16+

ОМС полисын алыштырмакчы булып, өч миллион сумга якын акчасын югалткан

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз өч миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз өч миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм 2,9 млн сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аферистлар хатын-кызга мәҗбүри медицина иминияте полисын алыштыру кирәклеге белән шалтыраткан. Аның ризалыгын алгач, киберҗинаятьчеләр хатын-кыздан телефонга керәчәк алты санлы кодны әйтергә сораганнар. Әмма нидәндер шикләнеп хатын-кыз телефонын сүндереп куя. 

Соңрак хатын билгесез бер телефоннан аның дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына керү турындагы хәбәрне күреп ала. Соңрак аңа банк вәкиле, аннары финанс бүлеге башлыгы шалтырата. Алар аңа банкта мошенниклар эш итүен һәм ашыгыч рәвештә үз акчаларын исәп-хисап счетыннан алып, аларны башка банкка күчерергә тиешлегенә киңәш биргәннәр. Хатын аларга ышана һәм үз счетыннан 2 848 000 сум акча ала. Ике көн дәвамында ул акчаларны мошенникларның счетларына күчергән. Беренче көнне ике миллион сумнан артык суммага сигез күчерү булган, ә икенче көнне — гомуми суммасы 668 мең сумга ике күчерү.

Мошенниклар акча таләп итүләрен дәвам иткәннәр. Алар хатын-кызга үзенең «кредит потенциалын» ябарга һәм аларга 143 мең сум җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Хатын-кызның андый акчалары булмаганлыктан, ул кредит алган һәм бөтен сумманы мошенникларга җибәргән. Бер айдан соң гына ул үзенең августта рәсмиләштергән кредитын түләргә кирәклеге турында хәбәр алгач, мошенниклар корбаны булуын аңлаган. Зыянның суммасы 2 991 000 сум тәшкил иткән.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading