Шәһри Казан

25 март 2015 яңалыклары

  • 25 март 2015 - 14:25
    Минтимер Шәймиев: “Татарстан күрсәткечләре өчен югары бәя республикабыз өчен горурлану хисләре уята”.
    Бер көн элек, Владимир Путин белән Миңнеханов арасында булган очрашу нәтиҗәләренә Дәүләт киңәшчесе әнә шулай дип аңлатма бирде. Россия Президенты Татарстан күрсәткечләрен илдә иң яхшыларыннан дип бәяләде. - Биш ел элек без бөтен илгә хакимият белән цивилизацияле идарә итү үрнәген күрсәттек. Мин киткәч, Рөстәм Миңнеханов байракны үз кулына алды. Без...
    568
    0
    0
  • 25 март 2015 - 14:17
    “Яңарыш” барыбызны да бер эш тирәсендә берләштерде
    "Яңарыш" фонды төрле оешмалар һәм кешеләрне бер уртак эш - тарихны торгызу тирәсендә берләштерде, ул шуның белән уникаль проект. Фондның 5 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Тантана фойедан ук башланды дияргә буладыр, чөнки кунакларны оркестр һәм Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар тыюлыгындагы объектлар чагылдырылган...
    632
    0
    0
  • 25 март 2015 - 14:15
    Иртәгә Казан йортларында ут бетә
    26 мартта Казанның Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында вакытлыча ут бетеп торачак. Бу планлы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү белән бәйле. 8:00-17:00 сәгатьләрдә Вахитов районының Нариманов урамы 107, 127, Әхтәмов урамы 16, 18, 20 адреслары буенча ут булмаячак. Шул ук сәгатьләрдә электр уты Совет районының Самосыр бистәсендәге шәхси...
    513
    0
    0
  • 25 март 2015 - 14:12
    Владимир Путин: «Казан Париждан яхшырак!»
    Бу көннәрдә Казанда World Skills International оешмасы вәкилләре эшли: Казанның 2019 елда Һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар уздырырга әзерлеген тикшерә. Өченчекөн Мәскәүдә алар Россия Президенты Владимир Путин белән дә очрашты. Очрашуда вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
    510
    0
    0
  • 25 март 2015 - 13:11
    Рөстәм Миңнехановның биш еллык идарә чоры нәрсәсе белән истә калды?
    Гафур Зарипов, Лаеш районы фермеры: - Авыл хуҗалыгына карата якты караш сизәбез, фермерларның эшчәнлекләре дә яхшырды. Мин моны үзем генә түгел, авыл халкы күзлегеннән чыгып әйтәм. Татар эшмәкәрләре җыенында республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди программалар барлыгын ишеткәч, эшмәкәрләр, безнең Татарстанда яшисебез килә, диде. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә Татарстанны һәм авыл...
    540
    0
    0
  • 25 март 2015 - 12:53
    Кариевлылар Төркиягә җыена
    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Төркиядә төрек телле театрлар арасында узачак Халыкара фестивальдә катнашырга ниятли. Алар анда "Айрыз Батыр" спектакле н күрсәтергә җыеналар. Спектакль "Коркут бабай китабы"төрки эпосына нигезләнеп язылган. Авторлары − Ренат Әюпов һәм Ркаил Зәйдулла. Әсәр "ТӨРКСОЙ"ның ел саен уздырыла торган "Меңләгән авазлар һәм...
    555
    0
    0
  • 25 март 2015 - 12:51
    Доллар һәм евро төшә
    Россия валютасы доллар һәм еврога бәйлелеген дәвам итә. Мәскәү биржасында доллар 56,84 сум, ә евро - 62, 23 сумннан гыйбәрәт. Әле бер ай элек кенә америка валютасы өчен 62, 85 сум, ә евроныкына 71, 33 сум бирәләр иде. Бүгенге көндә доллар курсы 58, 77 сум, ә евро 64, 34 сумны...
