16+

Дога кылырга өйрәндек

Кайчандыр ике-өч өйле генә булып калган авылларда яңа матур өйләр калкып чыгуын күреп шатланам. Түбән Кама төзелү бик күп авылларны үзенә «йотты». Шәһәр яны авылларында да авыш капкалар гына тырпаешып тора иде.

Дога кылырга өйрәндек

Кайчандыр ике-өч өйле генә булып калган авылларда яңа матур өйләр калкып чыгуын күреп шатланам. Түбән Кама төзелү бик күп авылларны үзенә «йотты». Шәһәр яны авылларында да авыш капкалар гына тырпаешып тора иде.

Ә хәзер Мәскәү «Рублевка»сыннан ким түгел: яшел-кызыл калай түбәле биек йортлар, мәчет-чиркәүләре күзне иркәли. Дөнья үзгәрде, шәһәрдәгеләр авылга агыла.
Без дә менә Чаллы шәһәреннән кайтып, туган авылдан йорт алдык. Авылча яшәргә өйрәнеп ятыш әле. Хәер, авылыбыз шәһәрдән ерак булса да, кайтучылар, читтән килеп төпләнүчеләр күп икән. Төпләнүчеләрнең күбесе мөселман гаиләләре. Аларның безнең авылны сайлаулары гаҗәп түгел. Авыл мөселманча яшәү рәвеше белән көн күрә. Өч кибетнең берсендә генә спиртлы эчемлекләр сатыла. Мәчетебез дә мода өчен генә төзелмәгән: яше-карты намазга йөри. Кайбер авылларда азан әйтүче дә булмаганда, 30-40 кешенең җомгага йөрүе кечкенә генә мәхәллә өчен бик әйбәт инде. Ә кыш көненең үткәнен сизми дә калдык: авылыбыз белән вәгазьгә йөрдек. Кайбер кичләрдә йөзгә якын кеше җыелды. Тирә-як район авылларыннан да килделәр әле. Алар авылыбызның бәрәкәтенә, кешеләренә сокланып киттеләр. Вәгазьчесе дә кем бит! Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы Йосыф Дәүләтшин үзе! Һәр сүзен йөрәккә үткәреп, аңлаешлы итеп сөйли белә ул. Быелгы дәресләрендә безне ничек дога кылырга өйрәтте. Гаҗәпләнмәгез, күбебез шушы бик кирәкле дини гамәлне дә төгәл белмибез икән бит. Бит сыпырудан ары китмәгәннәр өчен дә яхшы сабак булды әле бу. Шушы темага ул 20 дәрес уздырды, 20 атнаның һәр пәнҗешәмбе кичен безнең авыл халкы белән үткәрде. Вәгазьдән соң бергәләп зур табын артында дөнья хәлләрен сөйләштек, булган сорауларыбызны бирдек. Шулай итеп, пәнҗешәмбедән пәнҗешәмбегә генә яши-яши, 5 айга якын вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Соңгы дәресебез исә зур мәҗлес итеп оештырылды. Хәзрәт һәммәбезгә укыган вәгазьләрен туплаган китабын бүләк итте, «Дога дәресләрендә катнашты» дигән шәһадәтнамәләр өләште.
Сезнең газета битләрендә дә Йосыф хәзрәтнең язмаларын яратып укып барам. Киләсе кышта да дин гыйлемен безнең авыл кешеләренә таратуын дәвам итсен иде ул. Күз ачкысыз бураннарда да килеп, үзенең хикмәтле сүзләрен сөйләгән имам хатипка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading