16+

Ашар өчен яшим яки яшәр өчен ашыйм?..

Аллаһның хикмәтле бер карары белән Адәм балалары ризыкка, туклануга мохтаҗ булып яратылганнар.

Ашар өчен яшим яки яшәр өчен ашыйм?..

Аллаһның хикмәтле бер карары белән Адәм балалары ризыкка, туклануга мохтаҗ булып яратылганнар.

Кешенекен генә түгел, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр кебек башка тере мәхлукларның ризыклануын да Яратучы билгеле бер тәртипкә куйган: һәр җәнлекнең үз ризыгы һәм аңа ирешү юллары бар... Аерма шунда гына: бу дөньяга сынау өчен җибәрелгән Адәм баласы туклануы буенча да сынала һәм шушы ихтыяҗын Раббысы күрсәтмәләрен истә тотып канәгатьләндерергә тиеш. 

Хайваннардан рухи сыйфатларга ия булуы белән аерылып торган кешегә ризык мәсьәләсендә нинди таләпләр куела соң? Беренче таләп – ризык биргән Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү. Дөрестән дә, әгәр Аллаһ Раббыбыз тиешле һава шартлары бирмәсә, әйтик, яңгыр яудырмаса, җир йөзен кояш җылысы белән җылытмаса, басу-кырларыбызда, бакчаларыбызда берни үсмәс иде, малларыбыз ач калып көрәймәс һәм безгә файда китермәс иде. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә болай ди: “Кеше үз ризыгына (бер) карасын (да, бераз уйлансын). Без суны мул итеп коеп яудырдык. Шуннан соң җирне яру белән ярдык һәм анда иген үстердек; йөземнәр һәм яшелчәләр... зәйтүн һәм хөрмәләр... куе бакчалар... җиләк-җимеш һәм печәннәр үстердек. (Боларның һәммәсен дә Без) сезгә һәм мал-туарларыгызга файда булсын дип бар иттек”. (“Габәсә” / “Йөзен чытты” сүрәсе, 24-32 аятьләр). 

“Бәкара” сүрәсенең 172 аятендә исә болай диелә: “И иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган пакь (хәләл) нәрсәләрне ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез”. Димәк, ашау мәсьәләсендә Адәм баласына куелган икенче таләп ул – ризыкның хәләл булуы. Ислам динендә шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән һәм тыелган ризык бар. Шушы сорау буенча Коръән-Кәримдә шундый аңлатма бирелә: “Аллаһ сезгә үләксә, кан, дуңгыз итен һәм Аллаһтан тыш башка исем әйтелеп чалынганны гына хәрам кылды” (“Бәкара” / “Сыер” сүрәсе, 173 аять). Галимнәр белдерүенчә, ашалган хәләл ризык кешене гыйбадәткә, изгелек эшләүгә этәрсә, хәрам ризык әдәп-әхлак кысаларыннан тайпылдырып, кешене ямьсез, хәтта гөнаһлы гамәлләр эшләргә этәреп тора. Ашказанын хәрам белән тутырган кешенең җаны карала, шул сәбәпле аның әхлакый дәрәҗәсе, гадәттә, түбән төшә.

Мәгълүм булганча, ислам динендә чисталыкка бик зур игътибар бирелә. Ризык мәгънәсендә дә чисталык – мөселманнар алдына куела торган катгый бер таләп. Аш-су әзерләнгән урын, әзерләүченең куллары, киеме, савытлары һичшиксез чиста булырга тиеш. Ашаучылар исә табын алдына кулны сабын белән юып утырырга тиеш.

Дүртенче таләп – ашар алдыннан “Бисмилләәһиррахмәәниррахим” дип әйтеп, Аллаһны зикер итү. Моның турында пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Ризыкка тотынганчы, һәммәгез дә Аллаһы Тәгаләне искә алсын. Әгәр кемдер ашар алдыннан Аллаһ исемен әйтергә онытса, моны искә төшерү белән “Бисмилләәһи фи әүввәлиһии үә әәхыйриһии” (Аллаһ исеме белән башыннан алып ахырына кадәр) дип әйтсен” (хәдис Әбү Дәүд һәм Тирмизи җыентыкларында китерелә).

Мөселманнарга хас булырга тиешле ашау әдәпләреннән – уң кул белән ашау һәм эчү. Ибне Гомәр исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итүе буенча Аллаһның рәсүле (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) болай дигән: “Берегез дә сул кул белән ашамасын һәм эчмәсен, чөнки сул кулы белән шәйтан ашый һәм эчә” (хәдис Мөслим җыентыгында китерелә). Бу кагыйдә сулагай кешеләргә дә кагыла: башка эшләрне сул кул белән башкарсалар да, ашарга һәм эчәргә алар уң кул белән өйрәнергә тиеш. Әлбәттә, ниндидер авыру яки җәрәхәтләнү сәбәпле уң кул белән ашау мөмкин булмаса, вакытлыча сул кул белән дә ашарга ярый. 

Аллаһның ахыргы илчесе өйрәтеп калдырганча, ризыкны бик эссе һәм бик салкын килеш ашарга ярамый. Шулай ук кайнар ризыкка өрү дә тыела.
Мөселманнар өчен ашауга кагыла торган тагын бер таләп – ризыкны яманламау. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенә бирелгән тәгам турында “тәмле түгел икән”, “бу миңа ошамый” дип беркайчан да әйтмәгән, ризыкны да, аны әзерләүчене дә ачуланмаган, ошатмаса – берни әйтмичә ашамаган гына.

Шәригатебездә каралганча, ризыклану белән бәйле тагын бер шарт ул – ашап бетергәннән соң дога кылу, ягъни шөкер сүзләре әйтеп, Аллаһка рәхмәт белдерү. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) ашаганнан соң, гадәттә: “Әлхәмдү лилләәһилләзии әт(ы)гәмәнии вә сәкаании вә җәгәләнии минәл мүслимииин” (“Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселманнардан кылган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булсын”, − дип дога кылган.

Ислам дине буенча ялгыз ашап утыруга караганда якыннарың, гаилә әһелләре яисә кардәшләрең белән ризыклану хәерлерәктер. Бу хакта хәдисләрнең берсендә болай диелә: “Бергә җыелып һәм Аллаһ исемен әйтеп (җәмәгать белән) ашасагыз, шул ризык сезнең өчен бәрәкәтле булачак” (хәдис Әбү Дәүд, Ибен Мәҗҗә һәм Әхмәд җыентыкларында китерелә). Моның турында тагын шундый фикер дә бар: мөселманнар бергә җыелып ашасалар, ашалган ризыклары авыруларына шифа булыр...

Ислам динендә җәмәгать белән ашауның кайбер кагыйдәләре дә бар.
• Олылардан (яки мәҗлестә булган дәрәҗәлерәк кешеләрдән) алдарак ашый башламаска кирәк. Бу олыларга һәм дәрәҗәле кешеләргә хөрмәт белдерү максатыннан шулай эшләнә.
• Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм өйрәткәнчә, мәҗлестә үз алдыңда торган ризыкны гына алырга кирәк, чөнки ераграк торган ашамлыкка өстәл аркылы үрелү әдәпсезлек булып санала.

• Бергә ашаучы мөселманнарга дөм сөйләшмичә утыру да яхшы түгел. Аллаһны зикер итү сүзләрен кулланып, әдәп кысаларыннан чыкмыйча тыныч кына аралашу күркәм гадәтләрдән санала.
• Ризыкны татып карау белән кунак булган кеше шул ризыкны мактап алса, яхшы була.
• Әгәр мәҗлестә кемдер бик аз ашаса, аны артык кыстамаска кирәк, чөнки ул кешенең аз ашавы аның сәламәтлеге белән бәйле булырга мөмкин. Һәрхәлдә “ашагыз, ашагыз инде” дип дәшү өч тапкырдан артык булмаска тиеш.

• Җәмәгать белән ашаганда башкаларның күпме һәм нәрсә ашаганын күзәтеп утыру әдәпсезлек булып санала.
• Күмәк табында башкаларның күңелен кайтарырлык гамәлләр кылу, әйтик, каты тавыш белән төчкерү, борын казу, теш актару һ.б. шулай ук әдәпсезлек була.
• Ризык әзерләү – вакытны һәм тырыш хезмәтне таләп итә торган мәшәкатьле бер эштер. Шуңа күрә мәҗлес ахырында ризык әзерләүчеләргә рәхмәт белдерү, “Аллаһ сездән разый булсын” дип әйтү – ашау әдәпләреннән санала.

Шәригатькә нигезләнеп ашау тәртибендә ризыкны исраф итмәүгә бик зур әһәмият бирелә. Тотнаклылык һәм чама хисе мөэмингә хас булган мөһим сыйфаттыр, ә ризык мәсьәләсендә бу аеруча игътибар үзәгендә булырга тиешле нәрсә. Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф итмәгез. Ул (Аллаһ) исрафчыларны сөйми” (“Әгъраф” / “Киртәләр” сүрәсе, 31 аять). “Исраф” төшенчәсен “әрәм итү” дип аңларга кирәктер, ягъни ризыкны ашап бетермичә аны чүпкә ташлау, кирәкледән артык әзерләп боздыру һәм башкалар. Ризык ашалмыйча калган икән, аны малга, эткә, мәчегә яки тавыкларга бирү исрафтан саклануның бер юлыдыр.