    591
    0
    0
  • 25 март 2015 - 12:17
    Волонтерлар транспортта бушка йөриячәк
    Казанда 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр барачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында волонтерлар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк. 2013 нче елгы Универсиада вакытында да мондый чара гамәлгә кертелгән иде. Ул чакта иртәнге 4 тән алып, төнге 12гә кадәр автобус һәм трамвайда шәһәрнең теләсә кайсы районына барырга мөмкинлек...
    547
    0
    0
  • 25 март 2015 - 12:05
    Фатирларны арзанрак бирергә җыеналар
    Татарстанның Дәүләт торак фонды фатирларны арендага 30 процентка арзанрак бәя белән бирергә уйлый. Шул нисбәттән, Татарстанның һәрбер район үзәгенә 10-30 фатирдан торган берәр арендалау йорты төзергә исәплиләр. Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, бу фатир арендалауга чын ихтыяҗны күрсәтәчәк. Әлегә Казанда мондый йортларга артык зур сорау юк....
    565
    0
    0
  • 25 март 2015 - 11:25
    Үзең ясаган кадерлерәк
    Карауҗага кайткан саен, авыл халкының уңганлыгына, тырышлыгына сокланып киләм мин. Балта осталары Каюмовлар гаиләсе дә авылның бер бизәге.
    567
    0
    0
  • 25 март 2015 - 09:01
    Читекне дә Кытайдан кайтартмабызмы?
    Казанның Бауман урамында нинди генә сувенир кибетләре юк! Ә кибетнең эченә керсәң, бөтенләй дә күзләр камаша башлый. Әмма алар арасында кулдан эшләнгән әйберләрне очратуы гына икеле. Ник дигәндә, Татарстандагы сувенирларның шактые Кытайдан эшләтеп кайтартыла. Ә нәрсәнең кулдан эшләнелгән, нәрсәнең Кытайда ясалган товар икәнен аермаучы туристлар өчен бу кара урман кебек...
    594
    0
    0
  • 25 март 2015 - 08:30
    Язмышны бозган ялгыш
    Кеше язмышлары күбесе утлы күмер ­ кебек... Бу вакыйгаларга шактый вакыт узса да, ­Гөлия тарихын язарга булдым. Гөлия белән Марат күрше авыллардан. Берсен-берсе яратып өйләнешәләр. Шәһәрдә матур гына тормыш итә башлыйлар. Авылга кунакка кайт­канда, башта Гөлияләр авылы аша узасы булгач, беренче шунда туктыйлар. Ә Маратның әти- әнисенә бу ошамый, «Марат...
    2517
    0
    2
  • 25 март 2015 - 08:28
    Ел укучысын сайладылар
    Ел укучысы-2015" шәһәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Быел бу исемгә Казанның Яңа Савин районы 7нче лицей-интернат укучысы Евгений Кива лаек дип таптылар. Беренче конкурста укучылар үзләре турында "Минем дөньяма рәхим итегез" дип аталган презентация тәкъдим иткән иде. Ә "Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы-2015" укытучылар осталыгы конкурсы җиңүчесе Наталья Смирнова...
    808
    0
    0
  • 25 март 2015 - 08:03
    Казанны тикшерәләр
    Кичә Казанга шәһәрнең 2019 елда үткәреләчәк WorldSkills Competition дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерү максатыннан WSI вәкилләре килде. Алар Россиянең һөнәри осталык буенча халыкара бәйгегә ничек әзерләнүен ачыклаячак. Бүген кунаклар Лаеш районында "WorldSkills Arena"ның күргәзмә үзәгенә капсула салу тантанасында катнаша. Шулай ук Казан Ратушасында WorldSkills Competition 2019 чемпионатын уздыру буенча кандидат-шәһәр буларак...
    591
    0
    0
  • 25 март 2015 - 07:29
    Рәхимҗан Саматов, пенсионер:
    - Мин чыгышым буенча Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан. Казанда 1968 елдан бирле яшим, шул вакыт эчендә шәһәр танымаслык булып матурланды. Озак еллар Казан артиллерия училищесында эшләдем. Элеккеге СССРдагы данлыклы училище иде ул, шуны бетерделәр. Моңа борчылдым, бетерү ансат ул, яхшы әйберне аны ничек тә саклап калырга тырышырга кирәк.
    536
    0
    0
Реклама