Шәһри Казан

15 апрель 2014 яңалыклары

  • 15 апрель 2014 - 12:39
    Хикмәтле кулъязма
    Шулай беркөнне атаклы язучыбыз Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары»н укып ята идем. Шунда «кырт» кына ишек ачылып китте дә аннан Ак бабай күренде. Аның исеме Гыйльмулла булса да, күрәсең, ап-ак сакаллы булгангадыр инде, без аны гел «Ак бабай» дип атап йөртә идек. Ул ниндидер бер хикмәтле аксакал иде. Безнең урам башында...
    850
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:36
    «СӘХНӘДӘШ» сәхнә яулый
    Безнең Әтнә сәнгать мәктәбе 2006 елда оешты. Мәктәптә бию, рәсем, театр, музыка уен кораллары, вокал, фортепьяно класслары эшли. Театр классында укучы балалар үзләренең осталыкларын, балалар өчен концертларда, төрле мәдәни чараларда, театральләштерелгән тамашаларда катнашып, халыкка күрсәтте. Сәнгать мәктәбенең 1 нче чыгарылыш укучыларыннан Ленар Юлдашев исемле егетебез хәтта Казан мәдәният һәм сәнгать...
    659
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:33
    Ач-ялангач сугыш еллары
    1944 елның язын без ачлык белән каршы алдык. Март башында инде әни бәрәңгеләрне санап кына пешерә иде. Көнгә ике мәртәбә генә ашый идек.
    651
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:30
    Манара түбәсе калаеннан комган ясап саттылар
    1936 елда Карлы авылында Урта урамның мәхәллә мәчете коммунистлар партиясе оештырган һөҗүмгә дучар була. Авылның үзендә мәчет манарасын кисеп төшерүче кешеләр табылмый. Бу эшне башкару күрше Адаф-Толымбай авылы кешесе Һәбригә кушыла. Мәчет җимерүчеләргә авыл кешеләре комачауламасын өчен, тәртип сакларга дип Буа шәһәреннән 4 милиционер килә. Ислам дине белән «көрәш»не карап...
    611
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:27
    Сугыш китергән газаплар
    Матур апам хаҗдан кайтып төште. Бик сагынылган үзен. Аэропорттан аны каршы алдык та өйгә кайтып, бергә утырып чәй эчтек, сорау арты сорау яудырдык. Апам безгә дип алып кайткан хаҗ бүләкләрен чыгарды һәм үзенең балачагы турында сөйләп китте: «Кызганыч, без үскәндә мондый матур күлмәкләр, тәмле ризыклар юк иде шул, безнең балачак...
    516
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:18
    Язылу бара...
    «Татмедиа» ААҖ сайтында (www.tatmedia.ru) «Подписка» баннеры урнаштырылган, шуннан http://www.tatpost.ru/podpiska/index.aspx сайтына күчеп була. Интернет-ресурска шулай ук «Татарстан почтасы» ФПЭИ (федераль почта элемтәсе идарәсе)нең www.tatpochta.ru сайты аша «Интернет подписка» баннерын сайлап та күчәргә мөмкин. Әлеге хезмәт төре республика басмаларына, шул исәптән «Шәһри Казан»га язылу өчен online режимында банк картасы белән түләү мөмкинлеге...
    772
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:15
    Зәвыклылар классиканы үз итә
    Классик музыка беркайчан да үзенең бәясен югалтмый. Ул элек-электән музыка сәнгатенең нигезе булды һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Нинди генә стильдә иҗат итмәсен, композиторларның барысы да нәкъ менә классик музыканы беренче урынга куя. Хәтта авангард стилендә әсәр язар өчен дә композиторлар илһамны классик музыкадан ала.
    745
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 12:10
    Хисләреңне белдерәсең килсә, җырла
    Бүген профессиональ татар музыка сәнгатенең киләчәгенә шикләнеп караучылар шактый. Алай төшенкелеккә бирелергә кирәкмидер, мөгаен. Әле бит, сирәк-мирәк булса да, сәхнәбездә затлы артистларыбызны да күрергә була. Күптән түгел генә консерваторияне тәмамлап, хәзер аспирантурада укучы яшь җырчы - танылган композитор һәм җырчы Мәсгут Имашевның оныгы Айрат Имашевка да татар җәмәгатьчелеге зур өметләр...
    447
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:56
    «Сәхнә – мөмкинлекләр дөньясы»
    Рәсүл Вәлиевне кечкенәдән кеше күз алдында үскән бала дияргә була. «Казан егетләре» төркеменең «Туган тел» җырына төшерелгән клиптан ук аны истә калдыручылар шактый булгандыр.
    684
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:51
    Милләт гаиләдән башлана
    Татарча шигырьләр, җырлар язучы Надир Вәлиев (кытайча - Надир Фатихэ) Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтындагы халыкара журналистика факультетының II курс студенты.
    675
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:47
    Татар галиме яулаган үрләр
    Габделхак Сафиулла улы Галиуллинның исеме Казан фәнни зыялылары даирәсендә генә түгел, Мәскәү-Россия, хәтта кайбер чит илләр киңлегендә дә билгеле. Татар галименең Мәскәүдәге П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетында физика-математика факультетын һәм теоретик механика кафедрасын оештыруы һәм җитәкләве генә дә ни тора!
    551
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:44
    Фән феномены (Тукай премиясенә кандидат)
    Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның оста җырчысы санала. Фәнгә җырчы һәм гармунчы сәләтләре әнә шулай ике яклап бирелә.
    687
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:41
    Мирхәйдәр Фәйзи ачуны китермәде
    Заманында Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» драмасы сәхнәгә куелгач (анда Мавияне мәшһүр Фатыйма Ильская уйнаган), газетада Һади Такташ болай дип язып чыга: «Мондагы урынсыз җырлар, Фәйзинең һәрбер әсәрендә кабатланып килгән биюләр чүп өстенә чүмәлә булып төшәләр. Әсәрдәге шахтерлар типларын алсак, алары белән Фәйзи үзеннән көлдерү белән генә калмый, ачуны да китерә.»
    589
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:39
    Безне һаман алдыйлар
    Барлык бакчачылар зарыгып көткән җәйгә дә ерак калмады. Алар аңа кыштан ук хәзерлек күрә башлый инде: яшелчә орлыклары алалар, үсентеләр утырталар.
    488
    0
    0
  • 15 апрель 2014 - 11:36
    Бала уенчык түгел!
    Әти, әни - бу сүзләр һәр кешегә дә таныш. Әмма, кызганыч, аны һәр кеше дә әйтә алмый... Интернет мәгълүматлары буенча, Россиядә 2013 елда якынча 25 млн бала исәпләнә. Шуларның 118 000е - ятим, ә аларның 83 процентының исән әти-әнисе бар. Баланың әти-әнисе була торып та, ни өчен соң ул аларга...
    491
    0
    0
Реклама