16+

Җылыту сезоны кайчан башлана?

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җылыту сезоны башлану вакытын атады.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җылыту сезоны башлану вакытын атады.

Статистика буенча, Татарстанда ягулык сезоны гадәттә 5 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр башлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин «Татарстан онлайн»туры эфирында хәбәр итте.

"Татарстан Дәүләт торак инспекциясе өчен хәзер иң мөһиме торак фондның кышка әзерлеге. 5 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр төрле районнарда төрлечә җылыту сезоны башланачак", - диде ул.

Хисаплар һәм статистик мәгълүматларына караганда, республиканың торак фонды кышка әзер, дип билгеләп үтте спикер. 

"Статистик картина бик матур, аның буенча безнең торак фонды әзер. Ләкин инспекторның төп үзлеге-шик һәм ышанмау. Без бүгенгә 700 йортны тикшердек, һәм аларның һәркайсында диярлек ниндидер хокук бозулар табабыз. 100 дән артык очракта административ чаралар күрергә мәҗбүр булдылар. Бу торак фондының якынча 15 процентында җитди хокук бозулар булуын күрсәтә", - дип билгеләде Тыгин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading