Соңгы араларда вакытлы матбугатта пенсия бетә, имеш, дигән хәбәрләр күренгәли. Россия Федерациясе Үзәк Банкы рәисе урынбасары А.Улюкаев әфәнде фаразлавынча, тиздән Россия пенсионерларына пенсияләр түләнми башлау ихтималы бар икән. Дөрес, анда А.Улюкаевның яше, белеме, хезмәт хакы, гаиләсе турында әйтелмәгән. Аның хыялын бәйсез экспертлар да яклый, имеш. Ошбу чиновникларның тәкъдимнәрен өйрәнү өчен,...