Шәһри Казан

8 март 2015 яңалыклары

  • 8 март 2015 - 07:48
    Дөрес туклану серләре
    Аксымлы ризык, әйтик, ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, гөмбә ашаганнан соң, сыеклык, бигрәк тә баллы су эчмәскә. Алар бергә буталып, ризыкны эшкәртү авырлаша. Аксым белән углеводны бергә ашамагыз. Аксым өчен ачы, ә углеводларга селтеле тирәлек кирәк. Ашказаны әле берсенә, әле икенчесенә күчеп, ризык ахырга кадәр эшкәртелеп бетми. Аксымлы ризык ашказанында...
    1024
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:56
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мөрәҗәгате
    "Кадерле ханымнар һәм туташлар! Сезне чын йөрәктән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып...
    0
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:35
    Хатын-кызларның ирдәүкәләнүенә заман гаеплеме?
    Алдан ук әйтеп куйыйк: бу язмабыз белән тормыш йөген җилкәсендә тартып барган, чын мәгънәсендә көчле ирләрнең бәясен төшерергә теләмибез. Чын хатын-кыз булган гүзәл затларыбызның да кәефен бозасы килми. Тик ирләрнең көчсезләнүе, хатыннарның паравоздан алда йөгерү сәләтләре артканнан-арта баруы, кызганычка каршы, инде закончалык кебек. Кем баш, кем муен? Ни өчен рольләр...
    1273
    0
    0
  • 8 март 2015 - 05:51
    Гөл чүлмәген үзебез ясыйбыз
    Моның өчен безгә зур булмаган калай чиләк, штукатур катнашма, монтаж сеткасы, диңгез ташлары, плитка араларын ышкый торган катнашма кирәк була. Чиләкне алабыз да төбенә гөл чүлмәгенеке кебек тишек тишәбез. Чиләкнең диварларына, шпатель ярдәмендә, 0,4-0,6 мм калынлыкта штукатур катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә монтаж сеткасын ябабыз да аз гына батырып куябыз. Сетка...
    635
    0
    0
  • 8 март 2015 - 05:02
    Шагыйрь Рифат Сәлахтан 8 март күчтәнәче
    Кемдер тәрәз шакый... Март бугай ул. Күңелдә дә яңа яз туа. Сез нәкъ шушы җылы язлар кебек Сөйкемле дә, яшь тә, назлы да. Сез - дөньяның яме, хатын-кызлар, Бөтен гөлләр сезгә - алыгыз. Язгы кояштан да якты булып, Балкыбрак йөргән чагыгыз. Сез - җиһанның яңа туган язы, Яз көнендә шуңа...
    484
    0
    0
Реклама