16+

Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев: “Никахлы булу – үзе бер сөенеч”

Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев белән Ваһапов фестивалендә очраклы гына очраштык.

Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев: “Никахлы булу – үзе бер сөенеч”

Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев белән Ваһапов фестивалендә очраклы гына очраштык.

Хәл-әхвәл белешеп, җәһәт кенә әңгәмә кордык. Шатлыклы яңалыгы да бар икән. 
– Соңгы арада чыгышларыгыз кимеде бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Әйе, шул. Без бит артистлар кайда чакыралар, шунда чыгыш ясыйбыз. Яшь талантлар күп, бәлки, аларга ихтыяҗ зуррактыр. Чакырган җиргә барырга тырышам. Шулай ук Уфа, Екатеренбург театрларында эшлим. Дөрестән дә, 1-2 ел Казанга юлым төшми әле. Бу вакытлача гына.

– Илһам абый, сезнең исемегез дә Илһам Шакировка атап кушылган. Башка исемдә булсагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?
– Кара әле, гел уйлаганым юк иде. Кечкенә вакытта шофер да буласы килде инде. Бүтән исем кушкан булсалар, бәлки язмышым да бүтән булыр иде. 

– Ә ни өчен Татарстан театрында калмадыгыз?
– Әле дә баягы шул чакыруга бәйле инде. Чакыру булса, рәхәтләнеп җырлыйм. Болай әрсезләнеп йөреп булмый. Элек Казанда эшләмәвем ничектер күңелгә тия иде. Хәзер сүрелә төштем. Эшем дә, партияләрем дә бар бит. Яшьрәк вакытымда Минтимер Шәрипович та чакырган иде. Әмма ул вакытта башка сәбәпләр аркасында Уфада калдым.

– Үкенмисезме?
– Бәлки, әрсезләнеп киләсе дә калгандыр. Әмма миңа ул хас түгел.

– Тормышыгызда күңелле яңалыклар бармы?
– Без инде хәзер балалар өчен сөенеп яшибез. Улым Хәйдәр өйләнде. Аңа 24 яшь.  Ул Мәскәүдә укып, дирежер һөнәрен алды.  Хәзер магистратурага укырга керде. Үзенә ансамбль оештырып, татар, башкорт җырларын сәхнәдә яңгырата. Узган елны концерты булды, бик матур. Никахлы булу – үзе бер сөенеч.

– Татар кызымы соң?
– Киленебез милләте буенча урыс. Ул да намазга басты. Гаиләбез белән намаз укыйбыз, шөкер. Хәйдәргә ияреп намаз укыгач инде, без ризалык бирдек. Ул да музыка өлкәсендә кайный. Уфага кайткач, без аны бераз сынап карадык. Эштән курыкмый, кулыннан барысы да килә. Бер-берсен яраткач, балаларга каршы төшмәдек. Иң мөһиме – бәхетле булсыннар. 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading