Аллаһының рәхмәте, майлар да үтте, елның иң күркәм, сагынып көткән җәй чорлары да килеп җитте. Кешелекнең иң борынгы кәсепләреннән булган игенчелек эшләре, бакча мәшәкатьләре кызганнан-кыза бара. Шулай шул, көзен уңыш алыйм дисәң, язын мич башында ятып булмый, җиң сызганып сөрергә, чәчәргә кирәк.
Аллаһ насыйп итсә, җир куенына кергән бөртек, күктән иңүче илаһи көчләр белән терелер, шытып җир өстеннән күтәрелер. Әкрен генә аның яшел сабагы, яфрак-ботаклары пәйда булыр, ниһаять, ул чәчәк атар һәм көткән җимешләрен бирер. Җир эше җиде кат тиреңне чыгарса да, кечкенә бөртекне үстереп, җимешен насыйп итү - бер Аллаһ кулында. Корыган-кипкән орлыкны терелтеп, аны җирдән өскә чыгарырга, яшел яфракларын тезәргә, хуш исле, матур чәчәкләрен аттырып, тәмле җимешләрен бирү беребезнең дә көчебездән килми. Ярты бәрәңгене чыгарып күмәбез, көзен шуннан ярты чиләк өмет итәбез. Шуңа күрә, без үстердек, дип мактанышып утыручыларны Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Без үстердек, димәгез, утырттык, эшкәрттек, диегез, чөнки сез түгел, Аллаһ үстерә», - дип дөресләде. Җир өстендә михнәт күреп, күпме генә хезмәт кылсаң да, эшнең нәтиҗәсе Аның кулында икәнен белергә, Аннан көтәргә, изге догада булырга кирәк. Раббым безгә хәерле җәйләрен, вакытында кояшларын, вакытында шифалы яңгырларын насыйп итсен.
Елларыбыз фасылларга бүленгән кебек, кеше тормышында да үзенә күрә салкын кышлары, эссе җәйләре, язлары һәм көзләре килә. Олыгайган көнеңдә уңышны мулдан җыярга теләсәң, яшьлек көннәреңдә җиң сызганып җир сөрергә, тырышып чәчәргә кирәк. Халкыбыз: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», - ди. Көзен мулдан икмәк җыяр өчен, язын орлыкның яхшысын сайлый. Игенчелек эшендә бу кагыйдәләрне яхшы аңлыйбыз кебек, әмма тормышта бу нәрсәләргә төшенү күпкә катлаулырак. Еш кына кешеләр башларына хәсрәт төшкәч, яшәүнең тәме киткәч, мәчеткә киләләр. Бервакыт бер егет килеп: «Эштән киттем, хатын белән аерылыштым, йокы качты, ризык үтми, яшисе килми... Никләр мине Аллаһ җәберли?» - дип, моң-зарларын сөйләде. Аннан: «Сиңа ничә яшь?» - дип сорадым, ул: «Утыз тулды», - ди. «Ә син ун ел элек, дусларың белән подъездда сыра эчеп, иртәнгә кадәр кычкырышып, көлешеп утырганыгызны хәтерлисеңме?» - дим. Ул: «Бәлки, булгандыр инде», - ди. Әлбәттә, булган, яшь чакта әллә ниләр була әле ул.
- Сез кәеф-сафа кордыгыз, ә ишек артында әби белән бабай төне буе йоклый алмый иза чикте. Булдымы шул хәл?
- Бәлки, булгандыр.
- Артыгыздан бөтен чүбегез өелеп калды: шешәләр, төкерекләр... Өстәге катта яшәүче бер кеше җәяү баскычтан төшәргә булды һәм сезнең шул шакшыларыгызга юлыкты, бөтен кәефе кырылды. Ул бит ай саен чиста баскычлар өчен акча түли. Анысы булдымы?
- Бәлки, булгандыр.
- Идән юучы апа килеп, сездән калган нәрсәләрне күреп, күңеле рәнҗеде.
- Бәлки, булгандыр.
- Кешенең менә шул «бәлки»ләре еллар буена шактый җыела. Кеше гөнаһын тиз оныта, ләкин алабута орлыклары акрын гына җир куенына төшеп бара. Җирдә яткан орлык Раббысыннан әмер көтә. Көннәрдән бер көнне, иң уңайсыз вакытта, орлык юл уртасында тишелеп чыга... Укуы тәмам, эше табылган, чибәр кызны эләктергән, әти-әни машинасын да алырга булышкан. Рәхәтен күреп яшә генә... Ләкин, эштән киткән, гаиләсе таркалган, күзгә йокы керми, йөрәк сызлана, күңелдә ут кайный... Гадәттә, үз бакчаңда үскән яшелчәне ашау куаныч булса да, үз кулың белән чәчкән чүп үләннәрен тату, ай-һай, авыр. «Яшьлек - диваналыкның бер ботагы», - диелә хәдистә. Күпме яшь егет һәм кызларыбыз үзләрененең язларын файдасыз эшләрдә үткәреп, тормыш чәчүлегенә күпме чүп үләннәре чәчеп өлгерә. Соңыннан гомер буе шул алабута, шайтан таякларын йолкый-йолкый хәлләре бетә, бармаклары суела, билләргә кан сава... Ярый ла бәласе үзенә генә төшсә, күпләрнең чәчкәне бала-оныгының да башына җитә.
Аллаһ кешегә сайлау иреге бирде: ике кул, ике кулына ике орлык салды: берсендә чүп-чар, икенчесендә изгелек. Бодай-арышны утырткач, аны һәр заман тәрбияләп, саклап торырга кирәк. Ә чүп үләне әрсез нәрсә, бармак араларыннан сизелмичә шуып төшә дә көтмәгәндә калкып чыга. Әмма, дөньяда да, ахирәттә дә җимешләрнең хәерлесен ашарга теләгән кеше, авыр булса да, бөртекнең яхшысын гына чәчәргә тиеш.
Язын алабута чәчеп, көзен бодай җыеп булмый.
Комментарийлар