16+

Аллаһның Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән рәхим-шәфкате

Болгар шәһәренең "Ак мәчет"ендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чараларының иң зурысы үтте. Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасына Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты. Ислам диненең бер генә дә кимчелеге юк Коръән уку белән башланган бәйрәм Дагыстаннан килгән «Нәшидүл Ислам» төркеме, җырчы Раяз Фасыйхов,...

Аллаһның Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән рәхим-шәфкате

Болгар шәһәренең "Ак мәчет"ендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чараларының иң зурысы үтте. Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасына Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты. Ислам диненең бер генә дә кимчелеге юк Коръән уку белән башланган бәйрәм Дагыстаннан килгән «Нәшидүл Ислам» төркеме, җырчы Раяз Фасыйхов,...

Болгар шәһәренең "Ак мәчет"ендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чараларының иң зурысы үтте. Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасына Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты.

Ислам диненең бер генә дә кимчелеге юк

Коръән уку белән башланган бәйрәм Дагыстаннан килгән «Нәшидүл Ислам» төркеме, җырчы Раяз Фасыйхов, Россия ислам институты шәкертләренең гарәпчә һәм татарча башкарган нәшидләре, мөнәҗәтләре белән дәвам итте. Мәүлид ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Мәүлид көнен инкарь итүчеләр дә бар.

- Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең игелекле үгет-нәсыйхәтләре, хәдисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе - безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате. Аллаһ безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) - Аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы, - диде Татарстан мөфтие.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, бәйрәм чарасы Болгарда гына түгел, республиканың һәр шәһәр-районнарында уздырыла. Әлеге чаралар, Мөхәммәд пәйгамбәр үрнәгендә, ислам диненең иң чиста-саф дин булуын төшендерергә ярдәм итә.

- Соңгы вакытта ислам диненә пычрак атучылар да табыла, хакыйкатьтә бит ул иң чиста дин, аның бер генә дә кимчелеге юк. Бүген яшьләребезгә мәктәптә Пәйгамбәребез турында бик аз мәгълүмат бирелә. Алар Наполеонның, Македонскийның кем икәнен белергә мөмкиннәр, ә дөньяның иң мәшһүр йөз кешесе арасына кергән Мөхәммәд Пәйгамбәрне белмиләр. Аны бу дөньяга нәрсә өчен килүен, күркәм холкы-әдәбен белсәләр, ислам динен яхшырак аңласлар, төрле радикал агымнарга кереп китмәсләр иде, - ди казый.
"Болгар ислам академиясе" дип аталачак
Мәүлид бәйрәмендә катнашкан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев изге Болгар җиерндә Россия ислам белеме үзәге төзеләчәген, аның ахыргы проектын 20 гыйнварда караячакларын әйтте.
- Ул заманча, уку өчен дә, ял итү, эшләү өчен дә уңайлы, матур бина булачак. Бинаны "Ак мәчет"нең сул ягында салу планлаштырылды. Әлеге уку йортын бөтен дөньяга билгеле булырлык итеп танытасы килә. Анда иң яхшы галимнәрне чакырырга, сәләтле яшьләрне хәзердән үк барлый торырга кирәк. Болгар ислам академиясен төзү - XVII-XVIII гасырларда бөтен ислам дөньясына билгеле булган татар дин әһелләренең рухи мирасын торгызу ул. Академиянең рәсми исемен дә билгеләдек, ул "Болгар ислам академиясе" дип аталачак. Русча да шулай яңгыраячак, - диде Минтимер Шәймиев.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә бер яңалык җиткерде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны ул Россиянең баш мөфтие вазифасына тәкъдим итәргә ниятләвен әйтте. Әлеге мәсьәлә май аенда булачак съездда хәл ителәчәк, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading