16+

“Камил хәзрәт Сәмигуллин сектант түгел!”

Халык исәбен алу алдыннан мөселман җитәкчелеге арасында мондый бәхәс бер дә килешми, ди Әлбир хәзрәт Крганов.

“Камил хәзрәт Сәмигуллин сектант түгел!”

Халык исәбен алу алдыннан мөселман җитәкчелеге арасында мондый бәхәс бер дә килешми, ди Әлбир хәзрәт Крганов.

Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат язып, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән тәфсирендә чит ил сектасы идеяләрен татар телле рухи киңлеккә кертергә омтыла, дигән шикаять белдергән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аңа җавап итеп, сәламәтлек һәм язгы кәеф теләгән, дип яза РИА Новости. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте әлеге уңайдан комментарий бирмәүләрен хәбәр итте.

Равил Гайнетдинов искә алган ялгышлык “Ән-Нәәзигәәт” сүрәсенең 5 нче аятенә бирелгән искәрмә турында бара. “Аяте кәримәдә телгән алынган антлар Аллаһның дуслары булган әүлияләрнең рухлары кебек фазыйләтле рухлар белән бәйле була ала. Бәдәннәреннән тәмам аерылган бу изге рухлар фәрештәләр галәменә сөенечле бер шәкелдә ирешәләр, анда йөзеп йөргән шикелле бер урыннан икенче урынга бик тиз күчәләр, шәрәфләре һәм рухи көчләре сәбәпле мәхлукларның эшләре белән идарә иткән рухани затларга кушылалар.

Шуңа күрә: “Эшләрегездә аптырашка калган чагыгызда кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз!” – дип әйтелгән. (Бәйдави, Фәхруррази, Шиһаб). менә шул соңгы җөмлә аркасында барлыкка килгән дә инде бәхәс, чөнки мөселман кешесе ярдәмне бер Аллаһтан гына сорарга тиеш, югыйсә бу ширк була. Мөфти Камил хәзрәт телеграм каналында билгеле галим Сайф ал-Асриның сүзләрен китерә: “Кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз дигән хәдис юк. Галимнәр аңлатуынча, бу сүз өметсезлеккә бирелсәгез, саранлык, дөнья байлыгына кызыгу барлыкка килсә, кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз/эзләгез, ягъни аларның хәленә карагыз. Алар ләззәтле дөньядан китеп барды. Бөтен гадел эшләреннән кала, янәшәсендә дуслары да, юлдашлары да юк. Аларның хәлләреннән сабак алыгыз!” Без бу сүзләрне нәкъ менә шулай аңлыйбыз. Киләсе басмада билгеле галимнәр белән бу искәрмә белән нәрсә эшләргә кирәге турында сөйләшәчәкбез. Бәлки, алып атарбыз, бәлки алда әйткәнчә аңлатып язарбыз. Син дөрес булсаң да, сине дөрес аңламасалар, гаепләүләр өчен нигез булмасынга, үз сүзеңне аңлатырга кирәктер. Аллаһ күрә! Безнең ширеккә катнашыбыз юк”, – дигән мөфти.

Россия мөселманнары дини җыены рәисе, Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов сүзләренчә, мөбарәк рамазан аена керер алдыннан киң җәмәгатьчелеккә шундый мәсьәләне кузгатып җибәрү дөрес түгел.

– Дини мәсьәләләрне хәл итүнең, алар турында үзара сөйләшүнең, аңлашылмаучанлыклар чыкканда дөреслекне эзләүнең, бәхәс алып баруның шәригатьтә аерым әдәпләре бар. Болай ачыктан-ачык эмоцияләргә бирелеп язып тарату ул Татарстанга карата да бер ямьсезлек күрсәтү. Бу җаваплы шәхесләр дини мәсьәләне карап бетермәгән, ниндидер начар эшләр бара икән кебек килеп чыга бит. Икенче ягы – ни өчен ул хат Рөстәм Нургалиевич исеменә язылган, аның максаты нидә икән? Ни өчен бу сорауны куям? Россиянең бер генә төбәгендә дә мөфтиләрне, христиан дин әһелләрен Президент, губернатор, төбәк башлыклары сайламый, ә халык сайлый. Камил хәзрәт Сәмигуллинга килгәндә, ул бернинди дә сектант түгел. Татар егете, татар мөфтие. Милли телебезне саклауга да күп игътибар бирә. Коръән тәфсирен язу да күбесенчә революциягә кадәр татар галимнәре нәшер ителгән тәфсирләргә нигезләнеп язылды. Аның проект хәлендәге версиясен бөтен мөфтиятләргә, төбәкләргә җибәреп укыттылар. Кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз дигән аятне 1400 ел эчендә күп тапкырлар тикшереп, күп китаплар язылган. Ул күптәнге мәсьәлә. Дин әһелләре генә түгел, мөселман җәмәгатьчелеге дә аны күптән белә. Кабер әһелләренә табыныгыз дигән сүзне турыдан-туры аңларга кирәкми. Габделхак хәзрәт киная белән әйтү дип әйтә иде. Моны шулай аңларга кирәк. Татар мөфтиләренең үзара шундый мәсьәләләрне куертуы бүген бөтенләй кирәкмәгән эш. Алда халык санын исәпкә алу тора. Татарстанның уңышлы эшләве бөтен татарлар өчен сөенеч, кадерен җибәрергә кирәкми. Барыбызга да аңлап, уйлап сөйләргә иде. Берничә көннән мөфти сайлаулары. Бөтен имамнар, казыйлар, мөхтәсибәтләр, мөгаллимнәр Камил хәзрәт белән бик яхшы мөгамәләдә, шуңа күрә читтән кемдер үзенең фикерен тага алмый”, – дип сөйләде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading