15 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
15 гыйнвар 2017 - 09:25Узган ел Казанда иң төп вакыйга нәрсә булган?"Superjob" тикшеренү үзәге 2016 елда казанлылар өчен иң истә калган вакыйгалар исемлеген төзегән. Аның нәтиҗәсендә кала халкы спорт һәм мәдәният чараларына өстенлек бирә икәне ачыкланган.
-
15 гыйнвар 2017 - 09:19Илназ Баһ: «Гаиләдә эш бүлешмибез»Ноябрь ахырында «Пирамида» концертлар залында Илназ Баһның «33 яшькә - 33 җыр» дип исемләнгән тамашасы узды. Аның бай репертуарына, ишле гаиләсенә карап, бер дә 33 яшь бирмәссең. Җитез, уңган һәм тырыш ул.
-
15 гыйнвар 2017 - 08:58Юбилей күргәзмәсе күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, республика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин,...
-
15 гыйнвар 2017 - 08:46Рөстәм Миңнеханов: “2018 елгы Президент сайлауларына бүгеннән әзерләнә башларга кирәк”Кичә Казанның "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVI конференциясе булды. Биредә партиянең төбәк бүлеге соңгы дүрт ел эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.
-
15 гыйнвар 2017 - 08:23Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләре башлана16-18 гыйнвар көннәрендә Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга килә.
-
15 гыйнвар 2017 - 08:04Карабодай оны нерв системасын ныгытаКарабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый. Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз. Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер...
-
15 гыйнвар 2017 - 07:58“КАМАЗ-мастер” кабат җиңүчеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер" командасын "Дакар-2017" халыкара ралли марафонында җиңүе белән тәбрикләде.
-
15 гыйнвар 2017 - 07:37Аксубайлылар үзләрен Казанда күрсәттеТатарстанның «ак төбәге»ннән килгән кадерле кунакларын Казаныбыз ак карлардан келәм җәеп каршы алды. Милләтебезгә, халкыбызга тугры егет-кызлар үстереп биргән Аксубай районы халкын башкалабыз шулай зурлады.
-
15 гыйнвар 2017 - 07:26Муса Җәлил оныгы яшьләр симфоник оркестрында чыгыш ясадыКичә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры V юбилей сезонын ачты. Программаның кадерле кунагы буларак Муса Җәлил оныгы да чакырылды. Ул солист буларак Антонио Вивальдиның "Ел фасыллары"ны өзеген уйнады.
-
15 гыйнвар 2017 - 07:14Адашу (Уены-чыны бергә)Безнең бабайлар, карурманнарда адашып: «Урман эчләрендә урман - керсәм, чыгалмам инде», - дип чарасызлыктан җырлаган булсалар, безгә - бүгенге заман кешеләренә, адашыр өчен Интернет челтәре дә җитә. Үз башымнан кичмәсә, мин моңа ышанмаган да булыр идем...
-
15 гыйнвар 2017 - 07:07“Шәймиев Тартарияне эзли”Россия 1 каналында Татарстанның беренче Президенты турында фильм төшергәннәр.