16+

Әлмира Әдиятуллина: «Яулык белән паспортка төшергә рөхсәтне без даулап алдык»

"Мөслимә" хатын-кызлар оешмасының 20 еллыгына һәм мәгърифәтче хатын-кызлар Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитованың юбилейларына багышлап Казанда татар-мөселман хатын-кызларының "Милләт аналары" форумы узды.

Әлмира Әдиятуллина: «Яулык белән паспортка төшергә рөхсәтне без даулап алдык»

"Мөслимә" хатын-кызлар оешмасының 20 еллыгына һәм мәгърифәтче хатын-кызлар Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитованың юбилейларына багышлап Казанда татар-мөселман хатын-кызларының "Милләт аналары" форумы узды.

"Мөслимә" оешмасы ике дистә ел дәвамында республиканың милли-мәдәни, рухи-әхлакый үсешенә зур өлеш кертә. Төрле бәйгеләр, җыеннар, түгәрәк өстәлләр уздырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга, аларны киләчәк буынга җиткерү эшен алып бара.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, "Мөслимә" оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина тынгысыз җанлы кеше.

- Оешманың егерме ел эшләп килүе Әлмира апа эшчәнлегенең чиксез булуын күрсәтә. Арча районында булган бер вакыйганы сөйләп үтим әле. Совет заманында язгы чәчү вакытында бер агрегат ватылган, колхоз рәисе шуның эзләп чыгып китим дигәндә генә, моңа, Габдулла Тукай музеена язучылар киләчәк, каршы ал, озатып йөр, дип хәбәр итәләр. Язучылар белән йөри, ә башында һаман шул агрегат табу проблемасы була моның. Кунакларны озаткач, Тукай бюсты янына килгән дә, и Тукай, үзең дә рәхәт күрмәгәнсең, безгә дә тынгылык бирмисең, дип әйтә ди. Менә шуның кебек, Әлмира апа да шундый, үзе дә тынгылык тапмый, башкаларга да тынгылык бирми. Аллаһы Тәгалә аңа хәерле гомер бирсен, ул бик фиадакарь кеше, - диде казый үзенең чыгышында.

Җәлил хәзрәт, форумның исеменә ишарәләп, бүгенге хатын-кызларыбыз милләт аналары булырга омтылсын иде дип белдерде.
- Милләт, тел өчен көрәшәбез без бүген. Милләтне яшәтер өчен башта демография мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Һәр ана кимендә өч бала табарга һәм шуларга дини тәрбия бирергә һәм татар телен камил белерлек итеп үстерергә тиеш. Милләтне алга җибәрү өчен мәйданнарга чыгарга кирәкми. Балаларга динне, татар телен өйрәтергә беркем комачауламый, барысы да үзебездән, гаиләдән, тәрбиядән тора. Шунда гына милләтебезне алга җибәрә алабыз, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышында хатын-кызларның ил тоткасы булуын әйтеп үтте.

- Татар милләтенең иң авыр чакларында үз-үзен корбан итүче Сөембикә ханбикә булды. Революциядән соң мәгърифәтебез өчен тырышкан хатын-кыз Мөхлисә Бубый булды. 90 нчы елларда милләтебезнең язмышы хәл ителгәндә дә мәйданнарда иң алгы рәттә хатын-кызларыбыз иде. Сез гаиләнең дә, милләтнең дә, республиканың да, илнең дә тоткасы. Нәкый Исәнбәттән, ничәмә-ничә гасырлар дәүләтсез яшәп, татар халкы ничек үз-үзен югалтмады икән, дип сораганыбызны хәтерлим. Милләтне ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды, диде ул. Моның өчен без дин әһелләренә һәм гаилә тоткасы булган хатын-кызларыбызга бурычлы, - ди ул.
«»
***
Әлмира Әдиятуллина, мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе:
- Оешмабыз Татарстанның имани йөзен агартты дип әйтергә җөрьәт итәм. Яулык белән паспортка төшергә рөхсәтне без даулап алдык. "Кол Шәриф" мәчете янында урнашкан сыраханәне яптыруга ирештек. Хәлдән килгәнчә, гел хәрәкәтләнеп торабыз. Безне әтиләр мәсьәләсе борчый, әтиләр мәктәбен, әтиләр клубын булдыру - төп бурычларның берсе. Казанда Мөхлисә Бубый фонды һәм урамы булырга тиеш дип саныйбыз. Тагын бер хыялым - "Сөембикә" мәчетен булдыру. Зәңгәр экраннардан шәрәлекне алып ташлыйсы иде, игътибарны экология - тирә-юнебезне саклауга юнәлтергә кирәк. Кырлайда Габдулла Тукай мәчетен булдыру турында да уйларга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading