Шәһри Казан

21 март 2014 яңалыклары

  • 21 март 2014 - 06:53
    Яз кире кайта...
    Төньяк-көнбатыштан килгән салкын циклон нәтиҗәсендә, бу көннәрдә республикада чып-чын кыш урнашты. Һава торышының начарлануы аркасында, машиналарга да юлларда йөрү шактый кыенлашты. Кемнәрдер машиналарының тәгәрмәчләрен җәйгегә алмаштырып та өлгергән иде бит. Әмма борчылырга кирәкми, ди синоптиклар, чөнки республикага янәдән җылы һава торышы килә.
    537
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:52
    Рәхмәт яусын томанга...
    Италиянең 4000 кеше генә яши торган Бурано утравында булырга теләмәүчеләр юктыр, мөгаен. Венециядән көймәдә 40 минутта барып җитеп була торган балыкчылар утравы - бөтен дөньядан кешеләр иң күп килә торган урын. «Салават күпере утравы» дип аталучы урында яшәүчеләр йортларын җете төсләргә буйыйлар. Моңа исә томан «гаепле». Аллы-гөлле йортлар балыкчыларга томанда...
    479
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:49
    Чәчкә күкәй сылыйбыз
    Күпләр баш кавыклануыннан зарлана. Аларның барлыкка килүе - организмда барган үзгәрешләр, дөрес тукланмау турындагы хәбәр ул. Организмга цинк җитмәү, тире авырулары барлыкка килү аркасында да баш кавыклый. Без сезгә өй шартларында әзерләнә торган рецептлар кулланып карарга тәкъдим итәбез. Үсемлек маен (зәйтүн, миндаль, кокос мае) 40-45 градуска кадәр җылытабыз да бармаклар...
    434
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:48
    Көлдә пешкән бәрәңге, мәтрүшкәле чәй...
    Кулга агач мылтык, иңнәргә кызыл, зәңгәр погоннар тагып, байрак эзләп йөргән вакытларыгызны хәтерлисезме? Балачакның, мәктәп елларының матур, онытылмас мизгелләре.
    710
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:45
    Күңел җылым – хатларда...
    Бәхетле картлык Актаныш районы Күҗәкә авылында сиксән яшен тутырып килүче абыемны бүгенге көндәге иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Шулай булмыйча, әле, Аллага шөкер, сәламәтлеге нык, янында бөтерелеп йөрүче аның белән бергә 58 ел гомер кичерүче җиңгәчәебез янәшәсендә җиде баласы, оныклары, оныкчыклары «әткәй», «бабакай» дип өзелеп торалар. 1948-1950 еллардан башлап,...
    0
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:43
    Татарстанда сугыш булмаса да...
    «Всех назовем поименно...» Хәрби авиация тарихын өйрәнүче эзтабар, Төбәктәге «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьевның китабы шулай исемләнгән.
    435
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:42
    Хезмәте белән мактаулы
    Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Дөрес, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый.
    589
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:38
    Ул «Әлмәндәр улы» булып калды
    Соңгы вакытта Милли китапханә халык белән очрашу, күрешү урынына әйләнде. Һәр ай саен анда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән күзгә-күз карап сөйләшә ала тамашачы. Кичәләрне сәнгать бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова алып бара.
    461
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:36
    Метро юллары Казанны боҗрага алачак
    Башкала метрополитенының «Имәнлек» станциясен 2015 елның ахырында сафка бастыру ниятләнелә. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бу турыда матбугат конференциясендә белдерде.
    404
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:33
    Журналистларга таләпләр кайда да бер
    Төрле ил журналистларының материалны әзерләүдә үз алымнары булуга карамастан, аларның һәрберсе белергә тиешле универсаль принциплар бар.
    431
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:32
    Канның оешу сәләтен тикшерәләр
    28 март көнне Казанда канның оешу сәләтен тикшерү буенча киңкырлы акция узачак.
    650
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:28
    Иртәгәдән... укуны ташлыйм?
    Шул мәзәк искә төште шул. Бер эчкече, эчүнең зыяны турында укыганнан соң, дустына: «Иртәгәдән ташлыйм... укуны», - дип әйткән ди бит. Мин дә, сөенеп, алкогольгә акцизлар хакы арта, аракы, брэнди, коньяк ише спиртлы эчемлекләр хәзер хәлле кешеләр өчен генә дип язып куяр идем дә ул... Алкогольдән, шөкер, ерак кеше, ә...
    425
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:27
    Электричкаларда үзгәреш
    Горький тимер юллары дирекциясе хәбәр иткәнчә, «Свияжск-Казан» һәм «Васильево-Бөреле» участокларында төзекләндерү эшләре башланды. Шул сәбәпле, поездларның шәһәр яны хәрәкәтенә вакытлыча үзгәреш кертелде. Электричкалар 774 нче километр платформасында тукталыш ясамый. Төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, 29 марттан «Казан-Канаш» һәм «Казан-Албаба» электричкалары «Юдино. Восточный парк», «Юдино», «ВЧД», «Займище» платформаларын да тукталышсыз узып китәчәк.
    437
    0
    0
Реклама