Әмма ризыкны чамадан тыш күп итеп әзерләүдән дә, артык күп ашаудан да тыелып торырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм заманында яшәгән Харис ибне Кәлдә исемле табибның шундый гыйбрәтле фикерне әйтеп калдыруы билгеле: “Аш казаны – авырулар йорты, ә чама тойгысы белән ашау – барлык дәваларның башлыгы”. Бу нисбәттән рус язучысы А.П. Чеховның бер фикере искә төшә. Ул болай дигән: “Табын алдыннан ач килеш торгансыз икән – сез тукландыгыз. Тамакны туйдырып торсагыз – сез артыгын ашагансыз. Ә инде “артык күп ашаганмын” дигән уй белән торасыз икән – сез агуландыгыз”. Бер хикмәт иясенең шаярыбрак: “Кайберәүләр калак һәм чәнечке белән үзенә кабер казый”, – дип әйтүендә дә мәгънә юк түгелдер. Һәрхәлдә, бүген мондый фикерләр үз актуальлеген югалтмады, һәм кайбер табибларның: “Кеше хәзер ашап үлә”, – дип әйтүләре дә очраклы түгелдер.

Әйе, яңа гасырда ашау мөмкинлекләре шактый күбәйде: табыннарыбыз ашамлыклардан сыгылып тора, кеше инде бер төрле генә ризыктан канәгать түгел. Әмма ризык белән бергә чирләр дә артты, һәм бу – тән авырулары гына түгел, җан сырхаулары да... Тормыш раслаганча, артык туклану, нәфескә ирек биреп аны узындыру шикле, хәтта тыелган гамәлләрне кылуга этәрә. Шуңа күрәдер гасырлар дәвамында кешеләр үзләренә “ашауның асыл-максаты, төп нияте нәрсәдән гыйбарәт соң?” дигән сорау биргәннәр.

Сократ кебек безнең эрага кадәр яшәгән акыл иясе дә җәмәгатьчелеккә: “Мин ашар өчен яшәмим, мин яшәр өчен ашыйм”, – дип белдергән. Бүгенге җәмгыять тормышында да ашау мәсьәләсе тормышыбызның үтә дә мөһим аспектларыннан санала. Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан икән, ашамыйча чыннан да яшәп булмый. Шулай да мөселманнар өчен ашауның төп асыл-мәгънәсе шундый фикердә чагылырга тиеш: “Без яшәр һәм Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен ашыйбыз”. Ләкин чынбарлыкта алай килеп чыгамы соң? Кызганычка, күпләрнең ашау, ризык табу һәм әзерләү хакындагы уй-фикерләре көннең төп максатына әверелеп, көндәлек ниятләре фәкать карынны гына кайгырту белән бәйле мәшәкатькә, дөньяви ыгы-зыгы һәм чабуга кайтып кала. Андый кешенең күңеле ката, тәне ялкаулана, зиһене зәгыйфьләнеп, белем алудан, хикмәтне кабул итүдән бизә, калебендә мохтаҗларга карата булырга тиешле миһербанлык хисенә урын калмый. Ә бит төптән уйлап карасак, бездә булган ризык кына түгел, шушы ризыкны табу һәм ашау мөмкинлеге, сәламәтлек, тыныч тормыш – болар барысы да Аллаһы Тәгалә безгә бүләк иткән олы нигъмәтләр.

Адәм балалары “бәрәкәт” дигән төшенчәне дә һәрдаим истә тотарга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм өйрәткәнчә, кеше ризыкның күләме белән түгел, ә бәрәкәтле булуы белән туклана. Ә бәрәкәтне фәкать Аллаһы Тәгалә генә бирә. Шуңа күрә ризыклануда, гомумән, тормышыбызда бәрәкәткә ирешер өчен иң элек Аллаһ риза булырдай итеп гамәл кылу кирәклеген онытмасак иде.

Иманлы кеше Раббысына һәрвакытта да рәхмәтле булырга тиеш. Ә рәхмәтебез иң элек гыйбадәт кылуыбызда чагыла. Югарыда инде билгеләп үтелгәнчә, ашау-эчү кебек гадәти көндәлек мәшәкатебез дә гамәл дәфтәребезгә әҗер-савапка ия гыйбадәт буларак язылырга мөмкин, чөнки тормышыбыздагы башка мәсьәләләрне хәл иткән кебек, ислам дине ашау мәсьәләсен дә көйли. Иң мөһиме – онытмыйк: акылга ия булган иманлы кешеләр ашар өчен яшәми – алар Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга өмет итеп Аңа гыйбадәт кылып яшәр өчен ашый. Ашаган ризыкларыбыз шифалы, файдалы, бәрәкәтле булсын!

Ришат хәзрәт Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading