Шәһри Казан

Гомер бары бер генә...

Кечкенә чагымда басу юлында яткан зират яныннан үтәргә дә курка идем. Ничектер шомлы, серле, артык тыныч шикелле иде анда. Зур агачлары, сәрби куаклары куе урман булып, алар арасыннан кабер ташлары, чардуганнар күренеп торуын хәтерлим. Хәзер инде зиратыбыз чистартылган: зур агачлар, куаклар киселгән, каберләр тәртипкә китерелгән. Авылыбыз кешеләре мәңгелек йортны кадерләп...

Реклама

Мөмкинлек чыккан саен, әтиемнең каберен зиярәт кылам. Авылдашларымның күпме кешесе күченгән монда. Кабер ташларындагы елларны саныйм... Уртача 40-50 яшьлекләр. Гомер озынлыгы арта, диләр. Безнең илдәге уртача хезмәт хакының күләме кебек, бер уйдырма гына, ахры, бу. Соңгы елда вафат булган авылдашлар арасында иң өлкәненә 78 яшь, ел саен 15 кешене озатабыз. Бу - зур булмаган татар авылының статистикасы. Ә илебез буенча кырылган кешене күз алдына китерү куркыныч. Аллаһы Тәгалә биргән тормышны яшәп, кайсы хасталанып, кайсы картаеп үлгән кешеләрдән тыш, бу дөньядан үзе теләп китүчеләр дә җитәрлек. Әлеге куркыныч «мода»га иярүчеләр арасында яңа гына итәктән төшкәннәре дә, түшәккә менгәннәре дә бар.
Динсезлек дияр идең, телевизор, радио, дисклардан яңгыраган вәгазьләр колакка бер кермәсә, бер керә бит. «Кеше үзе әллә нишләде», - дип уфтана әби-бабайлар. Алар хәзер балалары өчен генә түгел, оныклары өчен дә борчыла: әле тегендә, әле монда асылынган малай-кызларны баудан төшерү турындагы хәбәрләр еш яңгырый шул... Күптән түгел Зәй районында 9 нчы сыйныфта укучы кыз баланың шушы юл белән китеп баруы бөтенебезне шаккатырды. Төп сәбәпче - БДИ, дип күрсәтә туганнары. Мәктәпкә бер-бер артлы тикшерү агыла, гаеплене эзләү күпме дәвам итәр, билгесез.
Ә кем гаепле соң? Начар билге куйган укытучымы? Гаделсез тормышмы? Җавапсыз мәхәббәтме? Әллә инде без гаепләргә яраткан эчкечелекме? Аракыны үзенә юлдаш итеп сайлаган кешеләр генә түгел, әби-бабасы, әти-әнисе, Коръән кушуы буенча, дини гамәлләр белән яшәүче, бар җирләре җитеш булганнарның да ишекләрен шакый бит бу афәт. Шайтанга гына да сылтап калдыру дөрес түгел, шайтан һәрберебездә көчле.
Мондый үлем белән китүчеләрнең үзләре түгел, гаиләләре кызганыч. Туганнан туган сеңлемнең әтисенең үлеме бер табышмак булды. Гөрләшеп яшәп яткан җирдән ташлап китте ул аларны. Ике бала белән тол калган апабыз ничә еллар инде моның сәбәбен эзли. Үз-үзенә кул салган җизни ничә кешенең тормышын авырайтты, хафага салды. «Син әтием чирләп үлде дип әйтә аласың, ә мин нәрсә дип үземне юатыйм?» - диде бервакыт сеңлем. Күңелемнән күпме юату сүзләре эзләсәм дә, Ислам дине кануннары белән яшәүче сеңлемә кайгысын йомшартырлык сүз табылмады. Үлем юлын сайлаучыларның тәкъдирен яхшы белә бит ул. Намаз саен әтисенә җиңеллек сораучы сеңлемнең күңелендәге ярасы минекеннән тирәнрәк, көчлерәк икәнен аңлыйм. Ләкин исән кеше яши лә ул: бервакыт яралар да төзәлер, кайгылар да онытылыр. Ә тормыштан туеп киткәннәр кайчан да булса үзләренә тынычлык таба алырмы?
Берәүләр, гаиләсе янында үткәрелгән мизгелләрне озайтыр өчен, үлемгә юл салган диагноз белән көрәшә, ә кемдер сау-сәламәт килеш Аллаһ биргән гомере белән хушлаша. Тормыш авырлыкларыннан котылмакчы булалар инде үзләренчә... Исламда гына түгел, бөтен диннәрдә дә зур гөнаһ саналган бу гамәл өчен мәңгелектә җавапны ни дип тотар соң алар? «Кыенлыклар күп булды», - дипме? Ә бит Аллаһы Тәгалә: «Мин яраткан бәндәләремне сынармын, ул сынауларны уңышлы үткән саен, алар миңа тагын да якынрак булырлар», - диде. Җир куенына керергә кайчан да өлгерербез әле, ә Аллаһы Тәгалә тезгән төрледән-төрле сынау-киртәләрне җиңеп яшәү бары бер генә бирелә…

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: