«Кол Шәриф» мәчетен төзеп йөргән вакытыбыз. Мәчетнең бетон-каркас эшләре бетеп, тышкы һәм эчке бизәлеш эшләрен башкарасы бар. Аллаһы Тәгалә: «Без Коръәннән мөселманнар өчен шифа һәм рәхмәт иңдердек», - ди. Һәрбер кеше мәчеткә кергәч, үзенә шифа, җан рәхәте, күңел тынычлыгы тапсын өчен нинди архитектура алымнары кулланырга? Коръән аятьләрен ничек, кая язарга?...
Аллаһы Тәгалә: «Хаклык килер һәм ялган качар. Әлбәттә, ялган качучан», - ди. Бу сүзләрнең хаклыгына халкыбызның тарихы, мәчетебезнең гүзәллеге дәлил. Һәрбер бизәк, һәрбер аять мәчеттә үз урынын алды. Монда безнең тарихыбыз да, киләчәккә өметебез дә чагылыш тапкан.
Шул елларны миңа автобус белән җитәкче буларак хаҗиларны хаҗ гыйбадәте кылырга Согуд Гарәбстанына алып барырга насыйп булды. Хаҗ гамәле ул экскурсия дә, ял да түгел, ул - гыйбадәт. Беренчедән, ул гыйбадәтләрнең кануннарын, ягъни шәригатен белергә, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Инде иң мөһиме - бер-беренә ярдәмләшү дәрәҗәсе белән дә сынала монда халык. Безне каршы алып, ярдәм иткән өчен, Согуд Гарәбстаны уку йортларында белем алган үзебезнең татар шәкертләренә рәхмәт. Тәвафта да, Мина, Гарәфәттә дә алар ярдәм иттеләр. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар.
Ләкин яшерен-батырын түгел, ярдәм белән түгел, фетнә белән йөрүчеләр дә бар иде. Сез бидгать белән шөгыльләнәсез, кул-аякларыгызны дөрес тотмыйсыз дип, теңкәгә тиделәр. Шулай бервакыт мин «Кол Шәриф» мәчетен төзү тарихы, аның эчке һәм тышкы күренеше хакында шатлана-шатлана сөйләдем. Шунда бер шәкерт, эре генә: «Ярый, кайткач җимерербез», - димәсенме!
Мондый сүзне минем икенче ишетүем иде. Беренче тапкыр Кремль ишегалдыннан барганда ике кешенең сүзләре колакка чалынды. Берсе шунда: «Вот эти татары мечеть строят на русской земле, взорвать её и все», - дип куйды. Мин, моның каршына чыгып: «Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы?» - дип сорадым. Бу мәчетне, Благовещенск соборын татары, русы, чуашы - бөтен Татарстан халкы бергә кулга-кул тотынышып төзи. Татар да, рус та динсезлектән, әхлаксызлыктан туйды. Кемнеңдер динен мыскыл итеп, динле булып булмый, атакай, дидем. (Исемен, кайдан килүен сорагач, ул Ульяновск шәһәренең бер чиркәвендә эшләвен әйткән иде.)
Инде монда үзебезнең егет татар телендә: «Төзегез, бизәгез, без кайткач җимерербез», - дип тора. Мин бу сүзләрнең сәбәбен сорадым. Һәм аның сүзе «дәлилле» булып чыкты. Ул миңа Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аллаһ аннан разый булсын): «Ахырзаманда мәчетләрне бизәрләр, мәчетләр купшы булыр», - дигән хәдисен китерде. Минем күңелгә дә шик керде. Бу авыр йөк күңелдә бик озак йөрде. Бервакыт Тәлгат Таҗетдин белән очрашкач, бу хакта аңа да сөйләдем. Тәлгат хәзрәт хикмәтле генә елмайды да:
- Нәрсә син, ахырзаманны кичектереп яисә туктатып торырга җыенасыңмы яисә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сүзләренә ышанмыйсыңмы? Пәйгамбәребез, ахырзаманда мәчетләр купшы булыр, дип әйткән икән, ул, һичшиксез, шулай булачак. Бу - ахырзаман галәмәтләре. Безнең Пәйгамбәребездән ахырзаманда кешеләр бер-берсе белән ничек аралашыр дип сораганнар. Ул исә, кешеләр менә болай аралашырлар дип, колагына башмагын (икенче бер риваятьтә - баш киемен) куйган. Ул көннәр килеп җитте, телефон могҗиза түгел. Ахырзаманнан качабыз дип йә инде хәзер аннан да баш тартыйкмы? Мәчетләребезнең гүзәллеге, пөхтәлеге тәкәбберлектән булмыйча, мөмкинлекләребезнең чагылышы булса иде. Иманыбызның ныклыгы, икътисадыбызның куәте чагылышы булып, Аллаһы Тәгаләнең сүзенең хаклыгы булып, безнең күңелләребездә дәрт һәм бөтен халыкларга карата мәхәббәт уятса иде.
Инде шуны да искә төшерик, ахырзаман галәмәтләре әле ахырзаман дигән сүз түгел. Һәркемнең ахырзаманы ул туып тәүге сулыш алганнан һәм җир йөзендәге соңгы сулышы белән башлана. Мәчетләр төзү, кешенең тормыш шартларын яхшырту шәригатьтә тыелган эшләр түгел. Ә инде иң куркыныч, ахырзаман галәмәтләре - кешенең табигатенә, Аллаһы Тәгаләнең шәригатенә каршы килә торган галәмәтләр. Ул да булса әхлаксызлык, гаилә таркалуы, кан кою, экологик мәсьәләләр. Риваятьләрдән күренгәнчә, ахырзаманда ата - улын, ана кызын белмәс, ди. Аналар үзләренең әмирләрен тудырырлар ди. Чыннан да, баланы патша урынына күрәбез, аның алдында баш иеп, өф-өф итеп торабыз түгелме? Ризык күп булыр, ашарга ярамас, су эчәргә ярамас. Ирләрнең куәте, хатын-кызның теләге бетәр һ.б. - болар бар да гайре табигый галәмәтләр. Менә кайда безнең бәлабез. Кызганычка, шуны аңлатып, халык арасына дәгъват белән чыккан дин әһелләребез юк. «Көрәш» мәчет тирәсендә, мөфтият тирәсендә бара. Бу ыгы-зыгы, фетнәгә китермәсен иде, берүк. Әстәгъфирулла!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар