Шәһри Казан

Аллаһы Тәгаләдән яшерә алмыйсың

Безнең татар халкы элекке елларда балалар үсеп, буйга җиткәч, башлы-күзле итү турында кайгырта торган булган. Балаларының нинди нәсел баласы белән аралашуын белеп торган. Нәсел-нәсәбен белеп кыз биргән, ул өйләндергән. Таза-нык, ишле гаиләләр күп булган элек. Йорт саен 8-10ар бала. Менә мин үзем дә ишле (11 бала, әлхәмдүлилләһ, барыбыз да исән-саулар)...

Реклама

Безнең татар халкы элекке елларда балалар үсеп, буйга җиткәч, башлы-күзле итү турында кайгырта торган булган. Балаларының нинди нәсел баласы белән аралашуын белеп торган. Нәсел-нәсәбен белеп кыз биргән, ул өйләндергән. Таза-нык, ишле гаиләләр күп булган элек. Йорт саен 8-10ар бала. Менә мин үзем дә ишле (11 бала, әлхәмдүлилләһ, барыбыз да исән-саулар) гаиләдә үстем. Үсеп мәктәп тәмамлаганыбыз шәһәргә китеп урнаша барды. Барыбыз да әти-әни фатихасы белән укыдык, тырыштык. Аларның йөзенә кызыллык китермәдек, Аллага шөкер. Без әти-әниле, тигез-матур гаиләдә үсүебез белән чиксез горурланабыз. Арада гаиләсе белән аерылышып, анда-монда сугылып йөрүчебез дә юк. Белеп әйтәләр: җәмгыятьнең төзеклеге-тотрыклылыгы яхшы гаиләдән бит ул.
90 нчы еллардан башланган болганчык заман татар гаиләсенә дә тискәре йогынты ясады шул. Эшсез калган ир-атлар эчүгә сабышты, хатын-кызлар әхлаксызлыкка юлыкты. Бу әхлаксызлык бүгенгесе көнгә кадәр дәвам итә әле. Ата-улны, ана кызны белми торган әллә нинди заманда яшибез. Нәсел җебе өзелде, туган-тумачалык онытыла, сүрелә башлады. Яшь кенә кызлар тормыш чарасызлыгыннандыр, күрәсең, әтиләре яшендәге ир-атлар белән тормыш корып карыйлар, алай да булмаса, трассаларда, фәхешлек йортларында көн күрәләр. Әйтерсең җаһилият заманына әйләнеп кайттык. Хәтта дини кешеләребез арасында да әхлагы чамалылар байтак хәзер. Югары даирәдәге кайбер дин әһелләре арасында да үз гаиләләрен ташлаучылар бар. Әле андыйлар, авызларыннан төкерек чәчә-чәчә, вәгазь сөйлиләр. Арабызда яулык бөркәнеп, ирләрне аздырып, гаиләсеннән аеручы фахишәләр күп. Үземнең бер якын туганым шундый хәлгә дучар булды. 15 еллар элек 25 ел бергә яшәгән хатынын, 3 баласын калдырып, аерылышты. Берникадәр вакыттан соң, икенче бер хатын белән яши башлады. Аның белән көйләнеп, әйбәт кенә торганда, эш буенча, яулыклы, намаз укучы хатын белән танышты бу. Шул хатын, озак та уйлап тормастан, туганымны икенче хатыныннан аеру бәхетенә ирешеп, аның белән үзе яши башлады. Ул да ике кызы белән иреннән аерылган икән. Бу мәхәббәт кыйссасы бик озын. Эчкә кермичәрәк, шуны гына гыйбрәт итеп язасым килә. Туганымның өченче хатыны икенче кызын никахлап, Коръән-хафизга кияүгә биргән иде. Биш-алты ел чамасы яшәгәннән соң, Коръән-хафиз 2 баласы белән хатынын әнисенә кире кайтарды. Мин ачык кына аерылышу сәбәбен белмим. Кияү дигән кеше хатынында әнисенең чалымнарын шәйли башлаган, диделәр. Әтисенә охшатып - улын, әнисенә охшатып кызын коч, дип әйтәләр бит. Төрле ялган, мәкерле эшләребез үзебезгә үк әйләнеп кайта ул. Аллаһы Тәгалә бар. Ул күңелебез түрендәге иң яшерен ниятләребезне дә күреп, белеп тора бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: