16+

«Күзләре бар да, башлары юк...»

Татарда өйләнүче, гаилә коручы яшьләрне «башлы-күзле» булды диләр. Әйтергә кирәк, бүгенге яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур күзләрне, зифа сыннарны, озын аякларны күздән ычкындырмыйлар. Кызлар да егетләр кигән затлы кәчтүмнәрнең, утырып йөргән иномаркаларының бәясен тиз төсмерлиләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: «Нәрсә, күрше, балаларыңны башлы-күзле иттеңме инде?» - дип...

«Күзләре бар да, башлары юк...»

Татарда өйләнүче, гаилә коручы яшьләрне «башлы-күзле» булды диләр. Әйтергә кирәк, бүгенге яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур күзләрне, зифа сыннарны, озын аякларны күздән ычкындырмыйлар. Кызлар да егетләр кигән затлы кәчтүмнәрнең, утырып йөргән иномаркаларының бәясен тиз төсмерлиләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: «Нәрсә, күрше, балаларыңны башлы-күзле иттеңме инде?» - дип...

Чыннан да, күпчелек яшьләребез, үзләренә тормыш иптәшен сайлаганда, күзләре күргәнгә куанып, башкайларын эшләтергә өлгерәләрме икән? Еш кына мәчеткә никах укыту нияте белән яшь парларыбыз мөрәҗәгать итәләр. Берсеннән-берсе чибәр, зәвык белән киенгәннәр, кыяфәтләре карап туймаслык. Әмма матур кыяфәт кенә җитми. Шул яшьләргә бераз сораулар биреп карыйсың: «Сез гаиләне ничек күрәсез? Гаиләдә ир-хуҗа кем ул, аның вазифалары нинди? Ә хатынның өстендә нинди бурычлар бар? Аллаһ теләсә, сез киләчәктә әти белән әни булырсыз, ата-ана булу вазифалары нәрсәдән гыйбарәт?...» Бер караганда, гадәти сораулар кебек. Әмма яшьләрнең уй-фикерләрен тыңлый башласаң, кызганыч, күбесенең гаилә тормышы турында, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик аз белүе ачыклана. Әлбәттә, кайбер мөнәсәбәтләр белән танышырга өлгергәннәр инде.
Әле туксанынчы елларда, мәдрәсәдә шәкерт булып йөргәндә, Төркиядән бер остаз килде. Хәзрәтебез - яшьтән үк мәдрәсәдә тәрбия алган, Коръәнне яттан белүче 18 яшьлек бер егет. Ул әле дөньяның ачысын-төчесен татымаган, Россия һавасын суламаган, лаеш шулпаларын эчмәгән. Остаз татарчаны да бик тиз үзләштерде, халык та аны яратып өлгерде. Әкренләп никахларга чакыра башладылар. Гадәттә, никахы булгач, аның исем кушуы да озак көттерми. Ләкин бездә исем кушуларның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлау аның өчен иң катлаулысы булды. Бервакыт хәзрәтебез: «Сездә яшьләр шулай җитезме соң? Әле 5-6 ай элек кенә никахларын укыган идем, бүген балаларына исем дә кушып кайттым», - дип аптырап әйтеп куйды. Шулай шул, яшьләребез гаилә нигезләрен артык белмәсәләр дә, алдан «тәҗрибә туплап» куярга өлгерәләр.
Матур күзләр, зифа сыннар никахта бик кирәк. Әмма тормыш юлына басучы яшьләргә гаилә серләрен, ир-хатын вазифаларын, кемнеңдер ире яки хатыны булуның никадәр зур җаваплылык икәнен күбрәк аңлатасы иде. Бүгенге көндә күп кенә әти-әниләр дә бу нәрсәләргә җиңел карыйлар кебек. Телефоннан гына мулла чакырталар. Алдан очрашып никах мәҗлесе, табынга нинди ризык кую, кемне кая утырту турында сорашып торуны мәшәкать саныйлар. Бервакыт мәчеттә утырганда бер апа шалтыратып, дорфа гына тавыш белән үзенең соравын бирде:
- Алло, бу мәчетме?
- Әйе, мәчет.
- Миңа мулла кирәк иде, безгә җибәрегез әле.
- Апа, гафу итегез, сез дөрес эләкмәдегез, ахры, 01 телефонына шалтыратыгыз - анда сезгә бик тиз җибәрерләр.
- Бу мәчеттер бит?
- Әйе, апа, бу мәчет һәм монда янгын командалары юк. Сезнең нинди соравыгыз бар?
- Минем кызыма никах укытып аласы иде.
- Сөбханаллаһ, апа, килегез мәчеткә, сөйләшик. Яшьләр белән күрешик. Никах бик мөһим нәрсә бит ул...
- Ярар инде, берәр бабай җибәрегез дә, укып китәр. Сәдакасын бирербез...
Әти-әнисендә шундый караш булгач, яшьләрдән нәрсә өмет итәргә? Киләчәктә, нанотехнологияләр үскән саен, никахларны интернет аша яки бөтенләй смска җибәрү белән генә укырга калмасак ярый инде...
Бүгенге җәмгыятьтә аерылышуларның коточкыч дәрәҗәдә күп булуы (урыны белән илле проценттан арта) - яшьләрне никах, гаилә әманәтенә алдан әзерли алмавыбызның бер нәтиҗәседер.
Яшьләрдәге гаилә тормышына карата булган җаваплылыкны арттыру ниятеннән, моннан берничә ел элек мәчет бабайлары белән мәхәлләбездә никах алдыннан үтелә торган махсус дәрескә килү тәртибен керттек. Әлбәттә, иң элек зарланучылар да булды. «Монда да бюрократия икән», «динне авырайтасыз» кебек сүзләрне ишетергә туры килде. Әмма, Аллаһка шөкер, әкрен генә ияләштеләр, һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә (кемгә ничек уңайлы) яшь парлар мәчеткә килеп әңгәмә үтәләр. Шуннан соң гына аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итәбез һәм никах уку өчен бабайны билгелибез. Яшьләр парлашып, кызлар башларына яулыкларын бәйләп, матур итеп мәчеткә килеп утыралар. Кайбер көнне унлап пар була. Хәзрәтләр аларга гаилә серләре турында бер сәгать чамасы нәсыйхәтләр бирәләр, никах мәҗлесенең тәртибен - кемне кайда утыртырга, ничек киендерергә, табында ниләр булырга тиеш һ.б. аңлаталар. Әңгәмә ахырында парлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетәләр.
Уйлап карагыз, бер егеткә 18 яшенә бай әтисе машина бүләк итә. Машинасы бар, ләкин йөртү хокукы юк. Ярар, әти сөендерде, ГАИ начальнигы да кайгыга салмас әле. Бара да: «Абзый, әтием машина бүләк итте, сез дә бер катыргы бирмәссезме?» - ди. Тегесе: «Энем, син башта курсларга языл, 3 ай укы. Куелган сәгатьләреңне йөр. Акчаңны түлә. Аннан соң килерсең, без синнән имтихан алырбыз. Билгең яхшы булса, правасын да бирербез...», - ди. Законы шулай һәм бу дөрес тә. Әгәр егеткә, машинасы бар дип, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтмичә, кулына права тоттырсаң, ниләр булырга мөмкин? Ярый ла бордюрга гына менеп калса... Шуңа күрә бөтенесе укый, өйрәнә, имтиханын бирә, аннан соң гына руль артына утыра. Әле шулай була торып та юлларда меңләгән кеше һәлак була.
Ватылган бордюрны алыштырырга, яньчелгән бамперны төзәтергә, буяштырып куярга була. Ләкин кемнеңдер йөрәк парәседәй, күз карасыдай 20-25 ел кадерләп үстергән кызын «бордюрга бәреп», канатларын сындырып ташлаганнан соң, аның ярасын шпаклевка һәм буяу белән генә төзәтеп булмый. Бүгенге көндә күпме 25-30 яшьлек кызларыбыз шушы хәлдә иза чигәләр. Ирсез бала үстерәләр. Кызларыбыз да фәрештә түгел инде, дияр кемдер. Бәхәссез, гадәттә гаеп атта да, тәртәдә дә булып чыга. Ләкин, нәрсә генә әйтсәк тә, гаилә хуҗасы - ир, ата кеше янына килеп, кызны ул сорый, талак-аерылышу хакын да Аллаһ аңа биргән. Димәк, беренче чиратта, ул җаваплы. Шуңа күрә Риза Фәхреддин: «Үзегез яхшы булсагыз, хатыннарыгыз фәрештә булыр», - дигән.
Элгәре заманнарда татар авылларында димче әбиләр булганнар. Тормышны күргән, бөтен авыл халкын, нәсел-ыруларны белгән абыстайлар, кемнең кемгә туры килүен чамалап, бер-берсенә пар булырдай йөрәкләрне кавыштырырга тырышканнар. Бүген исә, бездә - мәхәббәт, без бер-беребезне яратабыз, дип, әти-әни, әби-бабай фатихасын да алып тормыйча өйләнешәләр, бераздан «холыкларыбыз туры килмәде» дигән сылтау белән аерылышалар. Күп яшьләрнең хатасы шунда: миңа яшисе, минем хатыным булачак, кемне теләсәм - шуны алам, дип, алар тумас борын күкрәк кагалар. Әмма бу адымнары белән үзләренең генә түгел, бәлки бөтен нәселләренең шәҗәрәсенә үзгәрешләр кертүләрен аңлап бетермиләр. Зифа сынлы, зәңгәр күзле чибәркәйне эләктереп, аның белән тормыш корыр алдыннан кияү егетләре булачак балаларына ана сайлауларын, кызларыбыз, уңган-булган кияү күзләгәндә, булачак балаларына ата сайлауларын да уйласалар иде. Шуңа күрә өйләнү кебек җитди эшләрне җитмеш кат үлчәп, өлкәннәр белән киңәшләшеп, күзең белән карап, башың белән уйлап башкару тиеш. Бу эшкә шулай «серьезно» килүчеләр генә гаилә корып башлы да, күзле дә булырлар, Иншә Аллаһ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading