16+

Эх, шул наданлыкны...

Газетаның 24 гыйнвар санында басылып чыккан «Шуны да син белмәгәч, ник киләсең мәчеткә?» дигән язманы укыгач: «Дөрес, безнең җәмгыятьтә чыннан да мондый күренешләр бар бит», - дип, авторның күпчелек фикерләрен җөпләп куясы килә. Чыннан да соңгы дистә ел эчендә Татарстаныбызның шәһәр-авылларында бик күп мәчетләр салынды. Кайбер зуррак авылларда хәтта берничә...

Эх, шул наданлыкны...

Газетаның 24 гыйнвар санында басылып чыккан «Шуны да син белмәгәч, ник киләсең мәчеткә?» дигән язманы укыгач: «Дөрес, безнең җәмгыятьтә чыннан да мондый күренешләр бар бит», - дип, авторның күпчелек фикерләрен җөпләп куясы килә. Чыннан да соңгы дистә ел эчендә Татарстаныбызның шәһәр-авылларында бик күп мәчетләр салынды. Кайбер зуррак авылларда хәтта берничә...

Автор билгеләп узганча, дини гыйлеме булмаган надан бабайлар йөри. Хәер, минемчә, безгә, әлеге бабайларны тәнкыйтьләгәнче: «Наданрак булсалар да, авылларыбызда әле дә ярый дини учагыбызны тергезеп, дини йолаларыбызны үтәп торучы, мәчетләребезгә йөрүче шул бабайларыбыз бар», - дип, сөенергә генә кирәктер, аларга күбрәк рәхмәтле булырга тиешбездер. Беләме-юкмы, олыгая төшкәч, адәм баласы ахыр көне турында ешрак уйлана башлый. Шул уйланулары аны мәчет бусагасына китерә. Тик, ни кызганыч, Тукаебыз әйтмешли, «Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул». Шулай да үлем сәгате сукканчы иманга килеп өлгергән, соңлабрак булса да, Хак юлны сайлаган бәндәләрнең гамәлен хупларга кирәктер. Аларның ялгышлык һәм картлык белән кылган хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә үзе ярлыкасын.
Ә менә кемнәрнеңдер сезнең өстән яла ягып йөрүләре бер дә күркәм эш булмаган. Шулай да кичерегез сез ул кешеләрне! Аллаһ кичерә белүче, сабыр кешеләрне ярата! Сезнең белән килеп чыккан андый күңелсезлекләр мөселманнарга карата әле быел да дәвам итәргә мөмкин. Чөнки республикабызда җәй көне булып узган терактлар мондый күренешләргә мул җирлек тудырды. Кешеләрнең күңелләрендә дингә һәм диндәгеләргә карата курку хисе һәм шик уянды. Күңелләрдә ни сәбәпле шик туганлыгын үзегез үк әйтеп торасыз, ул наданлыктан килә! Тик бу фал һич кенә дә кешене мәчеттән биздерергә тиеш түгел, моны Аллаһның бер сынавы итеп кабул итәргә һәм иманыбызны сындырырга юл куймаска, сынатмаска, хаталансак, бер-беребезне төзәтергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading