да гарип, беләк сөягемнең 12 сантиметр өлеше юк. Ярасы гомере буе төзәлмәде, сөяк чыгып, үлекләп агар иде, йомылып беткәненә дә атна-ун көндер, ышанасызмы, киленем өйдә, алдаларга ирек бирмәс, – ди Хәйретдин ага. 

Баш түбәсенә утырып йөргән тимер кыйпылчык Сталингард сугышында җирләрне тузандай теткән кисәк. Хәйретдин ага 1942 елның декабрендә, Владимир шәһәрендәге полкчылар мәктәбен тәмамлый да, Сталинградтагы канкойгыч яуга килеп кушыла. 
– Сугышка кадәр әти вербовкага язылып, безне Свердловск якларына алып киткән иде. 1939 ел бу. Әти белән урман кисәргә йөрдем. Гаиләдә тугызау үстек, энемнән кала, һәммәсе дә бертуганнарым – кызлар. Сугыш башлангач та әтигә әйттем, 18 яшем тулуга, әти, мине дә алачаклар, ләкин минем авылдан бәхилләшеп китәсем килә, дидем. Көне җиткәч, кабат авылга кузгалдык. Йорт бар, әмма ярлы идек, аерым хуҗалык заманында ипигә әллә ни тилмермәсәләр дә ачлык еллары нык какшаткан иде әтине. Аннары колхозлашу чоры халыктан булганын да тартып алды, бар мөлкәтне уртак иттеләр... – дип хатирәләрне барлый ул. 

Ямьлерәктер бәрәңге бакчасы да...
Ул теләгәнчә килеп чыга, сугышка аркасына биштәр асып, авыл капкасыннан кузгала. Миналар белән эш итәргә өйрәтелгән кече лейтенант 1942 елның декабрендә сугышның үзәгенә үк озатыла. Ләкин 1943 елның гыйнварында яралана. Госпитальдә дәваланып, тернәкләнеп тә җитмәстән кабаттан сугышка дип мөһер сугылгач, аптырап та кала. Баш миендә кыйпылчыкны алмадылар әле ләбаса... Сугыш бара, анысына вакыт юк, сугыштан соң, диләр аңа. Ләкин сугыштан соң да тиз генә вакыт табылмый. 23 ел үз итеп яши әле, ә менә тәвәккәлләгәч, табиблар тикшереп, тагын да җитдиерәк сүз ирештерә: “Дошманның мәкере гомерең буена җитәрлек – кыйпылчык нерв җепселләре арасына кереп урнашкан. Без алырбыз, ләкин син сукыр яисә саңгырау калырга мөмкинсең, тимәвең хәерле”, – диләр. 

– Госпитальдән мин Курс дугасы сугышына килеп кушылдым. Дошманны шунда бөтен яктан камап, әсирлеккә алырга тиеш идек, ләкин дуганы кысып өлгерә алмадык, чигенеп, чыгып качтылар. Анысында да мина шартлады, кулым яраланды... – дип сөйли Хәйретдин ага. 

1944 елны демобилизацияләнгән хәрби сугыштан соң кибеттә сату итә. Аннан күмәк хуҗалыкка хисапчы булып күчә. 
– Кибетне мин Нәгыймә исемле кызга тапшырдым. Аңа отчетлар эшләргә дә булыштым, кибет эшендә гел ярдәм итә торгач, дуслашып, кавышып та куйдык. Элек авыл җирендә хезмәт хаклары бик түбән иде, аякка басарга да җиңелрәк булыр дигән өмет белән, олы балабыз Иршат тугач, Үзбәкстан якларына китеп урнаштык. Нәгыймәнең туганнары яши иде, аларга барып сыендык. Нәгыймә ефәк туку фабрикасына эшкә урнашты, мин баш хисапчы, әйбәт яшәдек. Ләкин кара чапан бездән калмаган икән –  Ришат улыбыз авырый башлады. Табиблар климатны алмаштырырга куштылар, кабаттан авылга кузгалдык. Анда Рәшитебез туган иде, дүртәүләшеп кайтып төштек, – ди ветеран.

Югары Ындырчы авылы җирлегендә ул 9 ел сәркәтип булып эшли дә, Үтәмештә авыл советы рәисе камытын кия, аннан клуб мөдире итәләр, ә менә лаеклы ялга аны иминиятче хезмәте озата. 

Сынауларга сабырлык дәва
Тормыш дигәне җайлы эздән генә тәгәрәмәсә дә матур яшиләр. 4 балаларын башлы-күзле итәләр. Иң авыр сынауларны да кичәләр... Табиб һөнәрен үзләштергән Иршат әүвәл Уфада эшли, гаилә корып, Нефтеюганск шәһәренә күченә. Юл һәлакәтенә очрап, 46 яшендә гомере өзелә. Ул утырган машина каршы якка чыгып, трактор белән маңгайга маңгай бәрелешә. Иршат һәлакәттән котыласы килеп, ишекне ачып сикермәкче дә була, тик өлгерми кала, трактор аны ишегенә кысып куя...

– Киленебез аның гәүдәсен самолет белән алып кайтты, авыл зиратына җирләдек. Вафатына да 30 ел.  Рәшит улым 75 яшен тутырып килә, Апаста яши, СПТУ да укытты. Гөлшатым читтә, кайтып йөри, Фәритем менә янымда. Киленем Елена белән икесе дә укытучылар, инде алар да лаеклы ялда. 
Күркәм картлыккача тиң яшәсәләр дә, Нәгыймә апа 4 ел элек бакыйлыкка юл алган. 

– Картлыгына түзәрлек иде дә, тик олыгайгач, чире дә үзеннән үзе килеп чыга икән... Сөт җыючы булып эшләде ул, һәр эшнең үз авырлыгы, салкында да, яңгырда да шәхси хуҗалыклардан җыйган сөтне Нәгыймә Шонгатыдагы сөт кабул итү пунктына илтергә тиеш иде. Туңуларының әҗере сиздерми калмады. Нәгыймәмне бик сагынам. Юк сүзне дә икәү сөйләшә идек, хәзер менә балаларны аптыратам. Шалтыраткыч көйләп куйдылар, шуңа гына басып, ике дигәнче яныма йөгереп кереп җитәләр. Рәхмәт, бер бөртек тә авырыксынмыйча карыйлар, мин кадердә, хөрмәтле тәрбиядә, – ди Хәйретдин ага.
Үзе сугыш кичкән ир буларак яшь буынга әйтер сүзе дә бер аның, илне дошманнан ирләр якларга тиеш, илне саклау –  ирләр бурычы, ди ул. 6 онык,  10 оныкчыгына да наказ булып әйтелгән сүзе шушы! 

#Җиңүгә 80 ел
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading