Шәһри Казан

14 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2015 - 13:49
    Милли китапханәдә яңа җитәкче
    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Аны Сөембикә Җиһаншина җитәклиячәк.
    803
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 13:26
    Килә дә ява, килә дә ява
    Яңа ел ялларында һәм аннан соң да урамда халык абына-сөртенә йөри. Юлларда машиналар да бер-берсенә якынрак елыша башлады. Бу хәлләрнең барысына да кар сәбәпче. Аны көрәп бетерү өчен җыештыручылар армиясе генә җитеп бетми. Шәһәр эчендә зур урамнар чистартыла әле, ә менә ишегаллары... Үтеп керерлек түгел. Машиналар батып яталар. Кайбер машина...
    990
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 12:50
    Югалган баланың анасы тоткарланган
    Казанның Девятаев урамында табылган баланың әнисен полиция хезмәткәрләре Казанда танышының фатирында тоткарладылар. Әлеге хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Ана үз баласын нигә ташлап калдырганын аңлата алмады. 26 яшьлек Наталья Манжола инде өченче тапкыр үз балаларын ташлап калдыра. Фото: intertat.ru Бу темага материаллар: Югалган малайнының әнисен эзлиләр Югалган баланың әнисе табылган?...
    633
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 11:25
    «Халык контроле»: 70 кат уйлама, 7 кат уйла
    Республикада киң колач җәеп эшли торган «Халык контроле» системасын таш тишкән тамчы белән чагыштырырга була. Бер кешенең, иренмичә, интернетка кереп, җәмәгать урынындагы тәртипсезлек турында язып, ничәмә-ничә мәсьәләнең шулай хәл ителгәне бар. Портал эшли башлаганнан бирле - 2012 елның апреленнән 2014 елның 31 декабренә кадәр 33 мең 910, ә 2014 елда...
    895
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 10:32
    Әби үлгәндә калды
    Яңа ел матур гына башланган иде болай үзе, ләкин тынычлыкны алачак вакыйгалар алда икәнен кем белгән.
    747
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:57
    Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызга 70 мең турист килгән
    Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызга 70 мең турист килгән. Узган ел шул ук вакытта Казан 48 мең турист кабул иткән иде. Башкала кунаклары яшәү, транспорт, экскурсия, туклану һәм башка чыгымнарга 1 млрд.суммнан артык акча туздырган. Мәсәлән, кунакханәдә яшәү өчен...
    936
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:28
    Табылдык баланың анасы «тагын» югалды
    Алдан хәбәр иткәнебезчә, Россия Тикшерү комитеты баланың әнисе Яшел Үзәндә яшәүче, заманында Арча районындагы балалар йортында тәрбияләнгән 20 яшьлек кыз булырга мөмкин дип фаразлый. Бергә яшәгән ир кеше ташлагач, ул аларның уртак малаен ташлаячагы белән янаган булган. Соңыннан билгеле булганча, күз алдында тотылган Яшел Үзән хатыны табылдык малай яшендәге улы...
    610
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:00
    Әле ярый телевизор түзде...
    Наканис үттеләр бугай. Бәйрәмнәрне әйтәм. Ике атна буе диярлек бер эш эшләп булмады, авылда да һаман шул кар да, шул телевизор, шуңа ял итү дә интернетта казыну, бәйрәмнән калган ризыкларны ашау һәм китап укудан гына торды диярлек. Үтте, котылдык. Эшкә чыкты халык. Яңадан иртә торырга, эшкә барырга өйрәнәбез. Әлеге ике...
    769
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 07:12
    «ШК» журналистлары «хәер сорашты»
    Соңгы вакытларда акча теләнүчеләр күбәйде. Телевизор кабызсаң да, интернетны ачсаң да, метрога керсәң дә, җир асты җәяүлеләр кичүенә төшсәң дә, светофорга туктаган арада да, кибеттә йөргәндә дә - кая карама алар. Баштарак мәлдә жәлләтсәләр дә, хәзер ышандырмый башладылар. Бирмәсәң, акчаңны жәллисең дип сөйләнеп калалар әле. Андыйларга эчемнән генә «үзең аферист-мошенниктыр...
    1544
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:07
    Туктап тору кагыйдәләрен бозма – штраф түләрсең
    Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрне тукталыш һәм шәһәр урамнарында туктап тору кагыйдәләрен бозып, транспортларын калдырмаска өнди.
    668
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 05:34
    Экстрим кирәкме? Рәхим итегез!
    Халык арасында спортның экстремаль төрләре елдан-ел популярлаша бара. Парашюттан сикерү, скейтбордта йөрү, очкыч штурвалы артына утыру, һава шарында очу бүген проблема түгел. Элек ул шаккатыргыч нәрсә саналса, хәзер гап-гади әйбер кебек кабул ителә. Андый хезмәтләр күрсәтүче клублар да күп Казанда.
    788
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 05:09
    Бүген һәм иртәгә буран көтелә...
    Синоптикларның фаразлавы буенча,бүген безне алмашынучан болытлы һава торышы көтә, урыны белән кар ява. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.
    689
    0
    0
Реклама