Шәһри Казан

18 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2014 - 11:15
    Наданлыкка ни җитә?!
    Күптән түгел генә Россиядә дә БДИ нәтиҗәләре буенча шаулашып алдылар һәм мәктәпләрдә рус теле дәресләрен арттырырга кирәк дип туктадылар. Һәм бу «арттыру»лар нәтиҗәсендә татар теле дәресләренең саны ике тапкырга диярлек кимеде. «Нишләтсәң дә эндәшми торган бу татарга тел нәрсәгә кирәк инде?» - дип уйлады, күрәсең, мәскәү дәдәебез.
    663
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 11:07
    Гүзәлем: «Мин Салаватны аерып алмадым»
    Беренче карашка журнал тышлыкларындагы кызларга охшап торса да, курчак кебек матур, мөлаем Гүзәлем бик тә нечкә күңелле, бераз гына иркә, ачык йөзле һәм киң күңелле. Җырчы ире Салават Миңнеханов белән тормыш коруларына да бер ел тулып узды. Яшь килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәтләрне, яшь гаиләдәге серләрнең кайберләрен Гүзәлем безгә дә...
    1189
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 11:03
    Сәгыйт Джаксыбаев: «Мигрантлар мәсьәләсендә эш җитәрлек»
    Республикабыздагы мигрантлар саны елдан‑ел артып тора. Аларның безгә үз илләрендәге эшсезлек, акчасызлыктан качып килүләре беркемгә дә сер түгел. Татарстанга бигрәк тә Урта Азиядән килүчеләр күп. Аларның безне сайлавы табигый: биредә ислам динен тотучы татарлар яши, гореф-гадәтләрдә дә, телдә дә уртаклык күп, чагыштырмача алганда, тыныч һәм икътисади яктан да алга киткән...
    661
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:58
    Баш гел өй ягына борылып торса, эш харап
    Татарстанда 1 октябрьдә башланган көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика хәрби комиссары сөйләгәнчә, 18-27 яшьтәге 20 мең ир-егет медицина комиссиясе узачак, шулардан дүрт меңнән артыгы армиягә алыначак. «Патриот» җыелу пунктында журналистларны булачак солдатларның яшәү шартлары белән таныштырдылар һәм чакырылыш турында сөйләделәр.
    830
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:50
    Татарстан 2016 елга кадәр президентлы булырга тиеш
    Россия Дәүләт Думасына Татарстан язмышына кагылышлы закон проекты кертелде. Депутатларның күбесе ризалык бирсә, Татарстанда президент, дөресрәге, шул атама, 2016 елның 1 гыйнваренә кадәр яши алачак.
    776
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:47
    Казан аэропортында мемориал ачылды
    Кичә, Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты һәлакәтенә бер ел булган көнне, аэропортның икенче терминалы янында вафат булучылар истәлегенә мемориал ачылды. Иртәдән үк бу урынга, чәчәкләр тотып, аларның туганнары, якыннары килде.
    621
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:44
    Айдар Сөләйманов унберенче булып җырлаячак
    Килеп җитте! Иртәгә төрки халыкларның иң популяр, иң шәп җырчылары Казанның «Татнефть-арена» сараенда үз чыгышларын беренче тапкыр тәкъдим итәчәк. Кичә II халыкара телевизион «Төреквидение-2014» җыр бәйгесендә катнашучылар жирәбә салды. Татарстан вәкиле Айдар Сөләймановның унберенче булып чыгыш ясаячагы ачыкланды.
    637
    0
    0
Реклама