16+

Кер юганда аш серкәсе кулланыгыз

Кер юганда аш серкәсенең алыштыргысыз ярдәмче булуын белә идегезме?

Кер юганда аш серкәсе кулланыгыз

Кер юганда аш серкәсенең алыштыргысыз ярдәмче булуын белә идегезме?

Әгәр дә күлмәкләрнең һәм футболкаларның якаларында, култык асларында ышкып та бетми торган таплар бар икән, юар алдыннан ул урыннарга аш серкәсе сиптереп, 10 минутка калдырыгыз. Тапларның эзе дә калмаячак!

Төсле киемнәрнең төсе уңмасын дисәгез, керләрне машинага салганчы 15 минут аш серкәсе кушылган суда батырып торыгыз.
Ак керләрне агарту өчен дә серкә ярдәмгә килә. Керләрне юганда бер чынаяк серкә кушсагыз, соры төскә керә башлаган киемнәрегез дә ап-ак булачак. Бик каты саргайган ак керләрне алдан серкәле суда батырып тору киңәш ителә. Моның өчен 1 өлеш серкәгә 5 өлеш су кушу кирәк булачак.

Керләр йомшак булсын өчен дә уңган хуҗабикәләр аш серкәсе куллана. Моның өчен бер стакан серкәне кондиционер сала торган бүлеккә салырга кирәк.
Моннан тыш, серкәне кер машинасын дезинфекцияләү өчен дә кулланырга була. Кер порошогы сала торган бүлеккә 5 стакан серкә салып, кварталга бер тапкыр машинаны гадәти цикл белән юсагыз, бернинди микроблар да калмаячак.

Аш серкәсе келәмнәр чистартканда да ярдәмгә киләчәк. Моның өчен келәмдәге тапка серкәне агызыгыз һәм 30 минутка калдырыгыз. Аннан соң тап урынын щетка белән ышкырга һәм салкын су белән чайкатырга гына кала.

Күн эшләнмәләрегездә тап күрсәгез, җитен маен серкә белән кушып, акрын гына тап урынына сөртеп,15 минутка калдырыгыз һәм соңыннан коры чүпрәк белән акрын гына сөртеп алыгыз.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading