Шәһри Казан

20 июнь 2015 яңалыклары

  • 20 июнь 2015 - 13:48
    Казан һавасын Пермьдә тутыралар?
    Казанга килгән туристлар үзләре белән истәлеккә нәрсә алып китә? Интернетта уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, туристлар арасында иң популяр әйберләр исемлегенең башында чәк-чәк тора, икенче баскычта - түбәтәй белән шәмаил. Башкалага килүчеләр калфак, Казан мәчесе сувениры, шәһәр күренешләре төшерелгән магнит, брелок, кружка, «Рубин» футбол командасының кепка, шарфларын, Коръән, читек, курчакларны да яратып...
    582
    0
    0
  • 20 июнь 2015 - 11:46
    Чемпионат шоферлары дүрт телдә сөйләшә
    Татар, рус телләреннән кала, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты машина йөртүчеләре инглиз, француз, испан, немец телләрен дә су кебек эчә. Бу бернинди дә уйдырма түгел! Шоферларның телне генә түгел, машина йөртүне дә ни дәрәҗәдә камил белүен Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумында үз күзләрем белән күреп...
    616
    0
    0
  • 20 июнь 2015 - 10:51
    Каланча хикмәтләре
    Карасу авылында «СМАРТС-Казан» ябык акционерлык җәмгыяте радио­телефон элемтәсенең база станциясен төзергә җыеналар икән. Каланчасын урнаштырганнар да инде. Тик әлегә эшләтеп җибәрә алмыйлар. Авыл халкы, эшләүчеләрне каланча янында күрүгә, дәррәү кубып килеп җитәләр дә эшләргә ирек бирмиләр, куып җибәрәләр. Авылда шундый бер кәрәзле элемтә каланчасы бар инде. Анысы Карасуның икенче башында...
    563
    0
    0
  • 20 июнь 2015 - 08:32
    Ничек 100гә җитәргә?
    Хәзер, медицина алга киткән заманда, кешенең гомерен озайтырга мөмкин, ди белгечләр. Вакытында тиешле анализларны тапшырып, сәламәтлегеңне тикшертеп торсаң, күп кенә авыруларны вакытында ачыклап дәваларга, һәм хәтта 100 яшькә кадәр яшәргә була, имеш. Бию гомерне озайта Сания Габидуллинага 68 яшь, шуңа да карамастан, кызлар кебек әле ул, күз тимәсен үзенә. 40...
    598
    0
    0
  • 20 июнь 2015 - 06:39
    Ишелгән булса, күрсәтерләр иде
    Россиянең яңа тарихында пәйда булган беренче шәһәр - Ингушетия башкаласы Магаска 1994 елда нигез салынган. Шуннан бирле бездә яңа шәһәрләр салынганы юк, бары тик элекке бистәләргә генә шәһәр статусы бирелә. Шәһәр пәйда булу турында ничек сүз бара алсын - соңгы егерме елда Россиядә 20 меңләп авыл юкка чыккан, тагын 20...
    531
    0
    0
Реклама