Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Мөслимәләр берлеге оештырган «Islamic clothes» Халыкара мөселман модасы фестиваленең елдан-ел егәр алып, халык арасында популярлаша баруы бәхәссез. 2009 елдан башлап уздырылган әлеге чара әле мөселман модасы атналыгы, әле бәйге, әле фестиваль буларак азмы-күпме үзгәреш кичерсә дә, аның асылы шул ук кала һәм Татарстанда мөселман модасы...
Бәйгедә җиңеп иң зур бүләк - гран-прига лаек булган Наҗия Галимова һәм Ләйсән Хаҗиева кебек дизайнерларыбыз бүген җюри составында эшли икән, бу инде аз түгел. Фестивальнең быелгысы 26-27 июнь көнне «Корстон» күңел ачу үзәгендә узды. Россия Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым ҖИҺАНШИНА белән дә шунда очрашып сөйләштек.
- Наилә ханым, һәр фестиваль аны оештыручыларга да, катнашучыларга да зур сынау. Быелгысы нинди яңалыклар белән истә калачак?
- Әлбәттә, шулай. Ике як та мәсьәләгә бик җитди караганда гына бу уңышка ирешәчәк. Дизайнерлар да үз өсләрендә даими эшләп, безгә елдан-ел тагын да яхшырак, камилрәк, заманга яраклы модельләр җиткерергә тиешләр. Бүгенге көндә без дөньяви (светский) - яулык япмый торган хатын-кызларны да истә тотып, «Тугры хатын киеме» дигән номинация керттек, ягъни яулык бәйләмичә дә иренең күзенә генә карап торучы хатыннарны күздә тотабыз. Киләсе елга бу юнәлештә сизелерлек алга китеш булыр, дип өметләнәбез. Хәзер Европада да мөслимәләр кия торган көндәлек киемгә ихтыяҗ булуын, гаурәт каплый торган киемнәрнең подиумнарда да ешрак күрсәтелүен күзәтәбез.
Тагын бер яңалыгыбыз - балалар белән (мәктәп формасы) эшли башладык. Балалар дигәндә без кызларны да, малайларны да истә тотабыз. Мәгариф идарәсеннән мәктәп формасын җитештерүчеләрнең исемлеген алдык. Аларның күбесе, банкротлыкка чыгып, йә ябылган, йә эшләми икән. Бу юнәлештә эшләүче компанияләр бик аз булып чыкты. Әлегә төбәк компонентын, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләрлек кешеләрне тапмадык. Алга таба фестивальдә шундый номинация дә кертәчәкбез.
- Елдан-ел дизайнерларны күбрәк җәлеп итү, фестивальнең географиясен киңәйтү өчен ниләр эшлисез?
- Без Россиянең һәр төбәгендә татар стилендә, мөселман стилендә эшли торган үз дизайнерларыбызны булдырырга дигән максат куйдык. Бүгенге фестивальдә Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Магнитогорск дизайнерлары да катнаша. Алар бар да татарлар. Әмма әле алар күбрәк мөселман стилен күздә тоталар. Ә без татар киеменә хас элементларны, милли бизәкләрне кертүне дә максат итеп куябыз. Алар өчен укулар, мастер-класслар оештырырга кирәк. Менә шул эшләрне башкара-башкара без Россия күләмендә дә татар дизайнерларын татарча эшләргә өйрәтербез дип уйлыйм. Әлеге модельләрдә заманча стильне тою шулай ук мөһим. Кием ятышлы да, заманча да, матур да булырга тиеш.
- Шулай да «Islamic clothes»ның иң зур уңышы нәрсәдә дип уйлыйсыз?
- Без фестиваль-конкурслар үткәргәндә дизайнер һөнәре популярлашты. Тегүче һөнәренең кирәкле икәнен күрсәттек. Бу һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр күбәйде. «Мин дә өйрәнер идем» дип безгә мөрәҗәгать итүчеләр, килүчеләр бик күп - бусы бер. Икенчедән, игътибар итсәгез, хатын-кызларыбыз, мөслимәләребез киенергә ярата башлады. Ә бит элек кызларыбыз төсләр ярашуына, стильгә артык игътибар бирмиләр иде. Менә шулай, тамчыдан күл җыела, дигән гыйбарәнең нәтиҗәсен үз мисалыбызда күрәбез. Хатын-кызларны киенергә өйрәтү ул - үзе бер зур мәктәп. Ишетәләр, күрәләр, кабул итәләр - без канәгать. Күп кенә хатын-кызлар дизайнерларда киенә башлады. Элек ательеларда заказчы ни сораса, шуны тегеп җибәрәләр иде. Бу очракта дизайнерлар тукымага кадәр үзе сайлый, заказчыга үз стилен, үз образын табарга булыша. Бусы да кирәк. Бездә катнашкан дизайнерларның халык арасында популярлык казануы да сөенечле хәл.
- Наилә ханым, бүген бик олы эш башкарып чыктыгыз. Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
- Үсәргә телибез. Безнең фестивальдән үсеп чыккан Флора (Факия) Ларина Италиягә укырга киткән иде. Сентябрь аенда Флоренция шәһәрендә ул үзенең модельләрен, ягъни татар милли киемнәрен күрсәтәчәк. Бу аның модельләренең беренче тапкыр подиумга менүе. Италиядә татар киемен күрәчәкләр, Алла боерса. Татар милли киемен Италиядә, Франциядә генә түгел, дөньяның бөтен почмагында күрсәтәсебез килә. Анда яшәүче милләттәшләребез моңа мохтаҗ. Башка милләт вәкилләре дә чит мәдәнияткә игътибарлылар, матурлыкны яраталар. Матурлык аша үз милләтебезне башкаларга танытырга тырышачакбыз.
- Сез хәзер мөселман киеменә түгел, ә татар милли киеменә ныграк басым ясыйсыз кебек.
- Әйе. Без мөслимәләр милли йөзебезне саклап калырга, Татарстанда туып үскән кешеләр буларак, үз киемебез белән танылырга тиешбез.
«Бүген без гран-при тапшырмаячакбыз. Шулай итсәк, гаделрәк булачак», - дип белдерде жюри рәисе Надежда Әюпова, җиңүчеләрне бүләкләргә чыккач. Әмма бу әле җиңүчеләр булмады дигән сүз түгел. Финалистлар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнеп, дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә ия булды:
«Иң яхшы татар костюмы» - Альбина Талипова һәм Елена Сабирҗанова, «Мирас» тупланмасы (Казан);
«Иң яхшы стилистик чишелеш» - Чулпан Шәкурова, «Болгарның яңарышы» (Казан);
«Иң яхшы туй күлмәге» - Җәмилә Сәлахова, «Ай йолдыз» тупланмасы (Казан);
«Эшлекле костюм» - Гөлия Гыймадиева, «Стиль симфониясе» тупланмасы, (Чистай);
«Патшабикә киеме» - Нианила Зәбирова, «Рувейда» тупланмасы(Мәскәү);
«Заманча шәһәр киеме» - Мәдинә Заляутдинова (Магнитогорск);
«Оригиналь стиль» - Альбина Хәлилова, «Россия чәчәкләре» тупланмасы (Казан);
«Стиль остасы» - Линара Галиева, «Summer days» тупланмасы (Казан);
«Чын танылу» - Зарина Бабаджанова (Казан);
«Иң яхшы иҗади якын килү» - Зилә Әхмәтова, «Альгамбро» тупланмасы (Казан);
«Яшьләр өчен иң яхшы тупланма» - Зарина Бабаджанова, «Buhaysah» (Казан);
«Иң яхшы яшь дизайнер» - Руфина Ногманова, Гөлнара Касыймова, «Ханбикә» тупланмасы (Казан);
«Тугры хатын киеме» - Эльвира Миннуллина, «Скай» тупланмасы (Казан).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар