16+

Изгелекне кем өчен кылабыз?

Яхшылык кылу, хәерле гамәлләр эшләү – һәр мөселман кешесенең төп бурычы, моны һәрбер иман иясе белә.

Изгелекне кем өчен кылабыз?

Яхшылык кылу, хәерле гамәлләр эшләү – һәр мөселман кешесенең төп бурычы, моны һәрбер иман иясе белә.

Әмма шушы гамәлләрне эшләгәндә, кызганыч, ниятебез, ихласлыгыбыз, күп вакытта Аллаһ ризалыгы өчен түгел, кеше өчен була. Берәр  гамәл эшлибез икән, аны күрсәтәсебез, сөйлисебез, бөтен дөньяга белдертәсебез килә... 

Әмма шуны белергә тиешбез: шушы игелекле гамәлләрне күрсәткән һәм алар турында күбрәк кешегә сөйләгән саен, аның әҗере кими, хәтта юкка да чыгарга мөмкин. Бер галим дә әйткән бит: «Гөнаһларыңны ничек яшерәсең, изгелекләреңне дә шулай яшер». Чөнки «Менә фәлән әбигә булыштым, бер ятим балага садака бирдем әле», – дип сөйләгән саен әҗерең кими. 

«Аллаһ ризалыгы» дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Тормыштан мисал китерик. Бер ятим баланы укырга кертергә булыштың ди яки шушы биш ел институтта уку дәверендә тулай торакта яшәгәне өчен түләп, ашарына-эчәренә алып тордың ди. Һәм укып бетергәч, уңайлы вакыт чыккан саен: «Менә сине биш ел буе укыттым, ярдәм иттем, хәзер инде син миңа тиеш, мин кушканнары үтәргә бурычлы», – дип исенә төшереп торасың икән, аңа карата эшләгән яхшылыкларың, үзеңне мактату, үзеңне күрсәтү максатыннан булган. Аллаһ ризалыгы өчен эшләү исә шуның киресе. «Шушы гамәлне кылам, биш ел укытам, карап торам, әмма бу кешедән бернәрсә дә көтмим. Өмет итәм бары тик Аллаһның әҗер-савабын гына» – ниятең әнә шундый булырга тиеш. Әйе, күзең белән күрмәгән, кулың белән тотып карап булмаган әҗерне өмет итү бик авыр, шуңа күрә дә без күбрәк күреп булган дөнья зиннәтләре белән алданабыз.

Шуңа да күңелебезне, калебебезне дөрес ният кылырлык итеп тәрбияләргә кирәк. «Нинди генә гамәл кылсам да, бары тик, Раббым, Синең ризалыгыңны, Синең әҗер-савабыңны һәм кыямәт көнендә шушы изгелегем хисабына Синең рәхмәтеңә ирешеп, җәннәткә кертүемне генә телим» – ниятебез әнә шундый булырга тиеш. Башка бернәрсә дә кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә ихлас бәндәләре турында әйтә: «Алар әйтерләр: «Без сезне, фәкать, Аллаһ ризалыгы өчен генә ашатабыз, без сездән безгә изгелек кылыгыз һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән», –  дип» («Инсан» сүрәсе, 9нчы, 10нчы аятләр).  Менә бу – чын ихласлык. «Бәйинә» сүрәсенең 5нче аятендә дә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһ тарафыннан боерылдылар, Аллаһ ризалыгы өчен генә ислам динен тотарга, Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа итәгать итәргә, намаз укырга, зәкәт бирергә, дөреслектә, хак дин шулдыр». 

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم  бу дөньяда җәннәт вәгьдә ителгән сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Минем сезнең өчен иң курыкканым – кече ширек». Уйлап карагыз, бу сүзләрне Коръәнне иң яхшы белүче, Коръән һәм сөннәт белән гамәл кылучы кешеләргә әйтә. Сәхабәләр сорыйлар: «Нәрсә соң ул кече ширк?» Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Ул – рия», – дип җавап бирә (Мүснәд имам Әхмәд риваяте). Инде сәхабәләр булып сәхабәләргә шундый сүз әйтелгәч, без инде тагын да игътибарлырак булырга тиеш бу мәсьәләгә. Ә рия нәрсә ул? Ул – берәр изгелегеңне, берәр гыйбадәтеңне кеше күрсен, кеше мактасын дип эшләү. «Рия шундый гамәл ки, ул кешенең күңеленә үзе дә сизмәстән үтеп керә, йөрәгебезгә кара төндә кара ташка кырмыска менгән кебек керә», – ди Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم. Кырмыска идәндә кызыл паластан йөрсә дә, аны күреп булмый. Үзебезгә анализ ясасак, чынлап та шулай ул. Берәр гамәл – садака бирәсеңме, мәчет төзетәсеңме – эшлисең дә, кешедән рәхмәт көтә башлыйсың: «Кайчан рәхмәт әйтер икән? Кайчан мине мактар икән? Кайчан язып чыгарлар икән?» Кызганыч, уебызда Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап көтү түгел, «Аллаһ шушы гамәлемне кабул иттеме икән» дигән сорау борчымый, ә зур түземсезлек белән кешенең хуплавын көтәбез. 

Бер галим әйткән бит: «Әгәр гамәлеңнең ни дәрәҗәдә ихлас булуын беләсең килсә, үзеңә сорау бир: изгелек кылганнан соң, кешедән хуплау, мактау көтәсең икән, бел, синең бу гамәлең ихлас булмаган». Чөнки изгелек кылган кеше Аллаһ өчен эшли дә, оныта. Әгәр инде кеше өчен эшлибез икән, кешедән һәрчак нәрсәдер көтәчәкбез.

 Кайбер кешеләр сөйли башлый: «Мин яшь вакытта шуны эшләдем, тегене төзеттем, ун мәчет салдым инде, ай саен фәкыйрьләргә миллионнар өләшәм...» Шул вакытта аңа: «Изгелегеңне әзрәген үзеңә дә калдыр, бу дөньяда гына калдырып китмә», – дип әйтәсе килә. Күбрәк сөйләгән, күбрәк мактанган саен, изгелекләребез кыямәт көнендә тузанга әйләнергә мөмкин. Бу – авыр эш. Кем изгелек юлында – шул гел нәфесе белән көрәшүдә.

Галимнәр: «Без мәчеткә 27 савап алыр өчен барабыз», – диләр. Әмма кайбер кешеләр мәчеткә кешедән оялып кына килә, Алар «хәзер бармасам, хәзрәт тагын орышачак, тагын күрше әйтәчәк инде» дип уйлыйлар... Димәк, синең баруың – Аллаһы Тәгаләдән 27 савап өмет итү түгел, ә кемнеңдер тәнкыйтьләвен ишетмәс өчен генә. Карагыз, бер генә фикер белән дә изгелекне югалтып, савапсыз да калырга мөмкинбез. Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Һәрбер эш, гамәл – нияткә карап бәяләнә», – дигән (Бохари һәм Мөслим риваяте). 

Шуңа күрә, мәчеткә йөрибезме, ураза тотабызмы, садака бирәбезме, башка төрле изгелек кылабызмы – «кем өчен эшлим» дип, үз-үзебезгә гел хисап кылырга тиеш. Әйе, кайчакта кеше гафиллеккә чумса, кайбер игелекле, хәерле гамәлләргә салкын карый башласа, шул вакытта һәм әле анда да, сирәк-мирәк кенә, кылган изгелекләреңне күрсәтеп алырга ярый. Моны галимнәр рөхсәт итә. Әмма ниятең башкаларны да шул хәерле эшкә өндәү булырга тиеш. 

Тик күп вакытта изгелекне яшерергә кирәк. Бу – бик әһәмиятле мәсьәлә. Шуны онытмагыз: иртәме-соңмы, барыбер, Аллаһка кайтачакбыз. Менә анда безгә бу дөньяда эшләгән әҗер-савапларыбыз кирәк булачак. 

Бүгенге көндә ихласлыкны, эчкерсезлекне саклау бик авыр. Чөнки бөтен дөньясы рияга корылган. «Статус»лар, «сторис»лар... Бөтен кеше бөтен нәрсәсен күрсәтә: нәрсә ашый, кая бара, кем белән күрешә, яхшысын да, яманын да күрсәтергә, реклама ясарга тырыша. XIV гасыр элек әйтелгән «Минем сезнең өчен иң курыкканым – кече ширк, рия»  дигән сүзләр бүген бигрәк тә актуаль. Галимнәр дә, табыйгыннар да әйткән: «Минем өчен иң авыры – ниятемне төзәтү». Тагын шулай дип әйтә торган булганнар: «Мин бер минут эчендә 15 тапкыр ниятемне төзәтәм». Шуңа күрә ниятне төзәтү, Аллаһ ризалыгы өчен изгелек кылу – бик авыр. Игелекле гамәлләребезне саклыйк, бөтен җирдә сөйләп йөрергә тырышмыйк. Чөнки кыямәт көнендә буш капчык белән калырга да мөмкинбез. Менә шуңа күрә, шушы мәсьәләне һәрчак искә төшереп торырга кирәк, чөнки без онытылабыз, фани дөнья мәшәкатьләре сәбәпле гафиллеккә чумабыз. Һәм Аллаһка кайтуыбыз турында онытабыз. Бүгенме-иртәгәме, Аллаһка китәчәкбез, Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савап валютасы безгә бик кирәк булачак. Бөтен уразаларыбыз, намазларыбыз, садакаларыбыз тузанга әйләнмәсен өчен, күңелебездәге ихласлыкны һәрвакыт саклыйк.

Раил Фәйзрахманов

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading