Шәһри Казан

10 июль 2015 яңалыклары

  • 10 июль 2015 - 14:40
    Марат Кәбиров: "Ышаныч"
    - Гафу итегез... Шундый четерекле хәл... Ашыгыч рәвештә шалтыратыр­га кирәк иде... Бер генә минутка телефоныгызны биреп тора алмассызмы икән? Мин кызга күз йөгертәм. Матур гына. Авылдан килгән шикелле. Студент булырга тиеш. Күзләре мөлдерәмә. Кире каксам, елап җибәрер кебек. Ул кирәкле номерын җыя. Сөйләшә башлый. Аз гына читкәрәк китә. Иярүне яхшысынмый...
    696
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 13:39
    Казанны биектән күзәтеп булачак
    12 июль көнне 11.00 сәгатьтә Казанның иң биек йортларының берсе "Лазурные небеса" торак комплексында "Вертикаль буенча йөгерү" чарасы уздырыла.
    548
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 12:42
    Агачлар ялгыш киселгән
    Урицкий паркында төзекләндерү эшләре бара. Шул уңайдан анда авария хәлендәге картайган агачларны кисәләр. Кызганыч, шул чакта әлеге эшне башкаручы подрятчы оешма куркыныч тудырмаган, яшь агачларны да ялгышлык белән кискән. Хәзер әлеге агачлар урынына паркта 30 яңа агач утыртылачак. Фото: kazanfirst.ru
    611
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 12:10
    Министр балаларның җәйге ялы турында халык сорауларына җавап бирде
    Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Сораулар балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру белән бәйле иде. Министр белән очрашуга ки­лүчеләр арасында иҗтимагый оешма вәкилләре дә, лагерь җитәкчеләре дә, гади халык та бар иде. Питрәч районындагы «Бригантина» лагере җитәкчесе Сергей Тимонин лагерьга...
    659
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 11:30
    Гаилә бәйрәме зоопаракта дәвам итә
    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан башкалабызда нинди генә чаралар узмады.
    614
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 10:38
    Искәндәр Мәһдиев: «Һәр җөмләсе артыннан әти тавышы ишетелә»
    Күренекле язучы, Казан дәүләт университеты галиме, күпләрнең яраткан укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең безнең арадан китүенә 20 ел вакыт узды. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Америкадан кунакка кайткан улы, фәнни хезмәткәр Искәндәр Мәһдиев белән әтисе турында күңел түрендәге хатирәләрне барлыйбыз. - Искәндәр, сүзебезне «Әгәр бүген...
    1054
    0
    1
  • 10 июль 2015 - 10:25
    Шәһәр көненә бүләк – яңа сквер
    Совет мәйданында яңа төзекләндерелгән ял итү скверы булачак.
    623
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 09:08
    Бауманда сабын көбеге бәйрәме узачак
    Бу ялларда - 12 июльдә Казанда үзенчәлекле бәйрәм узачак.
    571
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 08:16
    Социаль ярдәм акчасын түләү тәртибе
    «ШК»ның «кайнар элемтә»сенә Чистайдан Габделхай абый Хәйретдинов шалтыратты. «80 яшенә җиткән кешеләрне караучыларга ай саен 1200 сум күләмендә социаль ярдәм түләнә, тик моның бер зур шарты бар икән: 80 яшькә җиткәннәрне беркайда да эшләмәүче һәм бернинди кереме булмаган кешеләр генә карый ала. 1200 сумлык ярдәм алу өчен ай саен бик...
    585
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 08:15
    Җылыта
    Җәйге челләдән соң тын да алырга да өлгермәдек, салкынча көннәр озакка сузылмады.
    543
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 07:04
    Азнакайда Габдулла Тукайга һәйкәл
    Бүген Азнакайның Тарсус паркы каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак.
    516
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 07:03
    Киләчәктә республикада елына 33 миллион тонна нефть чыгармакчылар
    Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә 15 нче тапкыр Татарстан нефть саммиты узды
    662
    0
    0
  • 10 июль 2015 - 06:25
    Әтнә яклары Ары пирогы, байлар урамы, алтын эзләүчеләре, талбишекләре белән дан тота (ФОТО)
    Җәй көне авылда иң рәхәт вакыт - көтү кайткач. Көн кызуы белән бергә көне буе кайнаган эш тә бераз сүрелә төшә. Терлек, кош-кортлар абзарда үз урыннарында, бакчага сулар сибелгән, сөт базга төшкән, кичке аш ашалган. Беренче булып урамга сәпиткә атланып малайлар чыга, аннан соң кызчыклар. Бераздан:«Теге малай кая китте соң...
    633
    0
    0
Реклама