16+

Корбан итеннән аш пешергәндә шулпага башка итләр кушарга ярыймы?

Корбан гаете узса да, газета укучыларыбыздан корбан ите белән бәйле сораулар еш килеп тора. Аларга җавапны Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.

- Корбан чалдырган идем, мәҗлес үткәрергә ниятләп торам. Корбан итеннән аш пешергәндә шулпага башка итләр кушарга ярамый диләр. Бу дөресме? Мәҗлесне соңгарак калып уздыру рөхсәт ителәме?

Лилия Нәҗметдинова, Чаллы

- Корбан итен башка итләр белән кушып пешерергә ярый. Корбан ашын ел дәвамында уздыра аласыз, әмма никадәр иртәрәк үткәрсәгез, шуның кадәр яхшырак.

Моңа охшаш язма:

Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading