Шәһри Казан

Дини егет очрый күрмәсен!

Татар әдипләренең әсәрләрендә сакал-чәчләренә чал кергән хәзрәтләрнең аулакта асрау кызларны кочып, җае чыкканда хәмер дә капкалап йөрүләрен сурәтләгән урыннарны аптырап укый идем. Дини була торып, ничек шундый гамәлләр кылсын инде алар дип уйлап йөргәнемә күп вакыт та узмады әле.

Реклама

Тик үземнең шундый «фәрештә» дус-танышларым арта барган саен, фикерем үзгәрү ягына авыша башлады. Бүген егетләр белән танышканда дини икәнлекләрен белсәм, әңгәмәне урта бер җирдә өзеп, ераккарак качасым килә.
Мөселманнарны яклап, өстемә ябырылганчы, аңлатып китим әле: ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән, диләр диюен, тик һәр кагыйдәнең искәрмәсе була бит. Мин ислам кануннары буенча яшәгән кешеләрне бик хөрмәт итәм. Андыйлар күбрәк булса, ихтимал, динебезгә хөрмәт тә артыр иде. Тик изгелек бөртек кенә булып күренгәндә, яман гамәлләр чүпрә кушмасаң да кабара шул. Үзем дә магнит кебек «бер чыбыктан» булган егетләрне тартып китерәм, ахры. Юлымда гел «дини» дигән битлек артына яшеренгән ир затлары очрап, тәмам күңелемне кайтарып бетерделәр инде.
Дини егетләрнең денсезлегеннән иптәш кызга зарланган идем: «Бәт-тәч, картлар кебек сакал сыпырып, мәчеттән мәчеткә генә йөрсеннәрмени? Яшь ич әле алар, безнең кебек үк гап-гади кешеләр. Кешечә яшәүнең ни гөнаһы бар?» - дип пыр туздырды. Анысы шулай шулаен. Тик көндез намаз укып, кич төнге клубта типтергән, тәмәке көйрәткән, күзләрен майландырып, әле бер, әле икенче кызны кочагына алган, шатыр-шотыр сүгенгән «дини» егетләрне аңлый алмыйм инде, хет үтер! Ходай үзе кичерсен, тик намаздагы бер танышым ничә кыз белән «булуын» бәян иткәч, өстәвенә хикәятен колак шиңәрлек сүзләр белән дә «бизәгәч», андый егетләргә йөрәкнең бер читендә чиркану кебек хис дөрли башлады. Менә йөр син ышанып, әүлия дип!
Үзләре фәрештә роленә бик туры килеп бетмәсәләр дә, йөргән кызларына таләпләрне куя беләләр тагын. Ленара исемле танышым дини егет белән очраша башлады. Иманлы, тыйнак кыз, догалар белә, шулай да дингә ныклап кереп китмәгән. Егете барысын да аңлады, мин сине мәҗбүр итмим, кеше дингә үзе килергә тиеш, диде. Шулай матур гына бер-ике ай очрашкач, егет үзгәрә башлады. Ленараның башка ир-атларга бер сүз булса да әйтүен ишетсә, тавыш-гауга куба. Тукталыш сораган иргә җавап биргәне өчен шактый кыздырган иде мескенкәйне. Тубыктан өстәрәк торган итәк, беләзектән югары җиңле кием кияргә ярамый башлады. Югыйсә моңарчы яраган. Ленараның азып-тузып, ярымшәрә йөргәне булмады. Болайга китсә, егетнең тагын нинди таләпләр куячагын чамалавы кыен түгел.
Эчү-тарту, көн саен кыз алыштыру кебек гамәлләре белән мактанган ир затларына исебез дә китми инде хәзер, менә дини егетләрнең мондый «батырлык»лары һаман акылга сыеп бетә алмый әле. Бер апа әйтмешли: «Булса булсын икән ул нормальный мужик, эч пошырып, комганын шалтыратып йөргәнче».
Кызлар, шундый яхшы дини егет белән таныштым, дисәләр, кайтарып бер сүз дә әйтмим, бәхетле булуларын телим. Тик йөрәктәге теге хис эчтән яндыра башлый. Фикеремне көчләп тагарга да, бөтен дини егетләрне бер калыпка салырга да җыенмыйм. Тик хәзер үзем андый «фәрештәләр»не биш метр ераклыктан әйләнеп узам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: