Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Әй, иман китергәннәр, Аллаһыга, Пәйгамбәрегезгә һәм арагыздан сайлап куйган әмирләрегезгә итагать итегез», - ди. Иң әүвәл Аллаһыга һәм Пәйгамбәргә итагать итәргә боерылган. Без тиздән мөфти сайлау корылтаена түгел, ә Аллаһыга буйсынып яшәү юлларын барларга, тәгаенләргә җыелабыз. Корылтайда мөфти түгел, Диния нәзарәте рәисе сайлана, һәм шул сайланган рәис...
Моңарчы корылтайларыбыз аннан-моннан хисап тотып, бер-ике резолюция кабул итеп, бөтенесе ал да гөл, «дүрт»лек тә «биш»лек дип, тиз генә мөфти сайлауга күчеп, аны уптым-илаһи сайлап, ашап-эчүгә кайтып кала иде. Үткән корылтайда кандидатларга сүз бирү дә, аларны санга сугу да булмады. Ләкин бу «колхоз собраниесе» түгел, монда мәсьәләләрне карау, шуларны чишүгә юнәлеш алу кирәк. Диния нәзарәте рәислегенә Харис хәзрәт Салихҗанов, Фәрит хәзрәт Сәлмән һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатуралары теркәлде.
Шуларның иң яше, тирән гыйлемгә ия булган Камил хәзрәт турында берничә сүз әйтәсе килә. Күпләрне аның яшьлеге шикләндерә. Җәмәгать, 18 яшьлек солдат малайларыбызга автомат тоттырып, танкларга, хәрби корабларга утыртып, аларга ракеталар белән идарә итүне, илебезне дошманнан саклауны ышанып тапшырабыз бит. Космоска да 60та очмыйлар. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә 30 яше тулганчы мөфти булды. Иң гыйлемле, фикерле мөфти ул. Ышанып тапшырыйк яшьләргә дилбегәне, тартсыннар, турылап тору - бездән, корылтайдан, өммәттән. Кеше 15-16да яшь була, ә инде 27дә ир диләр аны. Кайберәүләрне Камил хәзрәтнең Төркиядә укуы, анда остазы булуы да шикләндерә. Җәмәгать, Төркиягә барганчы ул монда туган, монда үскән, мәктәптә укыган, дини гыйлем алган, шушы җиргә тамыр җибәргән һәм, гыйлем эзләп, үзебезнең Җир шарында йөргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гыйлем эзләп юлга чыккан, әйләнеп кайтканчы, Аллаһ юлында булыр», - ди.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, күп вакытта без үзебез хакында читтән беләбез. Минем үземә дә күпмедер вакыт Гыйракта укырга насыйп булды. Шунда Габделкадыйр Җәйләни мәчетендә остаз белән сөйләшү күңелгә уелып калды. 90га җиткән шәех Казаннан килгәнемне, татар икәнемне белгәч, минем белән татар телендә сөйләште (ул үзе көрд иде) һәм Ш.Мәрҗани, З.Камали хезмәтләре хакында тәфсилләп сөйләде. Казанда ишетмәгәнемне шунда белдем. Шиһаб Мәрҗани дә Ибн Фадланның «Сәяхәтнамә»сен Багдадта укыган шәкертләрдән эзләтеп таптыра. Багдадта Казан дип аталган бистә бар. Тагын бер мәгълүмат: Мисырда укыган шәкертләр мине Каһирәдә 1320 елда татар хатын-кызы төзеткән Татар мәчетенә алып барды. Ул хатынның кабере дә мәчет эчендә. Инде килеп шәкертләребезнең чит илләрдә укуыннан куркасы юк, гыйлемсез калуларыннан куркырга кирәк. Остазлы булулары да мәртәбә генә. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримне китап итеп уптым-илаһи кешеләргә иңдермәгән бит, ә аятьләп-аятьләп, Пәйгамбәр (с.г.в.) аркылы иңдергән. Без дә мәктәп яшенә җиткән балаларыбызның кулларына әлифба тоттырып, өстәл артына утыртмыйбыз, ә укытучыга тапшырабыз. Олы имамнарыбыз Әбү Хәнифә, имам Малик, имам Шәфыйгый, Хәмбәлләр (Аллаһ алардан разый булсын) остазларда укыган һәм гомер буе хөрмәттә, вафат булгач, догада булганнар. Беренче укытучыбызны хәтердән чыгармыйбыз бит, ә дини белем биргән остазыбызны ник хөрмәт итмәскә? Ата-анабыз бу дөньяда урын алуга сәбәпче булса, остазыбыз, иншаллаһ, җәннәтле булуга сәбәпче булыр. Остазлы булу куркыныч түгел бүген, остазсызлар - теләсә кайсы китаптан теләсә нәрсә укып, аңгы-миңге йөрүчеләр куркыныч. Чөнки остазсыз шәкертнең остазы шайтан булыр, ди. Әлһәмдүлилләһ, безнең остазыбыз ул - безнең тарихыбыз, шәхесләребез Кол Галиләр, Кол Шәриф, Мәүлә Колый, Утыз Имәниләр, Шиһаб Мәрҗаниләр һ.б. Без дә аларның дәвамчылары булыйк.
Кайберәүләр, Камил хәзрәт Илдус хәзрәт Фәйзнең дәвамчысы була алырмы икән, аның эшен алып бара алырмы икән, ди. Юк. Башланмаган эшне дәвам итеп булмый. Илдус хәзрәтнең бөтен ялгышы үзе башкарасы эшне хөкүмәт җилкәсенә салу булды. Кызганыч, күпләр аны күрмәде... Ә Камил хәзрәтнең яраклашып түгел, байрак тотып өндәп яшәвен теләр идем мин.
Миннән еш кына ваһһабчылар хакында сорыйлар. Шундый вакытларда 90 нчы еллардагы бер вакыйга искә төшә. Үзәк телевидение Казанда бер татар әбисеннән интервью ала. «Әби, - ди теге корреспондент. - Менә Татарстанда исламистлар, фундаменталистлар ишәйгән. Сезне борчыйлар икән. Алар хакында мөнәсәбәтегезне беләсебез килә. Әби: «Әй, улым, белмим шул кайсы чиркәүләргә йөриләр икән алар. Без бит мөселманнар, мәчеткә йөрибез, чиркәүләргә кергәнебез юк», - дип җавап бирде. Бүген шул ук сорауны бирсәләр, ваһһабчылар сүзен дә өстиләр. Алар турында ишетеп туйдык, ләкин үзен ваһһабчы дип атаган бер генә кешене дә күргән юк. Намаз уку рәвешенә, киеменә, төс-кыяфәтенә карап, сакалын үлчәп, тешен мисвак белән чистартуын сәбәп итеп, мәчеткә намаз укырга килгән кешене ваһһабчы дип, дошман итеп мәчеттән куып чыгару дөрес түгел. Дошман юк түгел, бар. Без аның кем икәнен, нинди икәнен, максатын беләбез, ул - шайтан. Әгәр аның тотар кулы, сөйләр теле, барыр аяклары булып юлдан язган кешеләр тормаса, шайтан бернишли алмый. Аның хезмәтен фәсыйк кешеләр үти, йомышын йомышлый. Ләкин без шул кешеләр арасында яшибез, яхшысы да, яманы да - туганыбыз, күршебез, танышыбыз. Ә ислам диненең юлы, мөселманнарның максаты - адашкан яисә тәүфикъсызлыкта йөргәннәрне хак юлга өндәү. Пәйгамбәребез дә (с.г.в.), мин сезгә әхлак өйрәтергә җибәрелдем, ди. Мөфти дә бу юлда эшли һәм эшләтә белергә тиеш.
Комментарийлар